Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең The New Times басмасы штраф түләр өчен дүрт көндә 25 млн сум акча җыйды


The New Times баш мөхәррире Евгения Альбац
The New Times баш мөхәррире Евгения Альбац

Бу акчалар Роскомнадзорга журналны чит ил финанславы турында мәгълүматны вакытында тапшырмау гаепләве белән салынган штрафны түләргә җитә.

Русиянең The New Times басмасы штраф түләү өчен дүрт көндә 25 млн сумнан артык акча җыйган. Дүшәмбе кич бу сумма 15 млн сум гына тәшкил иткән булган. Күпчелек кешеләр 500, 1000 сум җибәргән.

Октябрьдә Мәскәүдә мәхкәмә The New Times интернет-журналына 22 млн 280 мең сумлык штарф салды. Басма Роскомнадзорга чит ил финанславы турындагы мәгълүматны вакытында тапшырмауда гаепле дип танылды. Штраф түләнмәгән очракта, журнал бөлгенлеккә төшә һәм ябылачак иде. Басма 1943 елдан бирле чыга, 2017 елдан ул интернет-журналга әйләнде.

Кремльдә журналга салынган штрафны кануни дип атадылар. Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасының матбугат иреге мәсьәләләре вәкиле Арлем Дезир штраф турындагы карарны кире кагуны сорады. Ә "Чикләрне танымаучы журналистлар" оешмасы бу штрафны Русиянең бәйсез матбугатына тагын бер басым дип атады.

The New Times мәхкәмә карарын шикаять итте, аппеляция 20 ноябрьдә каралачак.

XS
SM
MD
LG