Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стәрлетамакта мәктәпкә һөҗүм иткән кешене мәҗбүри дәвалауга җибәргәннәр


Стәрлетамакта 1-нче санлы мәктәп
Стәрлетамакта 1-нче санлы мәктәп

Башкортстанда мәхкәмә Стәрлетамакның 1нче санлы мәктәбендә укытучыга һәм укучыларга һөҗүм итүдә гаепләнгән 18 яшьлек егетне мәҗбүри дәвалауга җибәргән.

Экспертиза ачыклавынча, ул кешедә һөҗүм әзерләгәндә һәм башкарганда вакытлыча психик тайпылыш башланган, шуңа күрә ул үзенең ни кылганын аңлый алмаган. Дәвалау бер елга кадәр дәвам итәргә мөмкин дип белдерде Тикшерү комитеты.

Былтыр апрельдә Стәрлетамак шәһәренең 1нче санлы мәктәбендә укучы, ул чакта әле 18 яше тулмаган үсмер пычак белән һөҗүм итеп дүрт кешене яралады һәм сыйныф бүлмәсенә ут төртте. Соңыннан ул үзен дә яралады. Бер укучы кыз икенче кат тәрәзәсеннән сикереп яраланды.

  • 2018 елда Русиядә белем бирү йортлары укучыларына һәм укытучыларга берничә һөҗүм булды.
  • Гыйнварда Пермьдә яшүсмерләр 4нче сыйныф укучыларына пычак белән һөҗүм итеп 15 кешене яралады, Улан-Удэда 9нчы сыйныф укучысы кабинетка ут төртте һәм җиде кешене балта белән яралады.
  • Мартта Курган өлкәсенең Шадрински мәктәбендә 13 яшьлек укучы кыз пневматик пистолеттан атып җиде кешене яралады.
  • Октябрьдә Кырымда Керич политехник көллиятендә 18 яшьлек студент Владислав Росляков атыш оештырып, 20 кешене, соңыннан үзен дә үтерде.
XS
SM
MD
LG