Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якутия башлыгы Егор Борисов вазифасыннан китә


Егор Борисов
Егор Борисов

Якутия башлыгы Егор Борисов вазифасыннан китүе турында белдерде. Кайбер белгечләр фикеренчә, бу президент сайлау вакытында Путинның республикада аз тавыш җыюына бәйле.

Егор Борисов башлык вазифасыннан китүе турында Instagram-да хәбәр итте. Ул анда үз теләге белән китүе турында белдерде.

Кайбер белгечләр фикеренчә, бу Якутиядә президент сайлау вакытында Путинның республикада башка төбәкләрдәгедән азрак тавыш җыюына бәйле. Якутиядә Владимир Путин 64 процент тавыш җыйды. Бу илдә иң түбән күрсәткеч булды.

Якутия матбугат чаралары белән очрашуда Борисов республиканың яңа башлыгы "килмешәк" түгел, ә Якутия җитәкчелеге тәкъдим иткән намзәт булыр дип өметләнүен белдергән иде. Сүзнең кем турында барганын Сергей Борисов ачыкламады.

9 сентябрьдә бердәм сайлау көнендә 20 төбәктә губернаторлар сайланачак. 13 төбәктә алар вакытыннан алда үткәреләчәк.

РБК үз чыганакларына таянып язганча, президент Владимир Путин Мәскәү мэры Сергей Собянин, Мәскәү һәм Владимир өлкәләре губернаторлары Андрей Воробьев һәм Светлана Орлова, Хабаров өлкәсе башлыгы Вячеслав Шпортның намзәтләрен тәкъдим итүне хуплаган.

XS
SM
MD
LG