Икс кешеләре: Караңгы феникс (Dark Phoenix)
Гадәттән тыш көчләргә ия булган кешеләр турында франшизаның чираттагы (һәм хәзерге форматта – соңгы) фильмы. Бу юлы вакыйгалар Джин Грей исемле кыз тирәсендә барачак. Болай да көчле саналган мутант башка сыймаслык көчләргә ия була, ләкин алар аны төптән үзгәртә, Грей Караңгы феникска әйләнә. Икс кешеләренә катлаулы сорауга җавап бирергә туры киләчәк: элекке дустының гомере башка кешеләр гомереннән мөһимрәкме?
Шунысы мөһим: фильм 20th Century Fox ширкәтенең Marvel-га күчүдән соң чыга, һәм бу франшизаның иске форматта соңгы фильмы. Хәзер икс кешеләре турында фильмнар чыгару хокукы Marvel-да гына булачак, һәм алар бу галәмне тулысынча үзгәртәчәк дип көтелә. Моның өчен вакыт кирәк, шуңа алдагы берничә елда икс кешеләре турында фильмнар әлегә чыкмый торачак.
Русия кинотеатрларында 6 июньнән чыгачак.
Кемгә карарга: икс кешеләр кемнәр икәнен белүчеләргә.
Рокетмен (Rocketman)
Җырчы Элтон Джонның ышанмаслык уңыш юлы турында матур музыкаль фильм. Ул Реджинальд Дуайт исемле тыйнак һәм оялчан вундеркиндның дөнья йолдызына әверелгәнен күрсәтә. Канн фестивалендә фильмны караган тәнкыйтьчеләр аны "Боһемия рапсодиясе"нә тиңләделәр.
Элтон Джон ролен "Кингсман"нан танылу алган яшь актер Тэрон Эджертон уйный. Игътибарлы булыгыз, фильм рейтингы R, димәк, ул бары тик олы яшьтәге аудиториягә юнәлгән. Русиядә фильмнан берничә күренеш кисеп алынды, бу мәсьәләгә бәйле шау-шу да купты, ләкин аның рейтингы элеккечә сакланды.
Русия кинотеатрларында фильм 6 июньдә чыга. Кызыклы факт: Канн фестивалендә, дөнья премьерасында аңа 4 минут аягүрә алкышлаганнар.
Кемгә карарга: музыка яратучыларга, Элтон Джон җанатарларына.
Карадан киенгәннәр: Интернэшнл (Men in Black International)
"Карадан киенгәннәр"нең өченче фильмы чыгудан соң җиде ел узуга, франшиза җанатарларын яңа агентлар, яңа килмешәкләр һәм яңа маҗаралар көтә. Бу юлы төп геройлар булып М һәм Н агентлары булачак, аларны Тесса Томпсон белән Крис Хемсворт уйный.
Балачакта килмешәкләр белән көрәшүче серле оешманы күргәннән соң, Тесса Томпсон каһарманы бу оешманы эзли. Максатына ирешкәч, ул да аларның сафына кушыла, аңа хезмәттәш итеп проблемлы агентны бирәләр. Төп геройлар Җирне килмешәкләрдән саклау юлына баса.
Премьера – 12 июнь.
Кемгә карарга: фэнтези фильмнарын җитди жанр булып санаучыларга.
Уенчыклар кыйссасы 4 (Toy Story 4)
Ел саен Pixar июнь аенда балаларга һәм әти-әниләренә яңа мультфильм чыгара. Уенчыклар кыйссасының дәвамын зарыгып көтеп алынган фильм дип атап булмый, өченче фильм трилогияне мантыйкка шактый туры китереп һәм уңышлы тәмамлый, аның дәвамы урынсыз кебек тоела. Шулай да, ул экраннарга чыга.
Безгә таныш булган төп геройлар янә бергә. Эндиның көллияткә кергәннән бирле, уенчыклар яңа хуҗа – Боннида яши. Бонниның балалар бакчасында үткәргән беренче көне яңа маҗаралар һәм яңа танышуларга юл салачак.
Кинода 20 июньнән карап булачак.
Кемгә карарга: гадәттә, фильмнарын балаларга гына түгел, олыларга да юнәлткән ширкәт мультфильмы барлык яшьләргә туры килә ала.
Эт сәяхәте (A Dog's Journey)
2017 елда "Эт теләге" дип аталган матур фильм дөнья күргән иде. Бу юлы әлеге якты һәм бары позитив хисләр тудырган фильмның дәвамы чыга. Русиядә ул "Эт тормышы 2" дип аталды.
Бу юлы картайган эткә хуҗасы максат куя: киләсе эт тормышында ул аның оныгын кайгыртырга тиеш. Эт үлгәннән соң башка эт тәнендә туа һәм аңа йөкләнгән мөһим вазифаны үтәргә ашкына. Тугрылык, ышанычлы булу, ярата белү һәм кешелекле булу – фильм әлеге сыйфатлар турында.
Русиядә 27 июньнән күрсәтелә.
Кемгә карарга: хайваннарны һәм кешеләрне яраткан барлык кешегә.