Корылтай башлана, "Урал" халык көе яңгырый. Русия, Башкортстан гимннары соңрак яңгыраячак.
Башкорт корылтае башкарма комитеты әгъзасы Рамиль Рәхмәтов әйтүенчә, Алчыновны куәт хезмәткәрләре утырган бүлмәгән керткәннәр. "Аны шул бүлмәдән чыгмаячаклар, аның белән сөйләшү алып барыла", дип белдерде ул Азатлыкка.
Башкортстан башлыгы идарәсеннән Азат Бадранов исемле кеше кеше Фаил Алчыновны алып китте, аны бинаның хезмәт бүлмәсенә кертеп яптылар, аннан чыгармыйлар.
Башкорт корылтаена "Башкорт" оешмасы җитәкчесе Фаил Алчынов та килде. Ул Зилаер районыннан делегат итеп сайланса да, аны исемлектән сызып ташлаганнар иде.
Алчынов барлык делегатлар кебек теркәлү урынында бейдж алды, залга кергәч, аның янына полиция килде, "Сез кем, нигә үттегез?" дип беджын тартып алды. Әлегә Алчыновны куып чыгармадылар, ул "мин тулы хокуклы делегат" дип, корылтайда катнашырга ниятен белдерде.
Полиция тавыш куптарырга теләми булса кирәк, әлеге вакытта бөтен халык залда, Башкортстан башлыгы вазифаларын үтәүче Радий Хабировны көтәләр.
"Мин башта бөтен кеше белән башкортча исәнләшәм, җавап бирсәләр, башкортча сөйләшә башлыйбыз"
Башкорт дәүләт педагогик университеты студенты Байрас Азаматов корылтайда беренче тапкыр катнаша. Ул үзе Баймау районыннан, башкорт теле укытучысы белгечлегенә укый. Башкорт яшьләрен борчымаган мәсьәләләр юк, барлык өлкәләрдә эшләргә кирәк, дип ул.
"Телне укыту белән генә саклап булмый, ул интернет өлкәсендә дә, чараларда да кулланырга тиеш. Без башкорт телендә кушымталар ясыйбыз, интернетта башкортча медиа контент булдырабыз. Телне үстерү укыту белән генә чикләнми, укыту да мөһим булса да", дип сөйләде ул Азатлыкка.
Азаматов сүзләренчә, яшьләр арасында башкортча сөйләшүчеләр күп. "Мин Уфада 4 ел укыйм, монда да башкортча сөйләшүчеләр күп, башкорт яшьләре күп кызыклы чаралар оештыралар. Мин башта бөтен кеше белән башкортча исәнләшәм, җавап бирсәләр, башкортча сөйләшә башлыйбыз", ди ул. Ул башка студентлар белән башкорт теле курсларын да оештыра, анда урыслар да күп килә, ди Байрас.
Башкорт режиссеры Булат Йосыпов башкорт телен популярлаштыру юлын кино аша күрә. "Бу – массалы сәнгать төре, аның чикләре юк, кино – демократик", ди ул. Үрнәк сөйләм теле булган фильмнарны күбрәк төшерергә кирәк, дип тәкъдим итә режиссер.
"Башкорт телен шәһәр теле итү өчен мохит булдырырга кирәк. Телне күтәргән социаль төркемнәр кирәк. Туган телне көнкүреш тормышка кайтара торган күп еллык дәүләт програмнары булырга тиеш", дип сөйләде Азатлыкка Йосыпов.
Башкорт стратегиясенә килгәндә, аның сүзләренчә, ул реаль булырга тиеш. Стратегия декларатив түгел, нәтиҗәсе булсын иде, ди режиссер.
Делегатларны кем каршы ала? Берничә матур сурәт тәкъдим итәбез:
"Башкорт телен өйрәнергә теләүчеләр күп"
Башкортстанның элекке вице-премьеры, федераль сәясәтче Рафаэль Байдәүләтов Икенче башкорт корылтаен оештыруда катнашты. Быел ул корылтайга кунак буларак чакырылган. "Чакыруга мин бик шатмын, корылтайга ышанычлар зур", ди ул.
"Башкорт теле укытучыларын кыскартырга ярамый, бу башкорт телен укытуга тискәре тәэсир итәргә мөмкин. Алай эшләргә ярамый, башкорт теле укытучыларын күтәрергә кирәк. Башкорт телен мәҗбүри укытырга кирәкмидер ул, аңа ихтияҗ тудырырга кирәк. Әдәби тел түгел, кимендә сөйләм телен өйрәнсеннәр. Башкорт телен өйрәнергә теләүчеләр күп ул, аларга өстәмә укытырга кирәк", дип саный ул.
Дәүләт башкорт телен үстерүгә яхшы акчалар бүлергә тиеш, кыскарту түгел, бюджет артырга тиеш, дип саный Байдәүләтов. Башкорт стратегиясе халык рухын күтәрергә тиеш, монда Башкорт корылтае оешмасының роле дә зур, ди ул.
Татарстан белән Башкортстан бергә булуы белән көчле, ди Байдәүләтов. Радий Хабировның татарлар белән мөнәсәт яхшыртуын да ул дөрес гамәл дип саный. "Федерализмны яклауда ике республика элек тә берләште, хәзер дә берләшергә тиеш. Без ике көчле республика, берләшеп эш итәргә, бергәләп атларга тиеш", дип сөйләде ул Азатлыкка.