Кизләүнең Пушкин театрында күрсәтелгән трагикомедия ата-аналар һәм балалар арасында булган мөнәсәбәтләр хакында. Бу спектакль элек биш тапкыр дәүләт театрында куелгач туктатылган иде.
"Бу спектакль репертуарда урын ала башлаган иде инде. Без театрдан киткәннән соң аны дәүләт театрында бездән башка уйный алмаслар дип эшебезне бу спектакльдән башладык. Башка спектакльләр дә әзерлибез" диде яңа театрның җитәкчесе Билял Билялов.
8 декабрь Джанкой мәдәният йортында премьераны күрсәтергә сәхнә бирмәделәр. Мәдәният йорты спектакльне күрсәтергә риза булмаган. Моңа мәдәният министрлыгының ризалыгы һәм гастроль таныклыгы кирәк булган. Билялов бу хәлне басым һәм театрның эшен туктату өчен ясалган адым дип бәяләде.
Ниһаять, 12 гыйнвар бу спектакль беренче тапкыр Джанкойда күрсәтелде. Ул социаль челтәрләрдә 10 мең тапкыр каралды, башка илләргә чакырулар да бар, дип хәбәр итте "Алтын бишек".
"Яңа театр бюджеттан акча алмый, тамашачылар хисабына эшли, театрда 20гә якын актер", диде Билялов. Актер Дилявер Сеттаров әйтүенчә, театр үзенең бинасын да төзи башлаган.
2018 елның август башында Кырымтатар музыкаль драма академия театрының мөдире һәм сәнгать җитәкчесе, Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе Билял Биляловның вазифасыннан алынуына каршылык белдереп егермеләп танылган актер 31 августта гариза язып эштән китте.