Үзәк сайлау комиссиясе көндезге 2гә Русия буйлап сайлаучыларның 34,72% тавыш биргәнен белдерде. Бераздан комиссия хата киткәнен әйтеп бу нәтиҗә (34,72%) көндезге 12гә үк ирешелде дип төзәтте.
Айсылу Лерон: "Миннән калмасын дидем. Бардым. Тамгасын куйдым. Хәзер барысы да (шул исәптән безнең киләчәк тә) - тавыш санаучылар, нәтиҗәләрне игълан итүчеләр намусында! Нинди процентлар белән "куандырырлар" икән безне, ничек уйлыйсыз?"
Сайлау көнендә #халык_иҗаты бәйгесенә #Азатлык_укучысыннан:
Рәсәйдә күп кәмит-могҗизалар,
ил — аларны иҗат итүче:
сарыклар бит монда сайлап ала
бүреләрдән үзенә көтүче.
Бүген сайлау урыннары ярминкәгә әйләнде, күп урында очсыз бәягә тауар саталар. Азатлык сайлау урынында һәм очсыз саналган "Магнит" кибете бәяләрен чагыштырды.
Татарстан шагыйрәсе Лилия Газизова үзенең Facebook-тагы сәхифәсендә яза:
Моңарчы шагыйрә татар телен яклап язылган шигырен дә чыгарган.
БАШКОРТСТАНДА сайлау хокукына ия 3 миллион 31 мең 99 кеше бар. Республикада 3 398 сайлау урыны һәм 38 җирдә вакытлыча тавыш бирү оештырылган. Көндезге өчкә сайлау бирү хокукына ия кешеләрнең яртысы тавыш биргән. Иң күп тавыш бирүчеләр Балтач, Тәтешле һәм Федоровка районнарында.
Канун бозу турында мәгълүматлар да җитәрлек. Алексей Навальныйның Уфадагы штабы башы Лилия Чанышева сүзләренчә, өч йөздән артык канун бозу очрагы теркәлгән. Аларның күпчелеге күпләп бюллетень ташлау һәм намзәтләрнең күзәтүчеләрен сайлау урыннарына кертмәү очраклары.
Президентлыкка намзәт Ксения Собчак һәм Павел Грудининның штаблары да күзәтүчеләрне кертмәү очраклары турында хәбәр итә.
Тавыш бирү урынында бер кеше үлгән. Уфаның “Инорс” бистәсендәге 32 санлы тавыш бирү урынында 68 яшьлек ир идәнгә егылган. Ашыгыч ярдәм машинасы алты минут эчендә килеп җитсә дә коткара алмаган.
Кайдадыр халыкны сайлауга китерер өчен "Нәүрүз" бәйрәмен дә кулланалар:
15:00гә Татарстанда сайлаучыларның 58.78% тавыш биргән дип хәбәр итә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе.
Иң күп тавыш биргән район – Кайбыч (95%). Икенче урында Әтнә районы (89,98%), өчен урында Апас районы (89,39%) бара.
"Артта калучы" районнар исә Казанда: Идел буе районы (44,44%), Киров районы (43, 20%), Совет районы (43,03%).