Татарстанның Мөслим районында Метрәй дигән авыл бар. Белмәгәннәр, исеменә карап, бу авылда керәшеннәр яши дип уйлый, ләкин беренче ишетүгә мәзәгрәк тоелган авылда 625 кешенең 623се — татар. Һәр йортта тәрәзә йөзлекләре, почта тартмалары, урам исемнәре, койма капкаларына төшкән татар орнаментлы бизәкләр дә Метрәйне татар авылы итеп күрсәтә. Хәбәрчебез шушы авылга барып кайтты.
Рүзәл Минһаҗев Татарстанда һәм чит төбәкләрдә татар авыллары аерылып, ерактан ук татар булганнары күренеп торырга тиеш дигән фикер белән яши. Менә инде алты ел дәвамында профнастил материалыннан татар орнаменты белән бизәлгән әйберләр, җиһазлар, элмә такталар ясау белән шөгыльләнә. Метрәйдән күреп күрше авыллардан да заказ бирүчеләр саны күбәеп киткәч, Рүзәл авылдагы яшьләрне эш белән тәэмин итеп, шәхси эшен киңәйтеп җибәрергә була. Хәзер авылдагы хосусый йортлар гына түгел, ял итү паркы, сабантуй, ярминкә мәйданчыгы да милли төсмерләргә күмелеп, авыл халкын, кунакларны шатландыра.
— Эшемне почта тартмаларын ясаудан башлап җибәргән идем. Бер көн эчендә бер тартма ясый идем. Сатып алучылардан беренче булып күршеләрем, туганнарым булды, аннан соң якын тирә авыллардан да кызыксынып килә башладылар. Күбесенчә милли рәсемнәрдән торган бизәкләрне ясарга тырышабыз, бу үзебезнең татар милләтенең йөзен күрсәтү теләге белән бәйле.
Югары белемне Рүзәл Чаллының политехника институтында ала, ләкин шәһәрдә эш таба алмыйча, туган авылы Метрәйгә кайта. Авылына кайтып бары тик үзенә генә хас булган эш ачып җибәрү турында уйлана башлый. Бүгенге көндә дә Минһаҗев яраткан эшен төрле яктан киңәйтергә тырыша, аның остаханәсендә эшләнгән әйберләрне Татарстанда гына түгел, Русия буйлап сибелгән бик күп татар авылларында күреп була.
— Бер урында гына тормыйбыз, гел яңалыклар эзлибез. Тәрәзә йөзлекләре, почта тартмалары белән генә чикләнмибез. Койма, капкаларны матурлар өчен ак кошлар, әтәчләр, гөл-чәчкәләр дә ясыйбыз. Татарстаннан тыш Башкортстан, Оренбур якларына еш йөрибез, анда халык белән аралашып, аларның теләкләрен белеп кайтабыз. Әйтик, парлы күгәрченнәр, әтәчләр кебек кошларны ясарга заказ бирүчеләр күп.
Татар авылы ерактан күренеп торсын иде
Үз тауарларын таныту максаты белән еш кына чит төбәкләрдә оештырылган ярминкәләргә дә чыгып йөрергә туры килә ди Рүзәл.
— Безнең татарлык каныбызда булырга тиеш. Үзебездән соң ниниди дә булса эз калдырырга, киләчәк буынга дөрес тәрбия бирергә тиешбез. Татарлар яшәгән төрле районнарга, төбәкләргә еш йөрергә туры килә, анда яшәүче татарлар безне гел киң колач җәеп каршы ала, эшләребез белән кызыксына. Менә шул татар халкының киң күңелле булуы хакында күбрәк белүләрен, татарлык җирнең һәрбер почмагында булуын телим, шуңа күрә дә үзебезнең милли бизәкләргә өстенлек бирелә. Без эшләгән әйберләр аша авылларның татар икәнлеге ерактан ук күренеп торсын иде дигән өмет, хыял белән эшебезне башкарабыз.
Рүзәл Минһаҗев чит җирләрдә йөреп, татар халкы белән аралашып яшәүне бик мөһим дип саный, андый сәфәрләр кайвакыт хәтта тирән мәгънәле уйларга да этәрә икән. Шулай бер вакыт Башкортстанның Туймазы районында булганда зират каршында урнаштырылган "Онытмагыз безне, туганнар" дип язылган элмә тактаны күреп, өч сүздән торган җөмләгә никадәр тирән мәгънә салынган дип уйга баткан егет, үз авылының зиратына да шундый язу эшләргә булган.
— Бу язуны күргәч, әлеге сүзләр йөрәк түренә кереп утырды. Үзем шигырьләр дә язам, иҗат кешесе булгач, бу сүзләр мине уйга салды. Дөрестән дә, әлеге сүзләр, бәгере таш булып каткан кешенең дә йөрәк кылларын тибрәтә ала дип уйлыйм. Һәм туган нигезләрен ташлап китеп, читтә адашып үзен таба алмый йөргән кешеләрнең йөрәкләренә бәреп кереп, әти-әнисенең, туганнарының каберләрен зиярат кылып килүләрен, иртәме-соңмы безнең шушы туган нигезебезгә кайтачагыбызны аңлап яшәүләрен телим.
Бүгенге көндә Рүзәлнең эше стабиль һәм уңышлы гына бара, үз остаханәсен ачып, дус-ишләре белән бергә эш итә. Ләкин беренче елларда шактый авырлыклар күрергә дә туры килде дип сөйли ул.
