Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья беренчелеге

21 июнь уеннары нәтиҗәләре:

  • Дания – Австралия: 1:1
  • Франция – Перу: 1:0
  • Аргентина – Хорватия: 0:3

Пенсия яшен күтәрүгә каршы митингларга рөхсәт бирелерме?

Футбол чемпионаты вакытында Русия хөкүмәте пенсия яшен күтәрәчәге турында игълан итте. Күчеш чоры 15 елга сузылачак, нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак. Белгечләр бу реформаны тәнкыйтьли.

Мәгълүм булганча, чемпионат вакытында Русиядә протест чараларын уздыру нык чикләнгән. Шулай да төрле шәһәрләрдә пенсия реформасына каршы урам җыеннарын үткәрү турында гаризалар бирелгән.

Казан хакимияте пенсия яшен арттыруга каршы митингка рөхсәтне "Гадел Русия" фиркасенең Татарстандагы бүлегенә биргән. Чара 30 июнь узачак.

Оппозиция вәкиле Алексей Навальный да Русия шәһәрләрендә пенсия яшен арттыруга каршы урам чаралары уздыру турында игълан итте. Ул 1 июльгә планлаштырылган. Мәскәү хакимияте чара уздыруга рөхсәт бирмәгән, 7 шәһәрдә исә протест чарасына рөхсәт бирелгән.

Бразилия җанатары үз ил капкасына кертелгән голга кайгыра. 17 июнь көнне Бразилия Швейцария белән уенны 1:1 исәбенә тәмамлады. Бразилия такымы бүген Коста-Рика белән уйный.

Дөнья беренчелеге уеннарына Татарстан байрагы белән килүчеләр дә бар:

Error rendering VK.

Кадыров ​Салахка Чечняның мактаулы ватандашы исемен биргән

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Мисыр җыелма такымы уенчысы Мөхәммәт Салахка республиканың мактаулы ватандашы исемен биргән. Бу хакта ул үзенең Телеграм каналында язган. Ул шулай ук киләчәктә Чечняның "Әхмәт" клубы белән Мисыр җыелмасы дусларча матч уйнаячак дигән өметен белдергән.

Мөхәммәт Салах белән Рамзан Кадыров
Мөхәммәт Салах белән Рамзан Кадыров

Дөнья беренчелеге уеннары вакытында Мисыр җыелма такымы Грозный шәһәрендә яши.

Казандагы кибетләрдә дөнья беренчелеге уңаеннан ясалган тортларны да күреп була.

24 июнь көнне Казанда Колумбия-Польша уены алдыннан урамда Колумбия көйләре яңгырый.

Казанда Колумбия көйләре
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:40 0:00

Америка татарлары да беренчелеккә килде

Дөнья беренчелеге уеннарын күзәтер өчен АКШта яшәүче татарлар да килде. Чыгышы белән Япониядән булгач, Сафалар гаиләсе махсус Япония өчен җан атарга дип Екатеринбургта уйналган Япония-Сенегал уенына килде.

Фотода: Даян Сафа кызы Адилә Сафа белән, җырчы Айдар Галимов хатыны Зилә белән.

дәвам

XS
SM
MD
LG