"Оренбурда башкорт телен саклау авыр", ди Оренбурдан килгән делегат Илшат Надирголов. Ул үзе иҗтимагый оешма башлап җибәрде, алар курайда уйнарга өйрәтү белән шөгыльләнә, өйрәнүчеләр арасында татарлар да, урыслар да, комыклар да бар, ди ул.
"Кайбер гаиләләрдә балалар белән башкортча сөйләшмиләр, шуңа яшь буын телне начар белә", ди Надирголов. Балалар телне белү өчен иң мөһиме: өйдә шул телдә генә сөйләшергә кирәк. Башкорт телен мәдәният аша популярлаштырып була, дип саный ул. Оренбурда башкорт яшьләре даими җыелып йөри.
Кайбер делегатларның корылтайга кертелмәвен Илшат ишетеп алды, ләкин сораулар Корылтайга бирелергә тиеш, ди ул. "Мөгаен, кайбер лаеклы кешеләр корылтайда катнашмыйдыр", дип әйтте ул Азатлыкка.
Корылтай делегатлары Торатауга барып җитте. Монда кунакларга күп кенә мәйданчыкта тәм-томнар сатып алу, сыйлану тәкъдим ителә. Итле ризыклардан күбесенчә дуңгыз ите тәкъдим ителә икән.
Корылтайда яңгыраган кызыклы фикерләр белән таныштыруны дәвам итәбез.
Галимә, Башкортстанның Тарих, тел һәм әдәбият институты фәнни җитәкчесе Фирдәвес Хисаметдинова "без туган телебезне саклау, үстерү өчен нәрсәләр эшли алабыз?" дигән сорауга җавап бирергә тырышты.
"Иң беренче чиратта, туган телне саклау өчен 2 сыйфат булуы кирәк: милли үз-аң һәм мин үзем булдырам дигән сыйфатлар. Әлеге сыйфатларны балаларның, һәм башкортның күңеленә салырга кирәк. Беркемдән дә курыкмыйча эш итәргә кирәк. Бу очрактан, үз язмышыңны үз кулыңа алып хәл итсәң, халыкның язмышы әйбәтрәк булыр дип уйлыйм", дип сөйләде ул "Башкорт теле" секциясе утырышында.
Корылтай эшчәнлегендә катнашкан галим, тарих фәннәре докторы Марат Колшәрипов "Башкорт" активистларына сүз бирмәүне авыр кабул итте, бу хәл дөрес түгел, диде ул.
"Аларны бөтен халык алдына алып китү – бик күңелсез күренеш, алай эшләргә кирәкми иде. Бу [көч-куәт оешмалары тарафыннан – ред.] ниндидер провокациягә охшаган. Мондый адымга барулары нык кызганыч. Алчынов – сайланган делегат, аның өчен халык тавыш бирде, ә инде монда кемдер төшереп калдырды. Аңа чыгыш ясарга мөмкинлек бирәсе иде, әйтергә теләгәнне әйтү мөмкинлеген бирәсе иде. Кызганыч, бездә шулай эшли алмыйлар шул", дип сөйләде ул Азатлыкка.
Корылтай эчтәлегенә килгәндә, галим пленар утырышта кайбер мөһим мәсьәләләр яңгыраганын. кызыклы куелган мәсьәләләр булганын әйтте. Иң мөһиме – алар сүздә генә калмыйча, тормышка ашсын иде, ди ул. " Өченче, дүртенче корылтайларда да күп матур сүзләр әйтелде, ләкин резолюциядә булган күп кенә әһәмиятле мәсьәләләр тормышка ашмый калды", диде Колшәрипов.
Данир Гайнуллин – "Башкорт" хәрәкәтенә: "Салкын канлы булырга кирәк"
Азатлык кичә генә вазифасыннан киткән Дөнья башкортлары корылтаеның җитәкчесе Данир Гайнуллин белән сөйләшеп алды, аннан Корылтайның төп мәсьәләләре буенча фикерләрен белеште:
- Вазифасыннан китүе сәбәпләре турында:
Минем Корылтай җитәкчесе вазифасыннан китүем – эшемнәнә канәгать булмаудан түгел. Бу вазифага килгәндә үк, җитәкчелек белән шундый килешү булган иде: мин Корылтайны зур утырышка кадәр җитәклим, шуннан соң калдырам. Мин Корылтай эшен җанландырдым дип саныйм, утырышны әзерләдем, үткәрдем, өстемә йөкләнелгән эшемне уңышлы башкардым дип саныйм.
Үземнең бу эштә алга таба эшләмәү сәбәбе шул: минем киң алып барган эшем бар. Тарихи объектларны саклау, аларны ЮНЕСКОга тәкъдим итү, халыкара фәнни эшләр әзерләү һ.б. Мин үзем өчен бу эшләрне әһәмиятле дип саныйм, шуңа шулай хәл иттем.
Үз эшемнән мин канәгать, Корылтайга күп яны кан керттем, күп яшьләрне җәлеп иттем. Башкорт халкы стратегиясен төзи башладык, бу эшкә дә күп яшьләрне тупладык.
- Кайбер сайланган делегатларның кертелмәве, корылтайдан чыгарылуы турында:
Бөтен кешегә квота җитмәде
Корылтай – кызыклы чара, шуңа монда күп кеше катнашырга тели, ләкин безнең тәртип бар, бөтен кешегә квота җитмәде. Шулкадәр күп кеше кунак булып килергә теләде, безнең низамнамә бар, без аннан чыгып эш итәбез.
