Пленар утырышта Башкорт эшкуарлары ассоциясен булдыру фикере әйтелде. Хәбиров моны иң мөһим максат дип бәяләде. Уңышлы бизнесменнарны туплыйк, алардан эшләргә өйрәник, ди ул. Эшкуарлар, гадәттә, мәктәпләренә, авылларына ярдәм итә, әмма алар берләшмәгән.
Моннан тыш этнотуризмны көчәйтү тәкъдиме дә яңгыраган. Фәнни, медицина, гастрономия туризмы, әллә нинди темаларны күтәреп була, шул потенцалны куланырга кирәк, авылларга да бу җан өрер иде, дип саный Башкортстан башлыгы.
Шунысын әйтергә кирәк, утырышта Радий Хәбиров үз-үзенә ышанучан буларак күренә, үзен хуҗаларча тота. Ул әле башлык буларак сайланмаган, әмма инде киләчәккә планнар төзи, карарлар бирәм дип сөйли.
"Башҡорт" берләшмәсенең бүгенге утырышка карата хис-кичерешләре:
Гаилә кыйммәтләре секциясендә эчкечелек, балаларның үзләренә кул салу бәласе тикшерелгән.
"Эчкечелек әллә ни юк яшьләрдә, алар сәламәт тормыш алып бара, ә менә суицидлар бар. Балалар, яшүсмерләр арасындагы бу бәлане яшереп булмый. Ярдәм итү өчен кайнар линияләре бар бит, ник анда башкорт телендә психологик ярдәмне оештырмаска? Башкорт телендә ярдәм линиясе булдырылсын иде, кеше бит үз туган телендә сөйләшсә, бушанса, яхшырак. Туган телдә кешенең күңеленә тизрәк үтеп керә ала. Бәлки, балаларны коткарып булыр", дип сөйләде делегат.
Радий Хәбиров моңа да үз фикерләрен әйтте.
"Рөстәм Миңнеханов белән сөйләштек, элек балаларны каникулга җибәрә идек, татар, башкорт телендә сөйләшеп кайталар иде, ә хәзер оныклар белән әбиләр белән урысча сөйләшә дип аптырашабыз.
Суицидлар куркыныч хәл. Кыйгы районында күрсәткечләр берничә тапкырга кимеде. Сәбәбе нидә? Психологлар хезмәте яхшы эшләве ачыкланды. Эчә яшьләр, кызганыч, әмма эчә. Хатыннар да эчә. Авыл советларын эшкә җәлеп итәргә кирәк, авыл җыеннарында моны хәл итү дөресрәк. Авыл кешеләре кемнең идәнастыннан аракы сатуын белә. Зианчурада кешеләр хәрәм эчеп үлде, астан суррогат сатып ятканга кешеләр вафат була", диде ул.
Тел секциясенең эшчәнлеге турында Гөлнур Колһарина хисап тота. Ул Корылтай резолюциясенә секциядә яңгыраган мөһим фикерләрне кертергә тәкъдим итте:
- Республика кануннары, норматив документларны ике телдә бастыру практикасын яңартырга.
- Дәүләт телләре турында канунны тормышка ашыру максатыннан дәүләт оешмаларын контрольдә тоту кирәк, терминология комиссиясе эшен активлаштырырга.
- Хакимият җыелышларында башкорт телендә чыгыш ясау практикасын кертергә.
- Югары уку йортларында башкорт телен укытуны көчәйтергә.
- Башкорт укытучыларына бушлай укыту, квалификация арттыруны оештырырга.
*****
"Башкорт теле" секциясендә башкорт теле укытучысы, галимә Хәнә Баһаутдинова балаларда башкорт рухы тәрбияләү өчен мәктәп программаларына Башкортстанны, башкорт телен белергә өйрәтүче дәресләрне кайтарырга тәкъдим итте.
Пленар утырышның икенче өлешендә чыгыш ясап, Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров республиканың кадрлау әзерләүдә артта калуын әйтте. "Безгә яшь мәктәп мөдирләрен әзерләргә кирәк, мәгариф һәм фән белгечләрен Сколковога җибәрергә кирәк", ди ул. Аның сүзләренчә, булган йолалар, гореф-гадәтләрне саклаган хәлдә, "карашлар киләчәккә юнәлгән булырга тиеш".
Башкортстан башлыгы телне укыту методикалар креатив булырга тиеш диде, Мәгариф минстрлыгы тарафыннан бу эш эшләнә башланды, аларны көз көннәрендә чыгар дип көтәбез, ди ул. Корылтайда чыгышлар башкорт телендә ясала, район утырышыларында да азмы-күме бу практика кереп бара.
"Без бит түрәләр. Менә бер эксперимент. Кемдә телефонында башкорт алфавиты бар? Менә шуннан башлыйк. Бу бит бик яхшы тел практикасы", дип тәкъдим итте Хәбиров.
Аның сүзләренчә, башкортлар турында массалы фильм төшерергә кирәк. Салават Юлаев турында яңа кино булырга тиеш. Бу бик кыйммәткә төшә, әмма кирәкле эш, диде Хәбиров.
Булат Кәримов Мостай Кәримнең "Безнең өйнең яме" әсәре буенча кино төшерүне финанслады. Көз көне премьерасы булачак, дип хәбәр ителде.
Пленар утырышның икенче өлеше башланды. Радий Хәбиров президиумда утыра.
Секцияләр утырышлары тәмамланды, секция резолюциясен нигез буларак кабул ителде. Пленар утырышның икенче өлеше башлана.
"Урыс халкы – урыслар гына түгел, бу – үз илен яраткан барлык халыклар"
Корылтайда шактый кызыклы кунаклар да бар. Чиләбе өлкәсеннән килгән делегат Рафаил Бакиров үзенең бабасы 1812 елда французларга каршы сугышкан киемгә киенгән. Бу аның парад киеме булган, ди Бакиров, бабам Парижга кадәр барып җиткән, дип мактана.
Бакиров үзе хәрби хезмәт ветераны. "Сезне хәзер Донбас, Сүриягә сугышырга чакырсалар, барыр идегезме?" дигән сорауга ул "җитәкче буларак та, киңәшче буларак та барыр идем, тик миңа инде 70 елдан артык", диде.
"Мин үз ватаным, үз халкым өчен барыр идем, без үз ил ватанпәрвәре. Башкортлар бәлки урысларга караганда да урысрактыр әле. Башкортлар да ил бөтенлеге өчен. Бердәмлек булмаса, 1812 елда сугышта җиңәр идек мени. Урыс халкы – урыслар гына түгел, бу – үз илен яраткан барлык халыклар. Без Русия өчен инде", дип сөйләде.