Элвин Грей 2 ноябрь үзенең Казандагы алдан хәбәр ителгән зур матбугат очрашуына 20 минутка соңга калып килде. Әле генә Казан һава аланыннан килдек, Мәскәүдә "Пошел на лево" җырына клип төшердек дип аңлаттылар.
Автор-башкаручы журналистлар белән очрашуга үз төркеме белән килде. Иң элек сүз Элвин Грей лейблы барлыкка килүдән башланды. Иҗади берләшмәнең максаты – Радик Юльякшин кебек сәләтле татар-башкорт яшьләренә халыкка танылырга ярдәм итү, артист буларак үстерү, дип аңлатты Элвинның продюсеры Александр Слюсаренко. Аның әйтүенчә, алар Радик белән генә дә соңгы ике елда 650 концерт куйганнар, тамашаларны 500 меңләп кеше караган.
"Теләгебез – татарга хас мелизм, моңны Русия эстрадасына чыгару. Бик матур тавышлы сәләтле яшьләр бар. Кайберләрен 1 декабрь "Татнефть Арена"да Радик белән бер сәхнәдә күрә алачаксыз", диде продюсер Слюсаренко.
Татарлар, татар малае дигән сүзләрне ишеткәч, аларның никадәр җитди кабул ителүен белергә теләп Элвин Грейга сорауларыбызны юлладык. Беренчесе 2020 елда үтәчәк җанисәптә татар-башкорт җырчысының нинди милләт булып язылачагы турында иде.
"Башкорт дип яздырам, чөнки Башкортстан – минем туган җирем. Минем телем, рухым, йөрәгем – башкорт", диде Элвин Грей. Шуннан без аннан башкортча атна көннәрен әйтеп чыгуны сорадык. Ул елмаеп, "Укый алам, болай хәтердән әйтә алмыйм", дип җаваптан качты.
Радикның продюсеры Слюсаренко әйтүенчә, Башкортстанда кайбер җирдә балаларга башкорт телен Элвин Грей җырлары аша өйрәтә башлаганнар. Элвин Грей лейблы алга таба тагын да үсеп, бәлки безнең җырларны татарча өйрәтүләрдә дә куллана башлар дип өстәде Слюсаренко. Бу сүзләр безне татар теле кулланышына бәйле яңа сораулар бирергә этәрде.
"Сезнең социаль челтәрләрдәге барлык рәсми битләрегез русча гына алып барыла. Шул рәвешле татар-башкорт телен пропагандалап буламени?”, дидек Юльякшинга.
Әнием белән һәрвакыт башкорт телендә сөйләшәм
"Безгә ике республикада яшәүчеләрдән тыш, ил күләмендә дә тыңлаулары мөһим. Барлык кеше дә аңласын, артык сораулар тумасын өчен русча язабыз. Җырларны бит татарча, башкортча тыңлыйлар. Рус теле – бөтенебезгә аңлаешлы тел. Башкорт телендә сөйләшүгә килгәндә, мин сөйләшәм. Әнием белән һәрвакыт башкорт телендә сөйләшәм”, диде Элвин сорауга җавап табарга тырышып. Продюсеры сүзләренчә, интернетта эзләү системнарында аена иң күбе – 250 мең тапкыр Элвин Грей дип, 2 меңгә якын тапкыр гына Радик Юльякшин дип эзлиләр икән. Ихтыяҗ үзеннән-үзе русча язырга этәрә дигән фикер җиткерде Александр Слюсаренко.
1 декабрь Казан концертында ничә процент татар, ничә процент башкорт җырлары булачагы турында да кызыксындык.
"30 процент татар, 30 процент башкорт телендә, 30 процент рус телендә җырлар булачак. 10 процент башка телләрдә, мәсәлән Бабек Мамедрзаев азәрбайҗан, төрек, хәтта татар телләрендә җырлаячак”, диде Элвин Грей продюсеры.
Матбугат очрашуында җырчы Гүзәл Уразова белән Радикның "Красивая, хороший" җырының хокукларына бәйле низаг турында да сораулар яңгырады. "Бу эш әле бетмәде. Гүзәл дә әле соңгы сүзен әйтмәде, минем дә әйтелеп бетмәгән сүзләрем бар. Дәвамы булачак", диде стадионнар җыючы автор-башкаручы артыгын сөйләмәскә тырышып.