Accessibility links

Кырым Сабантуенда җирле татар оешмалары катнашмады


Акмәчеттәге Сабантуй
Акмәчеттәге Сабантуй

8 июнь Акмәчеттә узган Сабантуйда җирле татар оешмалары вәкилләре юк дәрәҗәдә иде. Җирле татар үзәкләренең Кырымдагы татар милли-мәдәни мохтарияте белән эш итүне туктатканнары билгеле булды.

Сабантуйны Татарстаннан килгән Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Рафил Ногуманов Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Сабантуй котлавыны укып ачып җибәрде. Кырым ягыннан исә бәйрәмне Кырымның милләтләр һәм сөргенгә дучар ителгән ватандашлар эшләре дәүләт комитеты рәис урынбасары Александр Попов котлады.

Сәхнәдә Рафил Ногуманов котлый
Сәхнәдә Рафил Ногуманов котлый

Яңгырга карамастан, Татарстаннан килгән артистлар Алмаз Хәмзин, Римма Ибраһимова чыгыш ясады.

Алмаз Хәмзин
Алмаз Хәмзин

Кунакларын Сабантуйга Татарстаннан махсус китерелгән чәкчәк һәм чәй белән сыйладылар, татар китаплары бушлай таратылды.

Сабантуйда чәкчәк
Сабантуйда чәкчәк

Яңгыр сәбәпле, кешеләр концертны чатырда утырып кына тыңлады. Татарстаннан килгән кунакларның берсе "Сабантуй ул концерт түгел, Сабантуй мондый булмый", диде.

Сәхнәдә Римма Ибраһимова
Сәхнәдә Римма Ибраһимова

Бәйрәмгә Алушта, Ялта, Кизләү, Бакчасарай һәм башка шәһәрләрдә эшләүче татар үзәкләре вәкилләре килмәгән булып чыкты. Алар үзара берләшеп Сабантуйны 3 майда Ялтада үткәргәннәр. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, җирле татар үзәкләре Кырымдагы татар милли-мәдәни мохтарияте чараларында катнашудан баш тартканнар.

Кырым мохтариятенә кергән бу үзәкләр 2017 елның декабрь аенда Акмәчеттә җыелыш уздырып региональ татар мохтарияте җитәкчесе Марат Баһаутдиновка ышанычсызлык белдереп региональ мохтарияттән чыкканнар иде. Ләкин бүген дә региональ мохтариятнең интернет сайтында аның бүлекчәләре итеп Саки, Кизләү, Кефе (Феодосия), Керич шәһәрләре күрсәтелә. Әмма Сабантуйда аларның вәкилләре күренмәде.

Сабантуй кунаклары
Сабантуй кунаклары

Региональ мохтарият һәм җирле үзәкләр арасындагы ыгы-зыгы Татарстанга, Кырым җитәкчеләренә, хәтта прокуратурага хатлар язу белән дәвам итте. Берничә ел дәвам иткән мондый хәл Кырымда татар җәмгыятенең дәрәҗәсен шактый төшерде.

Бу быелгы Сабантуйда да чагылды. Элек Сабантуйга Кырым Дәүләт шурасы җитәкчеләре килеп котлаган булса, бу юлы инде дәүләт комитетлары рәис урынбасарлары, киңәшчеләр генә күренде. 2014 елгы аннексиягә кадәр Кырымда мондый киеренке хәл күзәтелмәгән иде, татар үзәкләре үзара тел табып уртак чаралар үткәреп килделәр.

Быелгы Сабантуй Кырымдагы татар региональ милли-мәдәни мөхтәрияте, Татарстанның Кырымдагы вәкиллеге (җитәкчесе Руслан Шәяхмәтов) ярдәмендә оештырылды.

XS
SM
MD
LG