Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар теле дәресен ихтыяри статуска күчерүнең дискриминация булуын аңлаттым"


Павел Шмаков
Павел Шмаков

Мәхкәмәләрдә татар телен укытуны яклап килгән Павел Шмаков 24 июль кичендә Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре һәм аның милли азчылыклар эшләре комиссары Ламберто Заньер белән очрашты. Азатлык Шмаковтан ни турыда сөйләшүләрен сорашты.

Казанның "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков сүзләренчә, Европа оешмасы делегациясен беренче чиратта Татарстанда телләр укытуда дискриминация мәсьәләсе кызыксындырган. Алар татар теленең ихтыяри укытылуына, мәктәпне тәмамлаганда имтиханны туган телдә тапшыра алмавына бик гаҗәпләнүләрен белдергән.

Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре ярты елдан соң сөйләшүне дәвам итәр өчен Шмаковны Һааг шәһәренә чакырган. Азатлык мәктәп мөдире белән сөйләшүнең ничек узганын белеште.

–​ Павел әфәнде, Европа делегациясен, комиссар Ламберто Заньерны нәрсәләр кызыксындырды?

– Алар бездәге милли мәгариф торышы, миңа бәйле булган вакыйгалар-хәлләр белән кызыксынды. Аерым алганда, минем фикеремчә дискриминациянең нәрсәдә чагылганын сораштылар. Алар өчен Бердәм дәүләт имтиханын урыс телендә генә тапшыру факты мөһим мәсьәлә булды. Европа оешмасына шул мөһим: халыкның нинди төркемнәре, нинди параметрлар нигезендә дискриминацияләнә.

Катнаш гаиләләрдән булган балалар дискриминацияләнә, алар татар телен дәүләт теле буларак өйрәнә алмый

Мин, бер яктан, татар телен сайлап, аны атнага ике сәгать кенә өйрәнә алган татар балаларына карата дискриминация алып барылганын әйттем. Икенче яктан, катнаш гаиләләрдән булган балалар да дискриминацияләнә, чөнки аларның туган теле урыс теле булса, алар татар телен дәүләт теле буларак өйрәнә алмый дип аңлаттым.

Шунысы мөһим: әлеге вазгыятьтә урыслар да дискриминациягә дучар була, чөнки алар туган тел дәресләрендә өстәмә урыс теле дәресләрен укый, ә бу аларга өстәмә авырлык, аларга ул кирәкми.

– 2017 елдагы прокурор тикшерүләре, татар телен ихтыяри итү турында сөйләдегезме?

– Әйе, без сөйләшүне әлеге хәлләрдән башладык та. Мин прокурорларның ата-ана рөхсәтен алмыйча кечкенә балаларны сораштыруларын, "балалар, сезгә татар теле ник кирәк?" дип сорауларын сөйләдем. 2017 елның 15 октябрендә мәктәп мөдирләре очрашуында, ике прокурор карап торган хәлдә Татарстан мәгариф идарәсе җитәкчесенең ике ай эчендә татар теле укытучыларын эшләреннән җибәрергә кирәклеген аңлатуы турында сөйләдем.

Татар "дәүләт" теле дәресенең факультатив дәрес статусына күчүен дискриминация булуын аңлаттым

Без шулай ук минем Европа мәхкәмәсенә шикаятем турында да сөйләштек. Татар "дәүләт" теле дәресенең факультатив дәрес статусына күчүе дискриминация булуын аңлаттым. Моның балаларны милләткә карап бүленешкә китерәчәген әйттем. Дәүләт теле булган урыс теленең өстенлек хәлендә булуын аңлаттым. Мәктәптә "туган тел" һәм "дәүләт теле" фәннәрен тиң күрергә ярамаганын әйттем.

– Бу бер яклы сөйләшү булдымы, ягъни сезне күбрәк сораштырдылармы, әллә инде алар да сөйләшүдә актив катнаштымы?

– Юк, бу нәкъ ике яклы сөйләшү иде. Алар да үз ягыннан үз структуралары турында сөйләде, безнең Европада кайда һәм ничек чыгыш ясый алуыбызны аңлатты.

Алар безгә килсәләр, Русия хакимиятеннән рөхсәт алырга кирәк бит

Мин ярты елдан соң Европага, алар янына барырмын дип килештек. Алар безгә килсәләр, Русия хакимиятеннән рөхсәт алырга кирәк бит, шуны әйттеләр. Без исә анда ирекле генә барып, бездәге вазгыятьне аңлата, күрсәтә алабыз.

