Cоңгы вакытта НАТОның киләчәге турында имеш-мимешләр арта. Моңа НАТО партнерлары арасында килешмәүчәнлекләр дә сәбәп булды. Төркиянең Сүриягә хәрби интервенциясе, Төньяк Кыпрыс суларында нефть эзли башлавы, Русиядән С-400 ракетларын сатып алуы – болар Әнкараның АКШ һәм башка НАТО партнерлары белән араларын боза башлады. Шушылар хакында Төркиядә яшәүче галим Надир Дәүләт комментарын тәкъдим итәбез.
АКШ президенты Дональд Трамп инде күптән Евпропадагы НАТО әгъзаларын оешмага тиешле матди өлешне кертмәүдә гаепли. АКШ ул партнер илләрне саклау өчен өстәмә акча сарыф итәргә тиеш түгел дип исәпли. 70 ел элек төзелгәндә НАТОда 12 әгъза бар иде. Хәзер аларның саны 29га җитте. НАТО бюджетының 70 процентын АКШ каплый. Америка моңа тулаем җитештерүенең 3,4 процентын аерганда, башка илләр 2 процент та аермый.
Узган атна Франция президенты Эммануэль Макрон The Economist журналына биргән интервьюда АКШның НАТО белән киңәшмичә хәрби көчләрен Сүриядән чыгаруын хата дип атады. "НАТОың мие үлде" дип белдерде ул. Германия канцлеры Ангела Меркель Макронның бу сүзләре белән килешмәвен әйтте. Русия Макронны "дөрес сүзләре" өчен мактады. Сер түгел, НАТОның таркалуы Владимир Путинга башка илләрне дә басарга мөмкинлек бирер иде.
Һадсон институты белгече Уолтер Рассел Мид элегрәк Wall Street Journal басмасына Германиянең саклану бюджетын киметүе НАТОны юкка чыгарачак дигән фараз ясаган иде.
7 ноябрь НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг "Европаны Төньяк Америкадан ераклаштыру НАТОның зәгыйфьләнүенә генә түгел, ә Европа илләренең бүлгәләнүенә дә сәбәп булыр" дип белдерде. НАТОда гына түгел, Европа берлегендә дә чатнаулар күзәтелә башлады. Британия берләктән чыгарга җыена.
8 ноябрь Германия саклану министры Аннегрет Крамп-Карренбауэр башка әгъза илләр дә моңа барса, Германия НАТОга керткән өлешен арттырырга әзер дигән белдерү ясады.
Шул ук көнне Берлинда чыгыш ясаган АКШ дәүләт секретаре Майк Помпео Кытайны үз халкын изүдә, Русияне күрше илләргә басып керүдә һәм оппозицияне кысуда гаепләде. Ул Макронга кушылмавын әйтте, НАТОга 70 елдан соң үсәргә һәм үзгәрергә кирәк диде. Әгәр әгъза илләр НАТОның ихтыяҗларын капламыйча, биргән вәгъдәләрен үтәмичә НАТОдан файдаланырга уйласалар, НАТО тәэсирсез хәлгә төшәр һәм нәтиҗәдә бу чор ябылыр, дип белдерде ул.
13 ноябрь Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Трамп чакыруы белән Вашингтонга бара. Очрашуның көн тәртибендә Сүриянең төньягындагы көрдләр, Халык банкы өстеннән дәвам иткән мәхкәмә процессы, АКШ Конгрессының вәкилләр пулатында Төркиянең әрмәннәргә карата геноцид оештыруда гаепләнүе, Ф-35 хәрби очкычлары, көрд партизаннары оешмасы лидеры Кобаниның АКШка чакырылу ихтималы, болар арасында, ихтимал, НАТОдагы хезмәттәшлек тә каралачактыр.
Икенче яктан АКШ Конгрессында Төркиягә санкция кертү мәсьәләсе күтәрелде. Демократлар партиясе вәкиле Крис Ван Һоллен "Төркия Сүриядәге беректәшләребез көрдләргә һөҗүм иткәннән соң, Ак Йортка рәсми сәфәр белән бүләкләнә, бу – бик зур хата" дип белдерде.
Төркия 435 мең гаскәре белән НАТОда икенче зур хәрби көч булып тора. Аннан кала тагын алты ил оешмада 100 белән 200 мең арасында гаскәр тота. Калган 20 әгъзаның НАТОга керткән өлешләре юк дәрәҗәсендә. Шул сәбәпле дә Трамп Төркияне югалтырга теләми. Бәлки бу да сәфәрнең максатына бер аңлатма булып тора.
Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра