Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт корылтае

28-29 июнь Уфада Дөнья башкортларының V корылтае узды. Азатлык җыенның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп барды.

  • Корылтайда барлыгы 512 делегат катнашты, шул исәптән: Башкорстаннан — 288, Русия төбәкләреннән — 157, чит илләрдән — 49.
  • Җыенга берничә көн кала кайбер делегатларның исемлектән сызып ташлануы ачыкланды.
  • Милли хәрәкәт җитәкчеләрнең кайберләре җыенга чакырылмаган булып чыкты.
  • "Башкорт" оешмасы җитәкчесе Фаил Алчынов корылтайга килгәч тоткарланды.
  • "Башкорт" оешмасы активисты Илмир Мөхәммәтҗәнов чыгыш ясарга теләгәч бинадан чыгарылды.
  • Оешманың яңа җитәкчесе итеп Элвира Аиткулова сайланды
09:30 28.6.2019

Башкорт укытучылары ассоциациясе җитәкчесе, Корылтайның мандат комиссиясе рәисе Фәнзил Саньяров чыгыш ясый. Ул делегатларны сайлау тәртибе, мандатларны аңлата. Башкортстанда һәр дүрт башкортка бер делегат, Русия төбәкләреннән 3 мең башкортка бер делегат сайланган, дип. Иң зур делегация Башкортстанның Баймак раоны һәм Баймак шәһәреннән - 12 делегат.

Һәр мандат үз көчендә, дип белдердә Саньяров. Делегатларны сайлау тәртибенә моң-зарлар булмады, дип белдерде ул.

09:32 28.6.2019

Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Азамат Колмөхәммәтов министрлык төрле илләрдә яшәүче ватандашлар белән мөнәсәбәтләрне һәм элемтәләрне ныгытуда ярдәм итәргә әзер дип белдерде.

09:35 28.6.2019

Залдан Мөхәммәтҗанов фамилияле делегат кычкыра башлаган. Ул "Башкорт" оешмасын кертмәүгә хисси рәвештә зарлана. Аңа микрофон янына килеп, чыгыш ясарга тәкъдим ителде. Залда тавыш, кычкыру.

09:36 28.6.2019

Мандат комиссиясе тавыш биреп расланды. Залдан кычкырган кешеләр никтер чыгып чыгыш ясый алмады. Аларга соңрак сүз бирелер диелде.

09:46 28.6.2019

Залдан корылтайга кайбер делегатларны кертмәү турында сайланган делегат, "Башкорт" оешмасы вәкиле Илмир Мөхәммәтҗанов кычкырды. Аны микрофонга чакыргач, ул балконнан залга чыгып китте, ләкин аны шунда ук билгесез кешеләр кулларыннан тотты, полиция янына алып китте. Полиция аңа "читкә китеп сөйләшик" дип тәкъдим итә. Илмир бәйсез делегатларны корылтайга кертелмәде дип әйтте. Сайланган делегатка чыгыш ясарга мөмкинлек бирмәде, утырыш берни булмаган төсле дәвам итә.

Залдан шулай ук Монакодан килгән делегат Гөлшат Үзәнбаева да кычкырды. Ул Мөхәммәтҗановага сүз бирүне таләп иткән иде. Аңа да микрофон бирмәделәр.

09:54 28.6.2019

Кемнедер көч белән залдан чыгарган арада, пленар утырыш дәвам итә.

Дөнья башкорт корылтаеның Башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллин башкорт телен популярлаштыру турында сөйләде, башкорт теленең өч диалекты бар, диде ул. Көнбатыш диалектта сөйләшүләргә күбрәк игътибар итәргә кирәк, барлык башкартлары берләштерү мөһим диде ул.

Әйтергә кирәк, Башкортстанның көнбатыш районнарында татарлар күп яши, башкорт галимнәре фикеренчә, алар татар телле башкортлар. 2020 елда узачак халык җанисәпкә сәлам!

09:58 28.6.2019

"Башкорт" оешмасы хәбәренә күрә, Фаил Алчынов һәм Илмир Мөхәммәтҗановны полиция бүлегенә алып киттеләр.

10:04 28.6.2019

Данир Гайнуллин үз чыгышында милли кадрларны эштән кыскарту бара, БДУда, Бөре педагогик институтта башкорт кафедрлары ябыла, мәктәпләр оптимальләштерелә, уку йортлары, мөгаллимнәр кыскыра дип белдерде. Ул һәр авылда башкорт бакчасы, мәктәбе булырга тиеш, дип белдерде.

Интернет, телевидение аркасында балаларның теле урысча ачыла. Урыслашу бара. Бары өч кенә милли басма федераль реестрга кергән, читтәге башкортлар туган телдә матбугат укудан мәхрүм, ди Гайнуллин.

Моннан тыш, ул башкорт рухи мирасының дигитал нигезгә күчерелмәү проблемын күтәрде. Әдәби әсәрләр, җырлар архивта югалып кала. Социаль челтәрләр башкортча эшләргә тиеш, Яндекс, Гугл тәрҗемшләре башкортча да эшләргә тиеш, әмма бу юнәлештә эш башкарылмый, чөнки финаслар каралмаган, дип сөйләде үз чыгышында Данир Гайнуллин.

дәвам

XS
SM
MD
LG