Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Зеленский "Әй, гүзәл Кырым" сүзләрен татарча әйтте"


Очрашудан күренеш
Очрашудан күренеш

Украина президенты Владимир Зеленский Төркия сәфәрендә кырымтатарлар белән очрашуда "Әй, гүзәл Кырым" җыры сүзләрен китергән. Сөрген елларын да искә алган.

7 август Төркиянең Анкара шәһәрендә кырымтатарларның мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасының яңа бинасы ачылышында катнашкан Украина президенты Владмир Зеленский "Әй, гүзәл Кырым" дип аталган кырымтатарларның танылган җырның сүзләрен китереп, күп кенә кырымтатарларның күңелен яулаган. Бу хакта әлеге очрашуда Казан татарлары исеменнән катнашкан җәмәгать эшлеклесе Роза Корбан әйтте.

Аның сүзләренчә, Украинаның күптән түгел сайланган президенты Зеленский Төркиягә рәсми сәфәре кысаларында кырымтатар оешмасы бинасының рәсми ачылышында да катнашырга теләк белдергән.

Яңа бина
Яңа бина

"Бу кырымтатарлар түгел, ә Зеленский теләге булган. Шуңа безгә чакыруны да берничә көн алдан гына җибәрделәр. Барысы да бик тиз хәл ителде. Шушы адымы белән Украина президенты кырымтатарларга карашын белдерде", дип саный Корбан.

Зеленский беренче булып кырымтатарларның мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасының сигез катлы яңа бинасын карап чыккан. Шуннан чара башында гадәттәгечә дога кылынган. Аннары чыгышлар башланган. Беренче булып Кырым мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасының җитәкчесе Мукремин Шахин чыгыш ясаган. Ул бу оешманың 1955 елда ук оешканын әйткән. 1992 елда җәмәгать оешмасы статусын алган. Элек оешма җитәкчесе булып торган Әхмәт Ихсан Кырымлының мондый зур аерым бина алу хыялы булуын һәм хәзер моның тормышка ашуын әйткән.

Икенче булып Украина президенты Владимир Зеленский чыгыш ясаган. Ул чыгышында сөргенне искә алган, аны фаҗига дип атаган.

"1944 елның 18 мае кырымтатарлар язмышы өчен кайгы таңы дип атап була. Инде бер халыкка төшәргә мөмкин бөтен борчулар артта калган кебек иде, әмма 2014 елда кайгы кабат кайтты. Русия хурлыклы репрессияләр ярдәмендә Кырым җиренә кабат кайгы һәм борчу алып килде. Күп кенә кырымтатарлар кабат үз өйләреннән китәргә мәҗбүр булды. Калганнар сак астына алыну, тентүләр һәм даими эзәрлекләүләрдән интегә. 18 майда митинглар уздыруны тыюдан башлап сезне күрмәмешкә салынуга кадәр, ягъни җирле хакимиятнең җәмәгатьчелек алдында һәм медиада "кырым" дигән сүзне махсус төшереп калдырып "татарлар" дип кенә әйтүләр. Сезнең өчен туганнарыгыз һәм туган җирегезне күрү ни дәрәҗәдә мөһим икәнне аңлыйбыз. Якын арада кануни рәвештә Кырымга баруга рөхсәт алуны җиңеләйтә торган документ расланачак", диде Зеленский.

"Кырымтатар өйләренә таң белән килеп 15 минутта җыенып чыгып китәргә кушканнар, ә кырымтатарларның күбесе урысча аңламаган. Бер хатын, минем бүлмәдә балам бар дип кырымтатарча әйткән, хәрбиләр аны аңламаганнар һәм шул сәбәпле хатын баласын калдырып үзе генә чыгып китәргә мәҗбүр булган. Мондый очраклар күп" дип сөйләде Зеленский. Кырымтатар ирләре Икенче дөнья сугышы тәмамлангач медальләр асып кайтканнар, әмма өйләрендә каршы алырлык кеше таба алмаганнар. Бөтенесе сөргенгә җибәрелгән. Сөрген турында "Әй, гүзәл Кырым" җыры язылган дип кырымтатарча әйткәч, бөтенесе кул чапты.

Ул киләчәктә Кырымның Украинага кушылачагына ышануын белдерде. "Әй гүзәл Кырым" җыры да бер истәлек булып калыр диде. Һәм чыгышын "Яшәсен Украина, яшәсен Кырым" дип бетерде", ди Роза Корбан.

Төркия сәфәрендә Зеленскийны озатып йөргән кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилев чыгышын төрек телендә ясаган. Ул Украина Конституциясенә Кырым автономиясе турында үзгәрешләрне кертү мәсьәләсен күтәргән. Зеленский фиркасе Югары Радада күпчелекне тәшкил итү сәбәпле, теләсә, Конституциягә үзгәрешләр кертә алачагын әйткән.

Кырымтатар балалары
Кырымтатар балалары

"Мостафа Җәмилев Кырым урыс басымыннан котылмаса, анда кырымтатарлар киләчәге юк дип әйтте", ди Роза Корбан.

Шул ук вакытта Корбан әйтүенчә, Төркиядә яшәүче кырымтатарлар арасында Кырымның кайсы илнеке булуында уртак фикер юк.

"Украинаныкы булса ни дә, Русиянеке булса ни дип уйлаучылар да бар. Шул сәбәпле бәхәсләр чыга", ди ул.

Роза Корбан әйтүенчә, Казан татарларыннан аермалы буларак, Төркиядә яшәүче кырымтатарлар үз милләте үсеше өчен күп эшләр башкара. Аерым алганда, аларның газет-журналлары даими ​чыгып тора. Яңа ачылган бинада да төрле чаралар каралган.

Очрашуда шулай Кырымтатар милли мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров, Украинаның Анкардагы илчесе, Латвиянең Анкарадагы илчесе,Төркия хөкүмәтенә бәйле чит илдәге төрекләр һәм кардәш халыклар министрлыгыннан Аблуллаһ Әрән һәм башкалар катнашкан.

XS
SM
MD
LG