Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Айдар Гобәйдуллин мәхкәмәсе башланды, утырыш 18 сентябрь дәвам итә


Айдар Гобәйдуллинның энесе Илдар
Айдар Гобәйдуллинның энесе Илдар

17 сентябрь Мәскәүнең Мещан районы мәхкәмәсендә Айдар Гобәйдуллинның эше карала башлады, утырышның дәвамы иртәгә булачак.

Мәхкәмә утырышы көндезге 12гә билгеләнгән иде. Алдан ук Telegram каналлар аша Айдарга теләктәшлек белдерергә килегез дигән игълан таралды, әмма килүчеләрнең күбесе мәхкәмә бинасына керә алмады.

Мәхкәмә приставларына утырышка 40тан артык кеше кертмәскә дигән күрсәтмә булган. Бу 40 кеше исемлегәнә керә алмаучылар канцеляриягә үтеп шикаять язарга теләсә дә, бинага керә алмады.

Сакчылар "Айдарның мәхкәмәсенә килүчеләрне кертмәскә! Бу – җитәкчеләр фәрманы. Канцеляриягә дә кертмибез, утырыш беткәч, керерсез" дип ишекләрне япты. Мәхкәмә утырышына килергә теләгән кешеләргә каршылык тудыру, кертмәү беренче очрак түгел. Дүшәмбе шул ук "Мәскәү эше" нигезендә Павел Устиновка хөкем чыгарганда аның туганнарын, килүче кешеләрне санап кына керттеләр.

Айдар Гобәйдуллинның мәхкәмә утырышына сәясәтче, Мәскәү шәһәр думасына намзәт булып теркәлмәгән, аннары урам җыеннарын уздыруда гаепләнеп тикшерү изоляторында утырып чыккан Юлия Галямина да килде. Ул бинага керде, әмма шунда ук тоткарланды.

Юлия Галямина
Юлия Галямина

Мәхкәмә утырышында Айдар үзе дә катнашты, моңа кадәр аның белән элемтә видео аша гына иде. Утырышта шулай ук Гобәйдуллинның гамәлләреннән зыян күрүче саналган Мәскәүнең Төньяк админстратив бүлгесенең полиция хезмәткәре Артем Килов та бар иде. Тикшерүчеләр Айдар нәкъ менә аңа сулы шешә ыргыткан, Килов иелеп калып кына зыян күрми калган дип белдерә. Айдарның адвокаты Максим Пашков исә шешә буш булган, 2 граммлы шешә берничек тә зыян китерә алмый һәм ул шешә дәлил буларак беркая да теркәлмәгән дип белдерә.

Мәхкәмә утырышы якынча бер сәгать дәвам итте, утырышта Айдар Гобәйдуллинның эш урыны, уку йортыннан характеристикалары тәкъдим ителде. Моңа кадәр хокук бозмавы турында әйтелде. Хөкемдар мәхкәмә утырышында тәнәфес игълан итте, утырыш 18 сентябрь дәвам итәчәк.

Айдар Гобәйдуллинга теләктәшлек белдерүче
Айдар Гобәйдуллинга теләктәшлек белдерүче

Айдар утырган машина мәхкәмә бинасыннан кузгалганда кешеләр "Айдар гаепсез!", "Айдар иректә булырга тиеш" дигән шигарләр кычкырды, машинаны алкышлап озатты.

Утырыштан соң мәхкәмәгә кертелмәүчеләр Мәскәүнең Мещан мәхкәмәсе хөкемдары исеменә халыкның утырышка кертелмәве турында шикаять язды.

* * *

"Сбербанк-технологии" IT ширкәтендә эшләүче 26 яшьлек программист Айдар Гобәйдуллин тумышы белән Уфадан. Укыган вакытында төрле олимпиадаларда җиңеп килгән. Ул "Мәскәү эше" нигезендә тоткарланды. "Мемориал" хокук яклау үзәге Гобәйдуллинны сәяси тоткын дип таныды.

Шушы көннәрдә 27 июль протест чарасыннан соң ачылган охшаш җинаять эшләре нигезендә дүрт кешегә төрмә җәзалары бирелде.

XS
SM
MD
LG