“1+1” һәм “112.Украина” телевидение каналлары уздырган экзитполларда Владимир Зеленский Петр Порошенкодан шактый алда бара. “1+1” сораштыруында Зеленскийга тавыш бирүен 72,7 процент, Порошенкога тавыш бирүен 27,3 процент белдергән. “112.Украина” өчен уздырылган экзитпол Зеленскийның 73,7, Порошенконың 26,3 процент тавыш җыюын күрсәтә.
Берничә социологик үзәк дәүләт өчен уздырган экзитпол нәтиҗәләренә караганда Зеленский 73,2 процент, Порошенко 25,3 процент тавыш җыя.
Сайлауның беренче турында Зеленский 30 процент, Порошенко 15,95 процент тавыш җыйган иде. Беренче тур нәтиҗәләреннән соң күпләр Зеленкскийның җиңеп чыгачагын фаразлады. Ул 40лап намзәт арасында күпчелек төбәкләрдә башкаларны шактый артта калдырды.