ТНВ башлыгы сүзен журналистлар өчен күңелсез хәбәрдән башлады. Быелдан башлап КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә журналистлыкка бушлай укып булмаячак. Илшат Әминов сүзләренчә, бу бигрәк тә татар журналистлары өчен аяныч хәл.
Быелдан башлап КФУда журналистлыкка бушлай укып булмаячак
"Милли журналистларның бушлай белем ала алмавын мин, трагедия ук булмаса да, зур проблем итеп кабул итәм. Федераль үзәктән килә торган планнарны без боза алмыйбыз. Бюджет урыннары булмау – җирле хезмәткәрләр уйлап чыгарган уйдырма түгел, билгеле. Шуңа күрә безгә журналистларны, татар телле телевизион журналистларын максатчан укыту юлы белән әзерләргә кирәк булачак", диде Әминов.
"Без укыган чорда татар журналистикасы белегечлеген елына 50гә якын студент тәмамлый иде. Элек татар телендә эшләүче мәгълүмат чаралары азрак булганлыктан Казанда һөнәрең буенча эшкә урнашу зур бәхет саналды. Бүгенге көндә бюджет урыннарында дүрт студент укый, алга таба бюджет урыннарын бөтенләй бетерергә җыеналар. Журналистика бүлегендә уку өчен елына 135 мең сум түләргә кирәк. Сәләтле, журналистика белән кызыксынган балалар юк түгел. Ләкин, әти-әнисенең ул кадәр акчасы булмау сәбәпле, укучылар саны да кими”, диде ул.
Милли кадрлар, татар журналистларын әзерләү бурычы килеп басты
"Милли кадрлар, татар журналистларын әзерләү мәсьәләсе килеп басты. Бу бик мөһим мәсьәлә. Әлеге кадрларны башка өлкәләрдән алырга мөмкин, диярсез. Ялгышмасам, бүгенге көндә татар филологиясе бүлегендә бюджет урынына 15 кеше кабул итәләр. Татарстан өчен 15 кеше бик аз. Аларны укытучы булырга әзерлиләр. Ә журналист ул башкачарак уйларга, фикерләргә тиеш", диде ТНВ җитәкчесе.
Очрашу барашында мәгълүмат чараларына берләшеп татар журналистларын укыту өчен грантлар булдыру тәкъдиме яңгырады. Бу уңайдан "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе татар журналистларын табу һәм үстерү максатыннан "Әйдә ТНВга!" дигән махсус бәйге игълан итә. Әлеге бәйге елына өч студентка КФУда бушлай белем алу, телевидение журналисты булып эшләү мөмкинлеге бирә. "Яңа Гасыр" грантына татар телен камил белгән 11нче сыйныф укучылары гариза тапшыра ала.
Тиз арада һуманитар университет оештырып, анда журналистика бүлеген ачарга кирәк
"Әйдә ТНВга!" бәйгесе 2018 елның 5 апреленнән 15 маена кадәр өч турда уздырыла. Әминов әйткәнчә, елына өч журналист укытып чыгару бик аз, әмма мөмкинлекләре әлегә шулкадәр генә. Группа туплау, кафедра эшчәнлеген дәвам итү өчен кимендә ун студент кирәк. Ул бу эштә татар матбугат чараларын берләшеп эшләргә чакырды. Әминов шулай ук тиз арада һуманитар университет оештырып, анда журналистика бүлеген ачарга тәкъдим итте.
"Бу мәсьәләне Дәүләт шурасында да, шура комитетында да күтәрәчәкмен. Бүтән чарам юк. Барыбыз да шуның турында сөйлибез дә уйлыйбыз да. Грантлар булырга тиеш. Милли журналистиканы ничектер булдырырга кирәк. Аның өчен стипендия дә түләргә кирәк була. Түләүле бүлеккә керсәң стипендия юк бит. Әти-әниең ашатырга тиеш, үстерергә тиеш, тулай торак юк, фатир өчен түләргә тиеш. Монда бит хәзер бер баланы укытып чыгарыр өчен берничә миллион сум акча кирәк" диде ул.
Журналистикага башка һөнәрне үзләштереп килүче белгечләр өчен махсус курслар уздыру кулайрак булмасмы дигән сорауга Әминов үз карашын җиткерде.
"Әлбәттә, андый курсларны булдырырга була, ләкин журналистика өлкәсендә профессиональ белем алган белгечләр булырга тиеш. Курслар белән генә татар журналистикасын саклап калып булмый. Ул башка өлкәләргә дә кагыла. Курслар белән генә тулы белем биреп булмый, үз эшенең остасы булырлык белгечләр дә әзерли алмыйбыз.
Журналистның эш вакыты 8 сәгатъ белән генә чикләнми. Алар тәүлек әйләнәсе эшли. Әлеге һөнәрне сайлаган белгеч моны аңларга тиеш. Яңа тәкъдимнәр белән килгән яшьләр өчен безнең ишекләребез һәрвакыт ачык. Иң яхшы телевизион проект идеясенә конкурс та игълан иттек. Без кызыклы проектларны финансларга әзер”, дип белдерде ул.
"Минем уйлавым буенча әлеге мәсьәләне телләр турында дәүләт програмына аерым пункт итеп кертергә кирәк. Милли кадрларны эзерләү бүлеге булырга тиеш. Монда укытучылар гына түгел, журналистлар һәм башкалар да булырга тиеш" диде Илшат Әминов.