Түгәрәк өстәл рәвешендә үткән киңәшмәдә күпчелеге Казаннан һәм шулай ук республика районнарыннан килгән 15ләп татар теле һәм әдәбияты укытучысы, тел галимнәре катнашты.
Татар теле укытучылары алдында Татарстан фәннәр академиясенең тел галимнәре хәзерге җәмгыятьтә укучыларга татар теле һәм әдәбиятын ничек нәтиҗәле итеп укытырга, замана балаларын татар теле белән ничек итеп кызыксындырырга дигән темаларга чыгыш ясады.
Галимә Мөслимә Шәкүрова Русиядә туган телләргә карата булган басымнан соң Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуда кертелгән үзгәрешләргә тукталып үтте. Аның сүзләренчә, шушы үзгәрешләр нәтиҗәсендә, бүгенге көндә татар теле, "Туган тел" һәм "Дәүләт теле" рәвешендә ике төп юнәлештә укытыла башлаган. "Туган тел (татар теле)" фәне үз чиратында база өлеше һәм тирәнтен өйрәнү өлеше буларак икегә бүленгән. Галимә төп гомуми белем бирү этабында "Туган тел" фәнен укытуның төп максатларын да әйтеп үтте.
"Без балаларга татар телен укытканда, 1-9нчы сыйныф укучыларына уку програмында күрсәтелгән лексик берәмлекләрне, грамматик категорияләрне аралашу максатыннан сөйләмдә куллана белүләрен булдырырга тиешбез. Дәресләрдә укучыларның фикер йөртүен, иҗади сәләтләрен үстерүне, аларда татар халкы һәм аның мәдәнияте турында күзаллау булдыруны, татар теле турында мәгълүмат бирүне максат итеп алабыз", диде ул.
Галимә үз чыгышында бер дәресне өч өлешкә бүлеп, өйрәнелә торган материалның яртысыннан күбесе коммуникатив, калганының дүрттән өч өлешенең лингвистик һәм дүрттән беренең социомәдәни компетенция формалаштыруга юнәлтелгән булырга тиешлеген белгертте.
Шәкүрова быелгы уку елында туган телне укытуның эчтәлегенә караган үзгәрешләргә дә тукталды. Аерым алганда ул дүрт үзгәрешне атады:
- Русия мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән уку планына тәңгәлләштерелеп фәннең исеме "Туган тел" дип үзгәртелде
- Белем бирүдә төп игътибар коммуникатив компетенциягә бирелә башлый
- "Урыс мәктәбе", "урыс мәктәбенең татар төркемнәре", "татар балалары" дигән бүленешләр урынына "дәүләт теле" һәм "туган тел" дигән бүленешләр кулланылышка керә
- "Мин", "Тирә-як", "Туган җирем", "Татар дөньясы" темалары аша сөйләмне үстерү, тел байлыгын арттыру күз алдында тотыла
Галимә Диләрә Абдуллина татар теле укытучыларына мөрәҗәгать итеп, туган тел һәм аның әдәбиятын укыта торган укытучы үз фәнен генә укытып калмый, укыта торган балаларны тормышка да әзерли дип җиткерде.
Безнең төп максатыбыз – бала яшәячәк заманда үз урынын табуы һәм аның үзбилгеләнешен, үзенең халкын, үзенең милләтен, үзенең кем икәнлеген танып алга таба яшәве.
Укытучылар балаларга гына тәэсир итеп калмый, аның әти-әнисенә дә тәэсир итә. Чөнки баланың мәктәптән ниләр өйрәнеп кайтуы, гомумән аның нинди юнәлештә үсүен әти-әни күреп, кызыксынып тора.
Баласы әдәбияттан ниндидер матур әсәр укып кайткан икән, яки татар теленнән ниндидер яңалык өйрәнеп кайткан икән, ул үзе дә шуның белән кызыксынып китә, телебезнең, әдәбиятыбызның байлыгын күрә, дип белдерде Абдуллина.
Казанның 180нче санлы гимназиясенең татар теле һәм инглиз теле укытучысы Элвина Нәҗипова Азатлыкка белдерүенчә, мондый очрашулар галимнәр белән мәктәпләрдә эшләгән татар теле укытучыларының хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә яңа дәреслекләр төзүне күзаллый.
Утырышта без дә дәреслекләргә нинди күнегүләр кертсәң яхшырак булыр иде дигән сорауга үз тәкъдимнәребезне әйттек. Бүгенге көндә теория белән генә ерак китеп булмый, беренче урынга коммуникатив компетенцияне куеп эш алып барырга тиешбез.
Хәзер татар теле укытучылары уенчык кибетеннән дә чыкмый дип әйтәләр. Без үзебезнең дәресләрдә уен алымнарын бик нык кулланырга тырышабыз. Бигрәк тә башлангыч сыйныфларда ук балаларга татар теленә мәхәббәт уятырга кирәк. Ә балалар бакчасыннан әле яңа гына диярлек килгән балаларга уен алымнары бик тә кызыклы була диде ул.
Бу киңәшмәдә һәр укытучы үзенең укыту алымнары белән уртаклаша. Чөнки укучыларны сөйләшергә өйрәтмичә торып аларны нинди дә булса теория белән кызыксындыру авыр дип белдерде яшь укытучы.
Казанның СОлНЦЕ мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Гәрәева әдәбият дәреслекләрен язганда укытучыга ярдәм буларак аудио форматны кулланырга тәкъдим итте.
"Безнең татар артистлары дәреслектәге әкиятләрне, шигырьләрне матур итеп укысалар, бу аудиодисклар без укытучылар өчен бик зур ярдәм булыр иде. Аннан соң дәреслекнең бер өлеше репродукцияләр белән баетылган булырга тиеш. Әйтик, бүлмәдә дәреслектә укылган шәхесләрнең картиналары эленеп торса, бу балаларга бик тәэсир итер иде", дип тәкъдимнәрен җиткерде Ләйсән Гәрәева.
Казанның 117нче санлы мәктәбенең татар теле укытучысы Фәния Гаязова дәресләргә уен элементларын кертү, бу уеннарны махсус технология белән, методика белән башкару кирәклеген җиткерде.
"Теләсә нинди уенны кертеп кенә дәресне кызыксындырып булмый. Ул уенда билгеле, безгә кирәкле лексика, безгә кирәкле грамматика булырга тиеш. Лексика белән грамматиканы үреп барганда гына нәтиҗәгә ирешеп була", диде Фәния Гаязова.
15-18 октябрь көннәрендә үткән киңәшмәдә Магҗан Җомабаев иҗаты һәм төрки әдәбият, әдәбият белеме, чыганакчылык, текстология һәм фольклористика, сәнгать тарихы һәм үсеше темалары тикшерелде. Аны Татарстан Фәннәр академиясе, Русия фундаменталь тикшеренүләр фонды һәм Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырды.
25 июль Русия думасы туган телләрне ихтыярига калдырган канун кабул итте. Канунга ярашлы, республикаларның дәүләт телләрен укыту мәҗбүри түгел, ана теле һәм республикаларның дәүләт теле ата-ана гаризасы белән сайланып укытылырга тиеш. Туган тел фәне уку планында мәҗбүри, ләкин туган тел буларак урыс телен дә сайлап була.