24 майда Казанның Дәрвишләр бистәсе аша юл төзүгә каршы тагын бер митинг узды. Оештыручылар әлеге чара белән, гомумән, Казанның яңа генпланына каршы булуларын белдерде. Чарада генплан халыкны түгел, түрәләр мәнфәгатен кайгырта дигән фикерләр яңгырады.