Свердлау өлкәсе Тугылым районы Утрау авылында җәй көнне бала-чага күп булса, кыш көннәрне авыл тынып кала. Мәктәп ябылганнан соң татарларның күбесе авылдан киткән. Күптән түгел авылда халык өч ел көткән күперне ачтылар, моңа кадәр мәчет булдырганнар иде. Авыл тормышы акрынлап җанлана башлаган. Азатлык хәбәрчесе янә Утрауда булып кайтты.
Таһир Гыйматдинов өлкәнең Тугылым район үзәгендә яши һәм гаиләсе белән даими рәвештә Утрау авылына кайтып йөри. Ул бу көннәрдә Пышма елгасы аша торгызылган күпергә сөенә. Ни дисәң дә, авыл халкы күперне өч ел көткән. Иске күпер җимерелгәч алар аяксыз-кулсыз калган кебек булган.
"Күпер авыл халкы өчен бик мөһим. Моннан инде ашыгыч ярдәм машинасы да, янгын сүндерүчеләр дә уза ала, халыкка да бит азык-төлеккә йөрергә кирәк. Бу инде өченче күпер. Икенче күпернең тоткычлары юк иде. Монысы бик нык, тимер һәм бетоннан ясалган", ди ул.
Авылның исеме юктан гына Утрау дип аталмый. Ул Пышма елгасы һәм күлләр белән чолгап алынган. Авылны элекке елларда олы дөнья белән төрле яктан өч күпер бәйләп торган, төп күпер өч ел элек җимерелгән. Шуннан соң авыл халкы чыннан да үзен нәкъ утраудагы кебек хис итеп яшәгән.
"Су басу яки каты яңгырлар яуганда без авылга кайта алмый идек. Кемдер көймәдә, кемдер катерда килергә мәҗбүр булды. Хәзер менә машинада гына кайтабыз. Күпер бик кирәк иде", ди башкалар кебек җәйне әлеге авылда уздыручы Сәрвәр Шумасова.
Аның сүзләренчә, хәзер инде авылга азык-төлек тә, төзелеш материаллары да кайтарып була. Бу гаилә юлсыз урамнарны узар өчен махсус УАЗ сатып алган.
"Бер мәлне авылдан барысы да китте. Хәзер яшьләр кире кайтып ата-бабалары нигезләрен яңарта башлады", ди Шумасова.
Аның бабасы, аннары әтисе җирле совхоз рәисләре булган. Сәрвәр ханым әйтүенчә, ул вакытта Утрау гөрләп торган.
"Авыл бик зур иде. Балаларның күплеген күрсәгез... Менә болай үлән капламый иде. Ике урамнан чыккан көтү барысын да ашап барды", дип искә ала ул елларны Сәрвәр ханым.
Совхоз таркалганнан соң мәктәп ябылган һәм халык авылдан китә башлаган. Бүген Утрауда 50 хуҗалык теркәлгән. Даими рәвештә барлыгы 35 кеше яши һәм аларның барысы да пенсионерлар. Элекке фельдшер Әнүзә Мәҗитова һәм аның ире авылдан читкә чыкканда җәяү барырга мәҗбүр.
"Китәр идем мин авылдан. Ни барып, ни кайтып булмый. Машинасы булганнарга рәхәт. Ә без мескеннәрнең машинабыз юк", дип уфтана бераз "төшереп алган" ирен өйгә алып кайтучы ханым.
Равил Мәҗитов исә Утраудагы пенсионерларның авыр тормышына зарлана.
– Мин пенсионер.
– Пенсиягез җитәме соң?
– Юк инде әлбәттә.
– Ник эшләмисез?
– Чөнки эш юк.
Авыл халкы бүген бакчада казына. Бу – бердәнбер шөгыль дияргә була. Утрауда инде төрлек тотучы юк. Сөт һәм итне кибеттән сатып алу арзангарак төшә дип әйтәләр. Авылда фельдшер пункты һәм почта да юк. Хатларны авыл халкы кибеткә кереп ала. Ул бер йортта урнашкан.
Мәмләкәт Шумасова һәм аның иренә бу кибет пенсиягә өстәмә керем булып тора. Авыл халкына бу кибетнең файдасы исә азык-төлек алуда гына түгел, аларның сәүдә өчен кирәк-яракларны ташучы зур машиналары җәмәгать транспорты буларак та хезмәт итә. Кирәк булганда ашыгыч ярдәм машинасы урынына хастаханәгә дә илтеп куя. Әмма чирләмәү яхшырак ди кибет хуҗабикәсе.
