Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шри-Ланкада чиркәүләр һәм кунакханәләрдә шартлаулар нәтиҗәсендә 156 кеше һәлак булды


Кохчайкаде. Коломбо
Кохчайкаде. Коломбо

Шри-Ланкада 21 апрель иртәсендә, Олы көн якшәмбесе вакытында чиркәүләрдә һәм кунакханәләрдә алты шартлау яңгырады. Соңрак Коломбода тагын ике шартлау булды.

Шартлаулар бер үк вакытта диярлек булды. Корбаннар саны 156-га җитте, дип хәбәр итә AFP. Элегрәк корбаннар саны 52, соңрак 129 дип хәбәр ителгән иде. Кайбер җирле мәгълүмат чаралары, чыганакларны күрсәтмичә, корбаннар саны 185 булуын хәбәр итә.

Шри-Ланка башкаласы Коломбода 45 кеше, төньякта урнашкан Негомбо шәһәре чиркәвендә 67, көнчыгышта урнашкан Баттикалоа шәһәре чиркәвендә 25 кеше корбан булган, дип хәбәр ителә.

Шартлаулар 21 апрель иртәсендә бер үк вакытта диярлек Коломбо, Кохчайкаде, Баттикалоа, Катувапитии чиркәүләрендә һәм Коломбо үзәгендә урнашкан Shangri La, Cinnamon Grand һәм Kingsbury кунакханәләрендә булды.

Һәлак булучылар арасында чит ил ватандашлары да бар дип хәбәр итте илнең икътисади реформалар министры Һарша да Силва. Ул ил халкын өйдән чыкмаска өндәде. AFP полициягә таянып, шартлауда кимендә 9 чит ил кешесенең булуын хәбәр итте. Русия тышкы эшләр министрлыгы корбаннар һәм яраланучылар арасында русияләр юк дип белдерде. Шри-Ланка һава аланы вакытлыча ябылган.

Чиркәүләрдә шартлаулар Олы көн гыйбадәте вакытында булган. Әлегә беркем дә бу гамәл өчен җаваплылыкны үз өстенә алмаган. Associated Press агентлыгына үзен атамаган иминлек хезмәте вәкиле әйтүенчә, беренчел мәгълүматларга күрә, бу шартлаулар интихарчы-террорчылар гамәле булырга мөмкин.

ЯҢАРТУ. Соңрак Шри-Ланка башкаласы Коломбода тагын ике шартлау яңгырады. Җиденче шартлау нәтиҗәсендә 2 кеше һәлак булган дип хәбәр ителә. Сигезенче шартлауда корбаннар булу-булмавы әлегә билгесез.

Бер ай элек, 15 март көнне Яңа Зеландиянең Крайстчерч шәһәрендә кораллы кешеләр ике мәчеткә һөҗүм итте. Анда өйлә намазыннан чыгучы мөселманнарга ут ачу нәтиҗәсендә 49 кеше һәлак булган иде.

XS
SM
MD
LG