Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан фәрманы белән Тихвин чиркәве җитәкчесе итеп дин фәннәре докторы, Казан дини семинариясе ректорының беренче урынбасары вазифаларын башкаручы һәм гыйльми секретаре протоиерей Алексей Колчерин билгеләнде. Бу хакта чиркәүнең Вконтактедагы рәсми төркемендә белдерелә.
25 августта Тихвин чиркәвендә мәхәллә кешеләре җыелышы узган, анда яңа рухани мәхәллә алдында торган бурычлар турында сөйләгән.
Алексей атакай чиркәүдәге эшен укытучы һәм фәнни эшчәнлек белән бергә алып барачак.
Алексей Колчерин чиркәүдә келәүләр керәшен-чиркәү телендә дәвам иттереләчәк дип ышандырды. Шул ук вакытта Феофан чиркәүдә славян теленең дә яңгыравын тели ди Тихвин чиркәвенең яңа башлыгы. Үзе керәшен телендә келәүләр әйтергә өйрәнәм ди.
"Әтием керәшәннердән, без Павел әти белән туганнар да. Ләкин безне рус мохитендә тәрбияләдедәр. Семинария студенты чагында керәшен теле белән кызыксына башладым, керәшен телендә гыйбәдәтләргә йөри идем. Павел әти дә шулай башлаган. Сез минем хаталарны төзәтерсез дип ышанам", дип сөйли Алексей Колчерин.
Аның сүзләренчә, келәүләрне керәшен телендә алып бару өчен аерым рухани билгеләнәчәк. Алексей атакай күбрәк чиркәүнең хуҗалык эшләре белән шөгыльләнәчәк.
8 августта озакка сузылган авырудан соң Татарстан митрополиясенең керәшен приходлары атакае протоиерей Павел Павлов 61 яшендә вафат булды. Павел Павлов үзен керәшен татары дип түгел, керәшен дип атый иде. Ул Инҗил һәм литургия текстларын керәшен теленә тәрҗемә итте, Татарстанда керәшен җәмгыяте төзү башында торды.