Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Рәхмәтулла" мәчете: барлык нормативлар исәпкә алынды


"Рәхмәтулла" мәчете төзелеше уңаеннан урам җыены, 22 май 2019
"Рәхмәтулла" мәчете төзелеше уңаеннан урам җыены, 22 май 2019

Казанда төзелеш нормативлары тулысынча үтәлми, шәһәрнең генераль планын булдырганда халыкның дини ихтыяҗлары исәпкә алынмый ди белгечләр.

Казанның Авиатөзелеш районында төзелергә тиешле "Рәхмәтулла" мәчете тирәсендә гауга купты. 21 май халык җыелышы булды, монда мәчет кирәклеген яклап чыгучылар да, каршылар да булды, әмма уртак фикергә киленмәде. 22 май исә социаль челтәрләрдә мәчет төзелеше мәсьәләсен хәл итү Казанның 62 санлы мәктәптә була, Авиатөзелеш районы хакимияте вәкиле киләчәк дигән хәбәр таралды. Халык урамда җыелды, алар башлыча мәчеткә каршы торучылар иде. Мәктәптә узуы да ялган булып чыкты. Җыелышны кем җыйганы да билгесез, килүчеләр арасында барлык фикерне җиткерә алырлык аерым бер лидер да табылмады. Җыенны ике дистәләп полиция хезмәткәре күзәтте.

Хакимият вәкилләре юк иде, бу юлы да халык белән очрашуга Казан шәһәр думасы депутаты Марат Бикмуллин килде. Аның чакыруы белән "Рәхмәтулла" мәчете проекты авторы Искәндәр Насыйров бар иде. Шулай ук җыенда Казанның 62 санлы мәктәп мөдире Татьяна Габдрахимова та чыгыш ясады. Ул җыен мәктәптә узачак дигән ялган мәгълүмат таратучыларны шелтәләде.

Кешеләрнең күбесе бик кызу сөйләште, бер-берсен тыңларга теләк күренмәде, сорау бирсәләр дә бүлдереп үзләренең шикләрен белдерде, риза булмауларын җиткерде. "Без мәчеткә каршы түгел, без ул урында балалар мәйданчыгы булуын телибез. Кем моны хуплый, петициягә кул куегыз", дип чакырды бер ир. Кешеләрнең күбесе мәчет балалар бакчасына, мәктәпкә терәлеп тора, бу балалар территориясе дигән сүзләр җиткерде. "Мин шушында тудым, үстем, без, мәктәп балалары, шушында уйнадык", дип искә алучылар да булды. Мәктәп мөдире бу фикер ялгыш дип белдерде.

Мәчет өчен бүленгән җир кишәрлеге бервакытта да мәктәпнеке булмады

"Мин барлык документларны тикшердем. Мәчет өчен бүленеп бирелгән җир кишәрлеге бервакытта да мәктәпнеке булмады. 2001 елда Казан мэриясе ул урынны мәктәпкә вакытлыча куллануга тапшырды. Биш елдан ул бездән алынды. 2011 елда исә җир кишәрлеге мөселман оешмасына тапшырылган. Минем бернинди дә дәгъвам юк, ул җир безнең мәйданга керми", диде Татьяна Габдрахимова.

Кешеләрнең тагын бер төп дәгъвасы – СанПиН нормалары никадәр үтәлгән. Болай да урын тыгыз, йортлар бер-берсенә терәлеп тора, җомга намазы вакытында машиналар килеп тулачак, алар кайда куелачак дип бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сораулар яудырдылар.

Сүз нинди нормативлар турында барганын җыенга килүчеләрнең берсе дә төгәл әйтә алмады. Депутат та, мәчет проектын булдыручылар да. СанПиНга килгәндә, зират, мәет юу, хушлашу мөрәсимнәре уздырылган биналар балалар бакчасы, мәктәп, торак йортларга, спорт, мәдәният йортларына 50 метр ераклыкта торырга тиеш дигән норматив бар. Әмма бәхәс бу кагыйдәләр турында барамы, юкмы – төгәл белүче юк.

Азатлык халык җыенында катнашкан "Рәхмәтулла" мәчете проекты авторларының берсе Искәндәр Насыйров белән сөйләште.

Искәндәр Насыйров
Искәндәр Насыйров

"Проект ясалганда төрле инстанцияләрне уза, Казанның баш архитектура идарәсе СанПиН нормативларын тикшерә. Парковкага урын бармы, тирә-якны яшелләндерү ничек булачак, күршедә торган йортларның инсталляциясен бозабызмы, юкмы – барысы да тикшерелә. Проект барлык кануни нормативларны исәпкә алынып эшләнде. Мәчет бинасы торак йортларны капламыйча төзелергә, инженер челтәренә якын булмаска тиеш дигән нормативлар бар. Янгынга каршы кагыйдәләр дә бар. Гауга купкач тагын бер тапкыр тикшерелде, барысы да тәртиптә. Мәчет бары тик намаз уку өчен генә төзелә, башка бернинди йолалар уздырырлык итеп төзелми ул. Мәет юу, җеназа мөрәсимнәре дә уздырылмаячак, аның өчен урын юк. Бу 150 кешене сыйдырырлык мәчет булачак. Балалар мәйданчыгы да булачак, ул һәркемгә ачык булачак.

