Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт корылтае

28-29 июнь Уфада Дөнья башкортларының V корылтае узды. Азатлык җыенның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп барды.

  • Корылтайда барлыгы 512 делегат катнашты, шул исәптән: Башкорстаннан — 288, Русия төбәкләреннән — 157, чит илләрдән — 49.
  • Җыенга берничә көн кала кайбер делегатларның исемлектән сызып ташлануы ачыкланды.
  • Милли хәрәкәт җитәкчеләрнең кайберләре җыенга чакырылмаган булып чыкты.
  • "Башкорт" оешмасы җитәкчесе Фаил Алчынов корылтайга килгәч тоткарланды.
  • "Башкорт" оешмасы активисты Илмир Мөхәммәтҗәнов чыгыш ясарга теләгәч бинадан чыгарылды.
  • Оешманың яңа җитәкчесе итеп Элвира Аиткулова сайланды
14:27 28.6.2019

Мәктәп тәмамлаганда башкортча БДИ булдыру тәкъдим ителде

Шул ук секциядә Башкортстанның Гафури районыннан килгән делегат Зиннур Калмырзин республикада 11-нче сыйныфны тәмамлаучылар башкорт теленнән Бердәм дәүләт имтиханы тапшырырга тиеш дип чыгыш ясады.

Зиннур Калмырзин
Зиннур Калмырзин

"Биш көнлек уку атнасына күчәбез. Шатланышып, кул күтәреп, йөгерешеп ризалаштык. Ә дәресләрне кыскарту? Нәтиҗәдә һичшиксез башкорт теле дәресләре киметелә. Шушы шартларда да без түзеп торыйкмы? Әгәр дә мәктәптә башкорт теле 9-нчы сыйныфка кадәр генә укытыла икән, моның белән без алга таба кая бара алабыз? 11-нче сыйныфны тәмамлаучы укучы башкорт теленнән Бердәм дәүләт имтиханы бирергә тиеш. Һәм шул имтихан балларын үзебезнең Башкортстан югары уку йортларына укырга керүчеләрнә өстәмә балл итеп бирсәк, ничек булыр иде? Әгәр шулай булса, киләсе, алтынчы корылтайда бүгенге кебек елап утырмас идек", диде ул.

Секция утырышында катнашучылар аның сүзләрен алкышлап хуплады.

14:21 28.6.2019

Секция утырышларында тәнкыйть сүзләре әйтелә. Ниһаять, коры чыгышлардан тыш үзенчә фикер алышу, бәхәс тә башланды.

Закуан Әхмәтов
Закуан Әхмәтов

Әлшәй районы делегаты Закуан Әхмәтов урыныннан басып, мәгариф өлкәсендә бүгенге көндә басымның зур булын әйтә. "Бүгенге көндә федераллар ныклы рәвештә кыса бара. Менә без корылтай үткәрәбез, ләкин без ярыйсы гына укыта алган башкорт теле дәреслеген дә ясый алмыйбыз бит! Дәреслекләрне федераль исемлеккә дә кертә алмыйбыз. Татарстан эшли бит, ә без матур гына сөйләшеп, ашап кайтабыз да, таралышабыз. Бүгенге көндә башкорт телен укыту авылларда башкорт теле укытучылары җилкәсендә генә", диде ул.

Шул урында аны секция алып баручы Гөлнур Колхарина бүлдереп, "тәнкыйть түгел, конкрет тәкъдим кирәк", диде. Залда утыручылар моңа ризасызлык белдерде.

"Кайчан без яхшы дәреслекләр күрербез? Алар бит һаман юк! дип ул реаль эшләргә күчәргә чакырды. Ул балалар бакчаларына балаларның барып, аннан урысча сөйләшеп кайту проблемын күтәрдә. "Балалар бакчаларында да җүнләп башкорт телен белгән тәрбиячеләр юк", дип сүзен дәвам итте Әхмәтов. Аның сүзләрен зал берничә тапкыр хуплап, алкышларга күмде.

13:36 28.6.2019

"Мәктәпләрдә башкорт теле генә түгел, башка фәннәр дә башкортча укытылырга тиеш"

"Башкорт теле" секциясендә милли кадрлар әзерләү мәсьәләләре күтәрелде. М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогик институт галимәсе, профессор Луиза Сәмситова төп проблема дип бюджет урыннарның кыскаруын атады. Моны хәл итү чарасы буларак, галимә педагогик белем бирү юнәлешендә ике профильле белгечлекләр булдыруны тәкъдим итте, бу күпмедер күләмдә университетта хуплау тапты, ди ул.

Луиза Сәмситова (уңда)
Луиза Сәмситова (уңда)

"Милли мәктәпләрдә башкорт теле дәресләре генә түгел, математика, алгебра, геометрия, физика, химия, биология, география, тарих кебек фәннәр дә башкорт телендә укытылырга тиеш. Моның өчен тиешле белгечләрне әзерләү мәсьәләсе мөһим", диде ул.