Бернинди каршылыкларга карамыйча, куелган максатыңа ирешергә тырышырга кирәк
— Ул вакытта миңа 22 яшь иде һәм иң беренче авырлыклар үз-үзеңә ышану белән бәйле иде. "Энем, эшең бармаячак" дигән сүзләр ишетергә дә туры килде, заказларым булмас дигән курку хисе дә бар иде, мондый очракта бернинди каршылыкларга карамыйча, куелган максатыңа ирешергә тырышырга кирәк. Эшеңне тырышып эшләсәң, Ходай сиңа ярдәм итә. Без биш егет эшлибез, Аллага шөкер, иртә-кичен, җәен дә, кышын да дигәндәй, эшебез өелеп тора.
Беренче урынга сыйфат дигән нәрсәне куйсаң, халык та эшеңне яратыр ди Рүзәл. Аның тырышлыгы белән Метрәй авылының ял итү паркы да милли төсмер алды. Минһаҗев сүзләренчә, мондый эштә күп нәрсә авыл хуҗалыгы җитәкчесеннән дә тора. Әгәр безнең авыл хуҗалыгы җитәкчесе минем тәкъдимнәремне хупламаса, бу эштә миңа ярдәм итмәсә, күп нәрсә барып чыкмас иде, ди ул.
— Милләтебез өчен бу бик авыр хәл инде, — ди Рүзәл, тел тирәсендәге вазгыятькә күчеп. — Хәтта дуслар янына кунакка барганда да, балаларының урысча аралашканы күренә, югыйсә әти-әнисе татар булса да. Бу хәл минем йөрәгемә нык кадала, борчуга сала. Ходай безгә моны сынау итеп биргәндер, ата-бабаларыбыздан килгән телебезне, динебезне үз аңыбызга килеп, берләшеп саклар өчен дип уйлыйм үземчә. Балаларыбызга татар телен, гореф-гадәтләрне, динебезне өйрәтеп калдыру — безнең бурыч. Районыбызда бу юнәлештә актив эшли башладылар, урам исемнәре зур итеп татарча язып куелды, кибет атамалары татарчага үзгәртелде-менә шул эшләрне туктатмый дәвам итәргә кирәк.
Үзебездән үзебез көләбез булып чыга
Татар телен тагын ничек популярлаштырып була дигән сорауга, Рүзәл үз телебездә сөйләшергә оялмаска кирәк ди.
— Дусларым белән аралашканда да без бит татарлар, нишләп әле татар телендә сөйләшмибез дип аңлатырга тырышам һәм моның нәтиҗәле икәнлеге күренә, дусларым татарчага күчә. Аннан соң, зур шәһәрләрдә татарча булган язуларның бик күбе хаталар белән языла, бу — контроль булмау сәбәпле, югарыдан башлап контроль булырга тиеш. Башкортстан ягыннан безнең республикага килеп керәсең, Кол Шәриф мәчете, Сөембикә сурәтләнгән һәйкәл сыман такта бар. Анда "Республика Татарстан" һәм "Republic of Tatarstan" дип язылган, ә "Татарстан республикасы" дигән сүз юк. Үзебездән үзебез көләбез булып чыга бит инде. Башкортстан телне саклау мәсьәләсендә активрак эш алып бара, безгә алардан үрнәк алырга кирәк.
Аларның гап-гади авыл башында да "Исәнме, авылым", яисә "Кайда бердәмлек — шунда җиңү" дигән көчле шигарләр бар. Бу сүзләрнең дөреслеген гамәл белән дә исбатлый алам, мәсәлән безнең районда спорт ярышлары буенча Спартакиада уза, ике ел рәттән безнең авыл җирлеге беренче урын яулый, чөнки без дөрестән дә бердәмләшеп эш итәбез.
Дәрәҗәбезне башка милләт вәкилләре төшерми, үзебез төшерәбез
Зур шәһәрләрдә дә барлык язуларның татарча булуын таләп итәргә кирәк. Әйтик, кибет ачасың икән — язуы татарча булсын, чөнки без бит Татарстанда яшибез. Дәрәҗәбезне башка милләт вәкилләре төшерми, үзебез төшерәбез. Безгә концертлар белән килгәндә, игъланны урысча язып куялар, бу бит, дөрестән дә, үзебез үзебездән көлеп, дәрәҗәбезне төшерүне күрсәтә. Татарча язу булырга тиеш дип таләп куярга кирәк.
— Авыллар бетә бара, бу бик аяныч хәл. Элек ике бүлмәле йортта 15 кешедән торган гаилә яши алган, ә бүгенге көндә 15 бүлмәле йортларда ике кеше сыя алмый яшибез. Элек әти-әниләребез авыр тормышларга зарланмыйча, патриот хисе белән туган җирләрен яратып, саклап яшәгән булса, бүген без яхшы тормыш эзләп авылларны калдырып китәбез. Минемчә, бу — кешенең күңеле тараюы белән, бердәм булмыйча бер-беребез белән аралашмый яшәвебез белән бәйле. Тормыш болай гына бармас, авылларны торгызу өстендә эшләргә теләгән сәясәтчеләр дә барлыкка килер, ләкин әлегә мондый күренеш сизелми диярлек. Туган авылларыбызны яратып, саклап калырга омтылырга кирәк, диде Азатлыкка кул эшләре остасы Рүзәл Минһаҗев.