1-5 август көннәрендә Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза. Чарада 30 чит илдән, Русиянең 60 төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан меңгә якын делегат катнаша.
1 август делегатлар Казанга килеп урнаша, экскурсияләр һәм танышулар уза. 2 август "Корстон" үзәгендә пленар утырыш үткәрү күздә тотыла, аңарчы татар яшьләренең проектлар аллеясе оештырыла. Төштән соң проектлар сессиясе уздырыла.
3 август көнне яшьләр өчен җиде мәйданчыкта бәхәс-дискуссияләр үткәрелә: "тел һәм мәгариф", "тарихи хәтер", "яңа мәдәният", "гаилә һәм тәрбия", "медиа", "бизнес", "Татарстан илчеләре". Шул ук көнне танылган галим Рәшит Сүнәев лекциясе каралган, кичкә таба пленар утырышның дәвамы булачак.
4-5 август көннәрендә мәдәни чаралар каралган. Шимбә көнне делегатлар Арча, Балтач, Теләче, Саба районнарында булачак, якшәмбе алар Казанда узачак "Печән базары" татар шәһәр мәдәнияте фестивалендә катнашачак.
"Тел темасын кайда кертергә мөмкин, шунда керттек"
Дөнья татар яшьләре җыены алдыннан Азатлык форум рәисе Тәбрис Яруллин белән әңгәмә корды. Ул татар яшьләре тел мәсьәләсен күтәрәчәк, мөрәҗәгать белән чыгачак дип сөйләде, резолюцияләрнең файдасын аңлатты, форумның иң мөһим стратегик проектларын телгә алды.
Әңгәмәне биредә укып була.
Яшьләр форумына беренче делегатлар килә башлаган:
Татар яшьләре форумының беренче көне!
Иртәнге сәгать җидедән делегатларны теркәү башланды. Казанга килгән кунаклар Универсиада авылында яшәячәк.
Бер делегация турында кызыклы факт: 2014 елдан бирле Казан Кырымнан килгән делегатларның юл чыгымнарын каплый иде. Быел моңа акча бирмәгәннәр. Шуна күрә быел Кырымнан җиде делегатның икесе генә килә.
Делегатларны Универсиада авылында каршы алалар:
Һәр кунакка бирелгән "күчтәнәч":
"Бакыдан Татарстанга ашкынып кайттым!"
Татар яшьләре форумына Азәрбайҗаннан килгән делегат Мәхмүт Кударметов бу вакыйганы көтеп алган. Казанга ул Азәрбайҗаннан үз машинасында килгән.
Татар форумына юл тоткан Төркия делегатлары:
Казанда форум делегатларына ташламалар да каралган. Татар бистәсе интерактив музеенда гадәти билет бәясе 400 сум булса, форум делегатларына билет 300 сум тора.