1 май Казанның Дәрвишләр бистәсендә яңа зур юл төзүгә каршы һәм бистә халкының хокукларын яклау максатыннан митинг үтте. Төрле шигарләр һәм ЛДПР фиркасе байраклары җилфердәгән митингта күбесенчә Дәрвишләр бистәсе халкы чыгыш ясады. Хакимият вәкилләре чакырылган булуга карамастан, күренмәде.