Казан харитасында "Рәхматулла" мәчетен төзү урыны
Казан харитасында "Рәхматулла" мәчетен төзү урыны

Башка урын тәкъдим ителгәнме, юкмы – әйтә алмыйм. Мәчет кирәклеге көн кебек ачык, Казанда 80 мәчет җитми. Бу – Русия ислам инсититуы уздырган тикшерүләр нәтиҗәсе. Җәмигъ мәчетен төзү дә гаять актуаль. Авиатөзелеш районындагы барлык мәчетләр дә шәһәрдән читтә тора, ә район эчендә юк, ә намаз укучылар күп, мәчеткә ихтыяҗ зур", диде ул.

Проектка күз салсаң, балалар өчен мәйданчык булачак, парковка урыны да исәпләнгән. Әмма җыенда катнашкан кешеләр моны күз буяу, ялган дип атады. "Рәсемне кем дә матур ясый инде!" дип кычкырулар ишетелде.

Бу юлы да уртак фикергә киленмәде. Депутат Марат Бикмуллин төзелеш эшләрен аңлаган биш кешедән торган комиссия төзергә, алар белән бергә барлык документацияне тикшерергә тәкъдим итте. Әмма җыенда катнашучыларның берсе "Безгә ул комиссия дә, мәчет тә кирәкми, балалар өчен спорт мәйданчыгы булсын өчен имзалар җыябыз" дип кырт кисте. Кемдер: "Ник биш кеше? Без барыбыз да киләбез!" дип ризасызлык белдерде.

Төрле мәчтетләрнең архитекторы Айвар Саттар Азатлыкка шәһәр төзелеше документларында кешеләрнең гыйбадәтханәләргә ихтыяҗы исәпкә алынмый дип әйтте.

Айвар Саттар
Айвар Саттар

"Төзелеш нормалары да, регламентлар да бар. Йортлар арасы ничә метр булуы да билгеле. Әмма бу нормалар бозыла. Сез торак йортларга карагыз, алар барысы да бер-берсенә терәлеп төзелә, аралар тыгыз. Бу – нормаларны бозу. Торак йортлар төзиләр, араларына гаражлар да тыгалар да, балалар бакчасын да салалар, барысы да шыплап тутырыла. Никтер бер генә кеше дә моңа каршы чыкмый, берсе дә гауга күтәрми. Мәчет төзелеше килеп чыккан иде менә шаулый башладылар. Бик сәер.

Мәчет йортларга яки балалар мәйданчыгы янында төзелә икән, мәет юу, кәфенләү, корбан чалу йолалары уздырырга ярыймы, юкмы дигән нормалар да юк. Бары тик мәчетләр үзләре генә бу кешеләргә комачауларга мөмкин дип мондый эшләрне үз территорияләрендә башкармый.

Хакимият уңайлы, ачык урыннарны сатуны гына белә

Төзелеш нормалары барысы да совет вакытында язылган. Ул вакытта андый йолалар барлыгын берсе дә белми, исәпкә дә алмый иде. Шәһәрнең төзелеш планнарында гыйбадәтханәләр юк. Без һаман да борынгы заманда ясалган тезелеш нормалары белән эш итәбез. Шуңа да аңлашылмаучанлыклар күп. Шәһәрләрдә мәчет, чиркәү төзү урыннары билгеләнмәгән. Аларны кайда куярга икән дип баш ваталар. Төзелеш планында да, нормативларда да булмагач, әлбәттә, гыйбадәтханәләр төрле нормативларны бозачак. Ә нишләргә? Буш урыннар юк. Хакимият уңайлы, ачык урыннарны сатуны гына белә.

Төп мәсьәлә шәһәрләрнең генераль планнарын ясаучыларда, алар Мәскәүдә урнашкан. Казанныкы да шунда эшләнә, раслана. Узган ел яңасы кабул ителде, әмма анда янә гыйбадәтханәләргә урыннар юк. Атеистик җәмгыятьтә яшәмибез бит, кәшеләр дә, заман да үзгәрде. Хакимият ун елга алга фаразларга тиеш шәһәрнең үсүен.

Минем тәҗрибәдә мондый очраклар булмады. Мәчет төзелә икән, аның тирә-ягы гадәттә матурлана, әниләр балалар белән уйный, кешеләр спорт белән шөгыльләнә ала. Карагыз "Ярдәм" мәчетенә, тирә-якта бер генә балалар мәйданчыгы да юк иде, хәзер гаиләләр шунда күңел ача, спорт белән шөгыльләнә. Матур, күңелле!

Кешеләр белән бер дә, ике очрашу да җитмәячәк. Вазгыять җиңелләрдән түгел. Басым ясап яхшылыкка илтмәячәк. Уртак фикергә килү, тынычландырырга туры киләчәк. Башка урын юк, ә намаз укырга кирәк", дип сөйләде Айвар Саттар Азатлыкка.

Атнакич Казан Кирмәненең рәсми вәкиле Лилия Галимова хакимият бу мәсьәләгә катышмаячак, "Рәхмәтулла" мәчете төзелешенә бәйле каршылыкны халык үзе хәл итәргә тиеш дигән белдерү ясады.

Галимова сүзләренчә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка әлеге мәсьәләдә мәгълүмат җиткерелгән.

"Татарстан президенты ниндидер карар кабул иткәндә кешеләрнең диннәренә карамый, ул һәрвакыт халык ихтыяҗларына карап хәл итә. Әлеге очракта ул мәсьәлә халыкларның дустанә традицияләренә нигезләнеп хәл ителергә тиеш дип саный. Һич кенә дә низаг аркылы түгел, ә диалог аркылы", диде ул.

Казанда җирле халык мәчет төзелешенә каршы чыкты
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:57 0:00

XS
SM
MD
LG