Чиләбедә халык театры эшчәнлеге
Чиләбедән Эльдар Габидуллин халык театры проекты турында сөйли. Бу театр 1940 елларда ябылган булган, бүген исә ул янә торгызылды.
15 июнь көнне беренче спектакль күрсәтелде - "Башмагым". Билет түләүле булуга карамастан, 700 кешелек зал шыгрым тулы бклды. Чиләбе татарлары мондыйга бик сагынган дип әйтә Габидуллин. Театрны оештыруга җирле татар конгресы булышты. Актерлар труппасы профессиональ түгел, төрле һөнәр ияләре.
Форумга Кушма Штатлардан килгән Ленар Мөхәммәдиев Һәм Мансур Җиһаншин үзләрендәге татар тәмгыятьләре, аларның эшчәнлек ысуллары, татар телен саклау тырышлыклары, Канада һәм АКШ татарлары арасындагы хоккей уеннары турында кызыклы итеп сөйләде.
Форум катнашучыларның кичке ашы. Ашханәгә озын чират, төркемләп кенә кертәләр.
Кергәндә - "Аленка" шоколады бирелә.
Делегатлар "ни өчен урыс шоколады бирелә? Әминә кәнфитләре бармы?" дип шаярып дәгьва белдерә.
Пленар утырыштагы чыгышларның кайбер кызыклы өлешләрен тупладык
Себердән килгән яшь делегат белән җирле проблемнар турында сөйләшәбез
Омски өлкәсеннән килгән Камил Сәйфуллин сүзләренчә, Себердә татарларда проблемнар шактый күп. Иң зурлардан - мәгариф проблемы. "Безнең өлкәдә татар телен даими укыткан бер мәктәп кенә бар. Калган татар мәктәпләрендә исә татар теле факультатив статусына ия, анда татар телен барысы да укымый шул", дип сөйләде ул Азатлыкка.
Омскида зиратлар проблемы да бар. Татарлар җирләнә торган зиратта хәтта койма да юк. Хәзерге вакытта мэрия белән сөйләшүләр алып барабыз, ди Сәйфуллин, алга таба зиратны тәртипкә китереп булыр дип өметләнә ул.
Камил яшьләр форумында беренче тапкыр катнаша. "Бездә татар чараларын үткәрү тәҗрибәбез бар, шулай да, башка төбәкләр, Казан мондый чараларны ничек үткәрә, нәрсәләр оештыра, боларны өйрәнәсе килә. Татар тормышын җанландыру эшчәнлеген дәвам итәргә телибез", дип сөйләде ул безгә.
Форумның Чит илләр сессиясендә 2 августта чыгыш ясаган Германия вәкиле Тимур Харрасов татарча белмәгән татарларны татарча кинолар аша татарчага өйрәтергә мөмкин, татар кино индустриясен күтәрергә кирәк диде.
"Чит илләр" проектлар сессиясендә чыгыш ясаган, Латвиядә туып үсеп Англиядә IT өлкәсендә эшләүче Марат Хәкимов Федераль җыен кабул иткән туган телләрне ихтыяри укыту кануны темасына кагылды. Хәкимов бу вакыйга Татарстан хөкүмәтенең дә, халыкның да татар телен саклый алмавын күрсәтте, диде. Шунда ук чыгыш ясаган Рөстәм Сүлти Лондонда татар теле курслары ачу турында сөйләде.
3 август иртәсендә яшьләр җиде мәйданчыкта бәхәс-дискуссияләргә җыелган: "тел һәм мәгариф", "тарихи хәтер", "яңа мәдәният", "гаилә һәм тәрбия", "медиа", "бизнес", "Татарстан илчеләре".
"Бизнес" мәйданчыгында "Бизнес Урда" яшь татар эшмәкәрләре клубын тәкъдим иттеләр. Әлеге оешма татар проектларына теләктәшлек күрсәтүне максат итеп куя. Төрки, мөселман илләре, төбәкләре белән багланышлар да кора башлаганнар.
Клуб татар телен саклау һәм үстерү фонды булдыру мәсьәләсен дә карый. Реаль файда китергә татар проектларына финанс ярдәм күрсәтү яхшы булыр, дип саный алар.