Фестивальнең дәрәжәсе төшү сәбәбе: 2014 елдан башлап Кырымга чит илләрдән катнашучылар килми башлады. Хәтта Кырымның профессиональ коллективлары да бу фестивальгә элеккечә килергә ашыкмыйлар. Хәзер монда күбрәк кырымтатар балаларының үзешчән җыр, бию ансамбльләре катнаша.
Кизләүдә "Гезлев капусы" кырымтатар фестивале
17 август Кизләүдә (Евпатория) "Гезлев капусы" ("Кизләү капкасы") ХV кырымтатар-төрки фестиваль гала-концерт белән тәмамланды. Еллар буе халыкара статус йөрткән бу фестиваль быел республика дәрәҗәсендә генә үтте.