Соңгы 5 елда 5 аспирант башкорт теле һәм әдәбияты буенча кандидатлык диссертациясен яклады, ләкин Башкорт университетында тел советы ябылуы тискәре нәтиҗә бирә, аспирантлар башкорт теле буенча фәнни диссертацияләрен чит төбәкләрдә тапшырырга мәҗбүри була, дип сөйләде Сәмситова. Ул шулай ук методика буенча диссертация шурасы булмауны тәнкыйтьләп чыкты, Башкорт дәүләт педагогик институтында әлеге шура ачарга чакырды.

13:34 28.6.2019

Корылтайда катнашучы яшь башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтов бу җыенда яшьләргә игътибар күбрәк булырга тиеш дип белдерде һәм яшь башкорт активистларына үз сүзләрен әйтү мөмкинлеген бирмәү белән килешмәвен әйтте. Азатлык аның белән әңгәмә корып алды.

– Бүген башкорт яшьләрен нәрсә борчый, бүгенге корылтайда нинди мәсьәләләр күтәрелергә тиеш?

Айгиз Баймөхәммәтов
Айгиз Баймөхәммәтов

– Яшьләр бүгенге көн җилләрендә югалып калмаска тели. Совет чорында яшьләргә эш булган, тормышка җайлашырга җиңелрәк булган диләр. Дөресен әйтергә кирәк, бүген яшьләргә авырырак. Аларны дәртләндерү, аларга терәк булу мәсьәләләре күтәрелергә тиеш. Өлкәннәр тормышта инде үз урыннарын тапкан, алар хөрмәтле кешеләр. Безгә яшьләрне кайгыртырга кирәк. Милләтнең киләчәге өчен аларга аеручы игътибар булырга тиеш.

– “Башкорт” оешмасы җитәкчесе Фаил Алчынов корылтайга кертелмәде, башка сайланган башкортларны да оештыручылар корылтайда катнашучылар исемлегеннән сызып атты. Бу турыда ишеттегезме һәм моны ничегрәк бәялисез?

– Мин бу турыда берни дә ишетмәдем. Кызганыч, берни белмим, шуңа күрә берни дә әйтә алмыйм.

– Башкорт оешмасы рәисе урынбасары Илмир Мөхәммәтҗанов бу күренешкә ризасызлык белдереп кычкырды һәм оештыручылар аны микрофон янына чакырдылар. Әмма микрофон янына барганда аны куәт оешмалары корылтайдан көч белән алып чыгып китте…

– Бик матур күренеш булмады, әлбәттә. Егеткә сүзен әйтү мөмкинлеге бирмәделәр.

Айгиз Баймөхәммәтов белән башкорт яшьләре, урыс булмаган халыклар телләре һәм Русиядә алып барылган милли сәясәт турында тулырак әңгәмәне Азатлыкта бу ялларда укый аласыз.

13:14 28.6.2019

"Шовинизмны алга сөргән кешеләр белән юлыбыз уртак түгел"

Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров корылтайдан "Башкорт" активистларын көч белән чыгару хәленә фикерен белдерде. Башинформ язуынча, башкорт телен саклау һәм үстерү фонды мөдире Гөлназ Йосыпова Хәбировтан "таныш булмаган оешма вәкилләренең утырышка көч белән бәреп керергә омтылулары һәм башкортларны җәберлиләр дип әйтүләренә" фикерен белеште.

"Мин башкортларның юлын башкача күрәм. Без республикабызда зур, күпмилләтле гаилә буларак яшибез. Шовинизмны алга сөргән һәм расизм дәрәҗәсенә түбән төшкән кешеләр белән юлыбыз уртак түгел", дип җавап бирде Хәбиров.

Ул әлеге күренешләр һәм кешеләргә үз вәкаләтләре кысаларында "рәхимсез" булачагын әйтте.

МК-сеть үз чыганакларына сылтанып язуынча, әлеге хәлләрдән соң җыен тәмамлану белән Дөнья башкортлары корылтае башкарма комитетында да, Башкортстан башылгы идарәсендә дә кайбер кешеләрне вазифаларыннан алырга мөмкиннәр. Башкортстан башлыгының эчке сәясәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Азат Бадранов һәм милли сәясәт бүлеге мөдире Ришат Сабитов эшләреннән җибәрелер дип фаразлана.

13:03 28.6.2019

"Башкорт" оешмасы хәбәр итүенчә, Илмир Мөхәммәтҗановны мәхкәмәгә алып киттеләр. Башкорт корылтае рәисе урынбасары аңа шикаять итеп, полициягә гариза язган, дип хәбәр ителә.

12:45 28.6.2019

Хәзерге вакытта Корылтайның секцияләре бара. Делегатлар 6 секциягә бүленеп эшли: "Башкорт теле", "Мәгариф һәм кадрлар", "Тарих һәм милли үз-аң", "Демография һәм сәламәтлек", "Медиа", "Мәдәният һәм сәнгать", "Бизнес", "Төбәкләрдәге башкортлар".

Секцияләр эше Уфа вакыты белән 16:30га кадәр барыр, дип көтелә.

"Башкорт теле" секциясе эше
"Башкорт теле" секциясе эше

12:29 28.6.2019

Секцияләр башланыр алдыннан кунакларны төшке аш белән сыйладылар. Делегатның төшке ашы менә шундый. Ризыклар хәләл, диделәр безгә оештыручылар.

дәвам

XS
SM
MD
LG