"Башкорт" хәрәкәте гамәлләрен мин дөрес дип санамыйм
Мин үзем 1990 еллардан бирле милли хәрәкәттә катнашам. Алчынов, Мөхәммәтҗанов белән булган хәлләр гел булгалый. Кемдер залдан кычкыра, игъланнар ясый. Корылтайның үз регламенты бар, шуңа ярашлы рәвештә эш итәбез. Без утырыш башында килешкәнбез: барлык тәкъдимнәр язмача кабул ителә.
"Башкорт" хәрәкәте гамәлләрен мин дөрес дип санамыйм. Әзрәк кенә салкын канлы булырга кирәк, кызу булмаска кирәк. Бөтен әйберне киңәшләшеп, аралашып, уртак фикергә килеп хәл итеп була.
- Корылтайның яңа рәисе Эльвира Аиткулова турында:
Корылтай – демократик оешма
Ул – Башкортстан Дәүләт корылтаенның рәис урынбасары. Бу Башкорт корылтаеның статусын, тәэсир көчен күтәрү өчен ясала. Татарстанда да шулай бит (Татарстанда Милли шураны вице-премьер Васил Шәйхразиев җитәкли – ред.). Аиткулова килүе белән Корылтайда номенклатура артачак дип уйламыйм, Корылтай – демократик оешма. Соңгы елларда безгә дәүләт тарфыннан игътибар булмады, шуңа әлеге хәлне уңай күренеш дип саныйм. Дәүләт ягынннан хәзер күбрәк ярдәм булып дип өметләнәм, яхшы якка үзгәрешләр булыр дип уйлыйм.
- Татарстан белән Башкортстан мөнәсәбәте турында:
Резолюциядә башка төбәкләр белән килешүләрне яңарту тәкъдиме кертелде. Элек безнең күпше төбәкләр белән андый килешүләр бар иде, аларны торгызырга кирәк. Бу бик мөһим, мондый килешүләр күршеләребез белән аралашуны арттыра, дуслык мөнәсәбәтен яңарта.
Әлеге минутларда Башкорт корылтаеның Башкарма комитеты утырыша бара. Комитет Корылтай җитәкчелеген билгеләр дип көтелә.
Безгә билгеле булганча, Башкарма комитетында төбәкләрдән әгъзалар аз булуы канәгатьсезлек уятты, кайбер кешеләр "киләсе елда халык җанисәбен үткәрергә кирәк бит" дип зарланды. Моңа җавап биреп, Чиләбе, Пермь өлкәләре, Татарстан кебек стратегик төбәкләрдән вәкилләр Башкарма комитетына кертелде диелде.
Башкарма комитет утырышында яңа рәис көнбатыш башкортларга, аларның үз-үзләрен билгеләү мәсьәләсе буенча эшкә игътибар бирергә тиеш, дигән фикерләр яңгырады.
Корылтай кунаклары катнашкан Сабантуй уеннарыннан берничә матур фотосурәт тәкъдим итәбез:
Эльвира Аиткулова: "Без бөтен дөнья башкортларын берләштерергә тиеш"
Башкарма комитеты утырышыннан соң Корылтай президиумы рәисе Эльвира Аиткулова журналистлар сорауларына җавап бирде. Ул Корылтай резолюциясен югары бәяләде, аның эченә зур мөһим проблемнар кертелүен әйтте. "Иң мөһиме - эшләргә ресурслар булырга тиеш. Без Радий Хәбировка ышанабыз, нинди ярдәм кирәк, шундый ярдәм күрсәтер дип уйлыйм", диде ул. Төп максат булып ул бөтен дөнья башкортларын берләштерүне атады, бергә эшләргә кирәк диде.
Татарстанга килгәндә, Башкортстан аның белән бик тыгыз эшләп килә, Татарстан депутатлары белән дә бергә эшли, диде ул. Туган телләрне укыту мәсьәләсендә хәзерге вакытта Башкортстанның мәгариф турында канунга үзгәрешләр әзерләнә. Федераль канун туган телләрне ата-ана теләге белән укытуны таләп итә, шуңа бәйле үзгәрешләр керәчәк. Шул ук вакытта ата-аналарның туган телләрне өйрәнүгә кызыксындыру, җәлеп итү мәсьәләсен дә уйларга кирәк, моны да канунда күрсәтергә кирәк, диде Аиткулова.
Бүгенге көндә Башкортстанның тел үсеше өчен күп башкарыла, иҗтимагый оешмаларга күп грантлар булдырылган. Дәүләт үз җилкәсеннән йөкне төшерми, киресенчә, дәүләт җәмгыять белән бу мәсьәләдә бергә эшләргә тиеш. Бу кануннарда да чагылыш таба, дип саный ул.
Азатлык президиум рәисеннән Корылтайга сайланган делегатларны кертмәү, аерым алганда "Башкорт" оешмасы вәкилләрен көч белән чыгару турында да сорашты. Аиткулова бу мәсьәләдә "әле берни әйтә алмавын" белдерде. "Бу егетләрне белмим, минем өчен бу эш яңа, шуңа бу мәсьәләдә әлегә фикер әйтә алмыйм", диде ул.
Киләсе ел узачак җанисәп буенча да Аиткулова әлегә фикер алышырга кирәк, бу юнәлештә ничек эшләргә кирәген уйларга кирәк диде. Бу мәсьәләләр Башкарма комитетның икенче утырышында хәл ителәчәк дип көтелә.