Казан мэриясе беренче майга Дәрвишләр бистәсендә митинг уздыруга рөхсәт бирде. Бу хакта мэриягә белгертүне керткән ЛДПР фиркасе вәкиле Владимир Сурчиловка раслау хаты килгән.
Бистә аша яңа юл төзелешенә каршы инициатив төркем вәкилләре хәбәр итүенчә, митингта хәзер Казанда кабул ителүче яңа генераль планга кагылышлы күп төрле мәсьәләләр каралачак. Аеруча да документка бәйле, берничә Казан бистәсе аша узарга тиешле юллар мәсьәләсенә игътибар юнәлтеләчәк.
Казанның генераль планы 2018 елның яз һәм җәй айларында ачык җыелышларда тикшерелде. Проект бик зур бәхәсләр китереп чыгарды. Нәтиҗәдә йортларны җимерү һәм урманны кисүне күздә тоткан проект кире кагылды.
Быел үзгәрешләр кертелгән генераль план исә Дәрвишләр бистәсе аша бер очы Гаврилов урамына, икенче очы Миннәхмәтовлар гаиләсенә караган "Абу Даби" коттедж бистәсенә тоташкан яңа машина юлы төзүне күздә тота.
Дәрвишләр бистәсе халкы бу планга каршы чыга. Үз каршылыкларын белдереп берничә тапкыр җыелып фикер алышты инде һәм планга каршы петиция имзалады.