Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сөргенгә 75 ел. "Матәм көнендә дога кылуга да рөхсәт сораргамы?"


Чарага килүче кырымтатарлар
Чарага килүче кырымтатарлар

Быел кырымтатар сөргененә 75 ел. Төрле кисәтүләргә карамастан, кырымтатарлар сөрген корбаннарын искә алырга чыкты.

18 май - матәм көне алдыннан хакимиятләр кырымтатар активистларын чакыртып һәм өйләренә килеп кисәтүләр ясаган. Моңа карамастан Кырым буйлап кырымтатарлар төрле урыннарда хәтирә чараларын үткәрергә җыелды. Мондый чараларның берсе Акмәчеттә тимер юл вокзалы янындагы бакчада иртән башланып төшкә хәтле дәвам итте. 1944 елда нәкъ шул җирдә Акмәчеттә һәм аның янында яшәгән кырымтатарларны җыеп йөк вагоннарына төяп сөргенгә озаттылар. Бүген иртән монда төркем-төркем килгән кырымтатарлар сөрген корбаннары рухларына хәтирә ташы янында догалар кылды.

Бу юлы Кырым югары түрәләре монда күренмәде. Тик Акмәчетнең Кремль контролендәге башлыгы Наталья Маленко җитәкчелегендәге вәкилләр тиз генә чәчәкләр куеп китте.

Бакчаны һәр яктан урап алган полиция, сивиль киемдә тиешле хезмәтләрнең вәкилләре күзәтеп торганнары, фотолар, видеолар төшергәннәре күзгә ташланды.

Полиция чарага килүчеләрне күзәтте
Полиция чарага килүчеләрне күзәтте

Матәм чарасына килгән Совет берлегенең атказанган тренеры Айдер Мустафаев кырымтатарларның яртысы сөргенлектә һәлак булды дип сөйләде.

Ни өчен матәм көнендә бу хәтирә ташы янына килеп дога кылу өчен үтенергә тиешбез?

"Ни өчен барлык дөньяда яһүдләрнең, әрмәннәрнең геноциды хакында сөйлиләр, ә без нәрсә, геноцидка дучар ителмәдекме? Без 90нчы елларда Үзбәкстаннан килгән качаклар түгелмени? Безнең әти-әниләребезне Русия сөргенгә җибәрде, без Русия ватандашлары булабыз, ни өчен Русия безгә йөзе белән борылмый? Ни өчен без сөрген, матәм көнендә бу хәтирә ташы янына килеп дога кылу өчен үтенергә, сорарга тиешбез?

Шулкадәр күп полиция вәкилләрен китергәннәр. Без нәрсә, террорчымы? Элек монда килгән Кырым җитәкчеләре чыгышлар ясыйлар иде, бүген алар монда юк, ә безгә хәттә бу чараны үткәрергә дә ризалык бирмәгән кебек булалар. Акмәчет шәһәр башлыгы урынбасары миңа юллаган хатында хәтирә ташы янына килү өчен гариза язырга кирәклеген, аннан соң алар бу мәсьәләне караячакларын белдерде. Бү нәрсә? Мәсхәрәлек!", диде ул.

Акмәчеттә сөрген корбаннарын искә алдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:40 0:00

Чарада катанашкан тагын бер активист Решат Аблязисов Азатлыкка әйтүенчә, хакимиятнең максаты халыкны таркату.

"Имеш бер урында тупланмасыннар, ягъни бер максатта, бер фикердә булмасыннар, милләт буларак үз таләпләрен куймасыннар. Бүген матәм көне. Монда килгәндә махсус карадым, Совмин (хөкүмәт - ред.) бинасында байраклар төшерелмәгән, ә бит бүген бөтенкырым матәм көне. Мин биш вакыт намаз кылган кеше, ләкин бүген шәхсән мәчеткә бармаячакмын. Чөнки бу безнең халыкка каршы эшләнә. Анда-монда 10-15 кеше тупланып намаз кылачакбыз, бу халык бер урында тупланмасын дип кылынган гамәл. Без монда Акмәчеттә бер урында элеккегечә җыелырга тиешбез", диде ул.

Килгән халык алдында чыгышында ул: "Безгә имеш кырымтатарларның саны 200 мең булган дип сөйлиләр. Бу - ялган. Халкыбызның яртысы һәлак булганнан соңгы саннар бу. Безне сөргенгә җибәргәндә 300-400 мең булганбыз, ләкин халыкның яртысы юлда һәм сөргенгә җибәрелгән урыннарда вафат булды", диде ул.

Чарага сөргендә вафат булган туганнарының исемнәрен язып килгән Куртбикә Кемалетдинова да килгән иде."Сөргендә туганнарыбыз гаиләсенең дүрт баласы вафат булды, әниемнең 1950 елгача ике баласы вафат булды. Аларны әле язмадым. Киләсе елга язармын, диде ул.

Чарада катнашучы Абибе Аблязисованың әти-әнисе Мари Иленә Пикинабур авылына сөргенгә җибәрелгән.

"Бу фотода барлык яшьләрне 13 яшеннән башлап урман кисәргә җыйган урын күрсәтелгән. Анда кешеләрнең урманга эшләргә китәргә әзерләнүе чагыла. Бу каторга эшләре иде, аны башкача атап булмый, чөнки кешеләр комендант режимында яшәде. Авылдан биш чакрым ераккарак китсәң, 25 елга утырталар иде", диде ул фото күрсәтеп.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

18 май Кырымдагы иң зур матәм чарасы Буюк Онлар (Октябрьский) бистәсендә узды. Монда җирле хакимият чарага каршы килмәгән булса кирәк, чөнки бистә һәм авыл җитәкчеләре дә матәм чарасында чыгышлар ясады.

Әйтергә кирәк, 18 май полиция хезмәткәрләренең ял көне булуына карамастан, Акмәчет юлларында аларның күбрәк булуы күзгә ташланды. Кечкенә кырымтатар байраклары булган машиналарны полиция туктатып документларын тикшерде.

XS
SM
MD
LG