– Европа вәкилләре Татарстанда телләр укыту мәсьәләсенә берәр нинди бәя бирделәрме соң?

Аларга Русия мәгариф министрлыгы, Татарстан җитәкчелеге белән аралашканда бөтенләй башка төрле мәгълүмат бирелгән

– Юк, алар бәя бирмәде, үз фикерләрен әйтмәде. Аларның реакциясе күбрәк гаҗәпләнүдә чагылды. Күп кенә әйберләрне белмиләр. Аларга Русия мәгариф министрлыгы, Татарстан җитәкчелеге белән аралашканда, бөтенләй башка төрле мәгълүмат бирелгән.

Татар телен ихтыяри укытуга гаҗәпләнделәр, мәктәптән соң имтиханнарны туган телдә тапшыра алмауларына нык гаҗәпләнделәр. Татарстанда төрле төркемнәрнең нинди хәлдә булуы һәм аларның мәгариф халәтенә мөнәсәбәтләре турында күп сораштылар, ул төркемнәрнең канәгать булу-булмавын белештеләр.

– Сезгә кадәр Ламберто Заньер Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты. Аның белән сөйләшүдә Татарстандагы милли мәгариф торышы башкача аңлатылды, проблемнарга артык тукталып тормадылар. Сезнеңчә, Европа коммисары кемгә күбрәк ышаначак?

– Беләсезме, монда мәсьәлә ышануда түгел. Алар мәгълүмат туплый. Аларга төрле фикерләр, позицияләр кызыклы, алар шул фикерләрне җыя да. Һәм соңрак бу вазгыять турында хисап тотылачак. Аларның максаты – ниндидер чаралар күрү түгел, ихтимал булган "шартлау"ны булдырмау. Алар хисаплар әзерләячәкләр, вазгыять турында сөйлиләр, киңәшләр бирәләр – Европа бик йомшак ысуллар куллана.

– Димәк, аларның Казанга килүләре – монда ниндидер куркыныч вазгыять, милләтара низаг туарга мөмкин дигән борчылу белән бәйлеме?

– Әйе, аларны борчыган әйбер шул: зур низаг, "шартлау", көч куллану булмасын, максатлары – шуны булдырмау.

– Заньер сезнең белән ник очрашты дип уйлыйсыз? Бу Европа мәхкәмәсенә шикаять тапшыруыгызга бәйле түгелме?

– Юк, алар төрле кешеләр белән аралашкан, күрәсең, минем турында аларга күп әйткәннәр, аңлатканнар, шуңа очрашырга теләгәннәр дә. Әлбәттә, мин аларга Европа мәхкәмәсе турында да сөйләдем, мин аларга шикаятемне күрсәттем, Кеше хокуклары конвенциясенең нинди маддәләре бозылуын аңлаттым.

Минем кулымда татар телен Татарстанда гына түгел, Башкортстанда да, башка төбәкләрдә дә укыту хәле турында материаллар булды

Ләкин аларның килүләре минем мәхкәмә эшләренә түгел, ә милли азчылык халәтенә бәйле булды, Татарстанда татарларга, чуашларга, башка халыкларга мөнәсәбәтне белештеләр, башка төбәкләр белән дә кызыксындылар. Минем кулымда татар телен Татарстанда гына түгел, Башкортстанда да, башка төбәкләрдә дә укыту хәле турында материаллар булды.

– Европада безнең мәгариф өлкәсендәге хәлне күптән күзәтәләрме?

– Моның турында минем мәгълүматым юк шул. Үзем әйе, күптән күзәтәләр дип уйлыйм, ләкин без моның турында сөйләшмәдек.

– Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә юллаган шикаятегез хәзер нинди хәлдә?

Мин әле безнең мәктәптә татар теле укытылган өчен миңа салынган штрафны шикаять итмәдем

– Әйе, ун көнләп элек без шикаятьне тиз почта белән җибәрдек. Мин аңлаганча, бу процесс бик озакка сузылачак, хәзер без шикаятьнең кабул ителеп теркәлүен көтәбез. Минем Европа мәхкәмәсеннән тыш башка мәхкәмә эшләре дә бар, параллель рәвештә алар белән дә шөгыльләнәчәкмен. Әйтик, мин әле безнең мәктәптә татар теле укытылган өчен миңа салынган штрафны шикаять итмәдем, аның белән дә шөгыльләнергә җыенам. Бу эшләр озак вакыт алачак әле.

XS
SM
MD
LG