Татарстанда Аксубай, Кайбыч, Апас алда бара
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов көндезге 12гә республикада сайлаучыларның 38,47% тавыш бирүен белдергән. (Башкортстанда шул ук вакытка 29,67% булган). "Тавыш бирү тыныч, эш режимында бара. Сайлаучылар актив", дигән ул. Иң актив тавыш бирүче районнар – Аксубай, Кайбыч, Апас. Бу районнарда халыкның инде 80%-тан артыгы тавыш биргән.
Менә дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев тә Сәкинә ханым белән тавыш бирергә килгән. "Кемгә?" дигән сорау тумый бу очракта да..
Татар эстрадасы вәкилләре дә тавыш бирүләрен фотога теркәп бара:
Сайлауда #халык_иҗаты. Ленинград өлкәсендә сайлауга "Сармат" ракеты килгән.
Азатлык укучысыннан килгән фото. Сездә дә сайлаудан кызык мәгълүмат, фотолар булса, azatliq@rferl.org адресына җибәрегез.
Казанда сайлау көнне сайлаучыларга аерым игътибар күрсәтелә. Аларны тавыш бирүгә махсус автобуслар белән китерәләр.
Ләкин бар җирдә дә алай түгел икән. Менә бер #укучыбыз_фикере:
"Минзәлә районы Дусай Кичү авылында юл юк, 80 яшьлек әби-бабайлар бу буранда сайлауга бара алмый, өйләренә дә килүче юк. Алар өчен кемнәр кемне сайлый икән?"
Сайлаучыны #арзан_бәягә_ашамлыклар белән җәлеп итү хәйләсе Кырымда да уңышлы кулланыла икән. Азатлыкның Акмәчеттәге хәбәрчесе әйтүенчә, кырымтатарлар укмашып яшәгән Каменка бистәсендә 42нче мәктәптәге сайлау урынында беренче тапкыр тавыш биргәннәргә шоколад таратканнар.
Бюджет оешмаларында эшләүчеләрне сайлауда катнашырга мәҗбүр итәләр. Табибларны сайлауда катнашуыгыз контрольдә тотылачак дип алдан кисәтеп куйганнар.
Хакимият карары белән сайлау көнне Кырымда автобус, троллейбусларда йөрү бушлай.
Русия президенын сайлау аннексияләнгән Кырымда да оештырлган. Кырымтатар телендә эшләүче "Милләт" телеканалы сайлауга багышланган телемарафон үткәрә. Студиягә килгән кырымтатар вәкилләре нинди уңай үзгәрешләр булганы хакында сөйләп "Без сәясәткә тыкшынмадык, халкыбыз мәсьәләләрен хәл итәргә тырыштык", дип сөйләде. Сайлау көнне мондый чыгышларны яшерен пропаганда дип кабул итергә мөмкин.
БУ ТЕМАГА: Кырым "референдум"ына дүрт ел. Тормыш кайсы якка үзгәрде?
Кунакларның берсе – инженер-педагогия университеты президенты, Украина каһараманы, Путинның ышанычлысы Февзи Якубов чыгышын Мәҗлесне тәнкыйть итүгә багышлады. Студиягә нигездә Русия яклы позицияләре белән билгеле кырымтатарлар чыкырылган иде.
Билгеле булганча Мәҗлес бу сайлауда катнашмаска чакырган иде. Халыкара оешмалар, дөнья илләре дә Кырымда уздырылган президент сайлау нәтиҗәләрен танымаячакларын белдерде.