"Күпер булмаганда без өч ел буе азык-төлекне көймәдә ташыдык. Башта көймәгә төяп, ә көймәдән инде өйгә ташый идек. Күпер төзүләре бик яхшы, әмма плюслары булган кебек минуслары да бар. Юл булмагач, күпер ник кирәк?", ди Шумасова.
Күпер төзелеше авыл халкының барлык транспорт проблемын хәл итмәгән. Күпер "Заводоуспенка бистәсе – Бочкари авылы – Утрау авылы" юлына карый. Заводоуспенкадан Бочкарига эләгер өчен урмандагы аркылы-торкылы юлдан 17 чакрым узарга кирәк. Махсус транспорттан башка гына бару бик авыр. Яңгыр яуганда хәтта УАЗ да уза алмый. Шуңа ыштансыз күткә каеш тагу кебек. Күпер бар, ә аны барлык җирле халык та куллана алмый.
"Менә Сәмигулла Ихсанов авырып китте, аңа ашыгыч ярдәм машинасы чакырдык. Алар дүртенче чакрымда батып калганнар. Аннары инде кире борылып киткәннәр", ди Гыйматдинов.
Халык күп очракта башка юлдан йөрергә ияләнгән. Ул рәсми хариталарда күрсәтелми. Утраудан Мостовщиков авылына кадәр кырлар аркылы алты чакрымны тәшкил итә. Сыйфат ягыннан юл яхшырак түгел, әмма өч тапкырга кыскарак.
Бу юлда хәтта аларның үз күперләре дә бар. Аны Утрау халкы үз көче белән булдырган. Өч ел элек алар шулай ук мәчет тә төзегән.
"Ул әлегә буш тора, йөрер кеше юк", дип уфтана Таһир әфәнде мәчет манарасына күз төшереп.
Мәчет янында гына Пышма елгасы ярында җирле пляж балалар өчен мөгаен бердәнбер күңел ачу урыны булып торадыр. Балалар авылда әз түгел. Һәм суга сикереп уйнаган арада алар шәһәрдән авылга яратып кайтуларын сөйли.
"Юл гына начар. Авырлык белән кайтабыз. Әмма авыл сагындыра. Җәй көнне ай буе авылда торабыз", ди су коенган балаларның әбисе.
Башта бер, аннары икенче күпернең салынуы, мәчет ачылуы авылның яңа сулыш алуын күрсәтә, ди җирле халык. Йортларның түбәләре яңартыла, яңа йортлар төзелә. Бер ел элек ташландык клуб бинасы каршында Дөнья һәм башка сугышта катнашучы гаскәриләргә истәлек мемориалы ачылган.
Солдатларның исемнәрен табу, аннары финанслау белән Таһир Гыйматдинов шөгыльләнгән. Шуңа ул мемориалның пөхтәлеген даими күзәтеп тора. Менә бер елда инде аның юлына да үлән үскән. Авыл халкы 9 май митингына чыкмаган.
Таһир Гыйматдинов һәм аның гаиләсе Утрауга ата-ана нигезен һәм аларның каберләрен карап тору өчен кайта. Таһир әфәнденең авыл халкы тормышын яхшырту үтенече белән хакимияткә язган мөрәҗәгатьләреннән соң авыл тарихында беренче тапкыр чишмә булдырганнар.
"Утрауда Пышма елгасы ага. Авыл халкы эчәргә дә, хуҗалык кирәк-яраклары өчен дә суны шыннан ала иде. Өч ел элек прокуратура ярдәме белән эчә торган су өчен чишмә булдыруга ирештек. Документлар нигезендә җиде чишмә ачарга тиешләр иде, әмма икене генә ачтылар. Ярар моның өчен дә зур рәхмәт", ди Гөлшат Гыйматдинова.
Җирле кибеттән кирәк-яракларны бурычка алып торганнарның исемлегеннән авылдагы демографияне дә чамаларга була. Әлегә үлүчеләр саны күбрәк. Шул ук вакытта яшьләр туган авылга кайта һәм Утрауда йортлар сала.
Утрау тарихы турында төрле риваятьләр яшәп килә. Аларның берсе – янәсе, бик борынгыдан бу утрауда яшәгән себертатарлар Николай II-гә үз вәкилләрен җибәрә һәм патша утрауда яшәргә, болыннарны кулланырга рөхсәт бирә.