18 май Акмәчетнең тимер юл вокзалы янында кырымтатар халкы сөрген ителүгә 74 ел тулу уңаеннан матәм чарасы узды. Сөргенгә җибәрелгән урында куелган хәтер ташы янына җыелган Русиядә тыелган кырымтатар мәҗлесе әгъзалары халык белән бергә сөрген корбаннары рухына дога кылып "Ант иткәнмән" кырымтатар гимнын башкардылар.