"Беренче Республика" фильмында республиканың чын тарихы, күренекле иҗтимагый-сәяси эшлеклеләре, галимнәре, язучылары, композиторлары язмышы чагылачак диелә. Фильмда 1920-1950 еллардагы кайбер вакыйгалар сурәтләнәчәк.
Тамашачыга бу вакыйгалар турында төп герой "Башкортостан" газетының баш мөхәррирләренең берсе, репрессиягә дучар булган Касыйм Азнабаев тормышы аша сөйләнәчәге белдерелде. Төп рольдә – Мәскәүдә яшәүче артист һәм каскадер Роберт Елкыбаев. Фильмның режиссеры – Булат Йосыпов. "Картинаның 90лап проценты – булган хәлләр, һәм бары 10 проценты гына сәнгати уйдырма", дип сөйләде Башинформ матбугат агентлыгында узган матбугат конференциясендә фильмның сценарий авторы Таңчулпан Бабичева.
Беренчел кастинг нәтиҗәләре нигезендә, язучылар Даут Юлтыев һәм Габдулла Амантайны Рәфыйк Хәсәнов һәм Фәнил Тулунхуҗин уйнаячак, башкорт хатын-кызларыннан беренче булып роман иҗат иткән Һадия Дәүләтшинаны – Лилия Искуҗина, башкорт театрына нигез салган Вәлиулла Мортазин-Иманскийны – Руслан Хайсаров, композитор Газиз Әлмөхәммәтовны – Артур Ишмөхәммәтов, актриса Зәйтүнә Бикбулатованы – Рушанна Бабич, милли театрны реформалаучы Мәкәрим Магадеевны Артур Кунакбаев уйнаячак.
Фильмны төшерергә республика бюджетыннан 9 млн сум бирелгән.