16 декабрь Кырымның Мәскәү контролендәге Югары мәхкәмәсе "Хизб ут-Тәхрир"нең Акмәчет эше нигезендә гаепләнгән Билял Адилов һәм Раим Айвазовның аппеляциясен канәгатьләндермәде. Алар 2020 елның 15 феварленә кадәр Акмәчет тикшерү изоляторында калачак.
Шулай ук көнне Дондагы Ростовда "Хизб-ут Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнүче Бакчасарай төркеменә карата мәхкәмә башланды. Бу эштә Сервер Мустафаев, Сейран Салиев, Эдем Смаилов, Эрнес Аметов, Тимур Ибрагимов, Мемет Билялов, Марлен Асанов, Сервер Зекирьяев гаепләнә. Аларга 20 елдан алып гомерлек кә кадәр ирекләреннән мәхрүм итү яный.
Кырымдагы мәхкәмәләргә даими йөргән, гаепләнүчеләргә тәләктәшлек белдерүче 80 яшьлек Ибазер Меметов бу мәхкәмәләрне хөкем итеп, кырымтатарларның бүгенге хәле турында Азатлыкка сөйләде.
"Хизб-ут Тәхрир"челектә гаепләүләр турында
— Кырым Украина контролендә булганда "Хизб-ут Тәхрир" тыелмаган иде. Русия контроленә күчкәч, ул юкка чыкты, тик кешеләре калды. Ул кешеләрне элекке эшләр өчен утыртам, куркытам дисәң, сәбәбен табасың. Менә шулай. Безгә монда тынычлык юк. Безне монда юк итәбез диләр.
Сүз иреге турында
— Кырым Украина контролендә булганда нинди дә булса демократия бар иде. Мин беләм дип фактны әйткән кешенең авызын беркем томаламый, беркем тими иде. Бүген фактны сөйләсәң дә булмый, ни өчен дисәң, аларга бу ошамый.
Кырымтатар теле статусы турында
— Кырымтатар телен дәүләт теле дип игълан иттеләр. Ул дәүләт теле түгел, ул күз буяу өчен эшләнгән нәрсә. Русиядә бер генә тел — рус теле. Башка телләрне алар юк итәргә тырышылар. Шул исәптән, безне дә. Һәркемне урыс итү өчен чаралар күрәләр. Совет чорында совет халкы булган кебек, хәзер урыс халкы гына, башкасы була алмый.
Милләтне саклап калу турында
— Милләтне саклап калыйк дисәк, беренче чиратта интеллектны күтәрергә кирәк. Бүген 21нче гасыр, автомат күтәреп, йөгереп йөреп, төрле имеш-мимешләр сөйләп йөрергә кирәк түгел. Беренчедән – интеллект, аннары тел, тарих, мәдәният. Боларны без, милләт буларак, һәммәсен аякка бастырырга тиешбез. Халкыбыз укмашып яшәгән бистәләрдә бернинди чит тел булмаска тиеш. Шул бистәдән шәһәргә чыккач кирәк булса, чит телдә сөйләш. Үзең яшәгән урында, гаиләңдә туган телеңдә сөйләшмәсәң, милләтебез юк булачак.
Ибазер Меметов 1939 елда Керичта туган. 4,5 яшендә Кырымнан сөрелгән. Балачагы Үзбәкстанның Сырдарья өлкәсендә үтә, анда рус мәктәбен тамамлагач Барановичи шәхеренә хәрби хезмәткә (1959-1962) алына. Хәрби хезмәтне тамалагач Ташкентта институтка керә. 1967 елда Ташкентта кырымтатарлар митингларында катнашкан өчен хөкем ителә. Үзбәкстанда төзелешләрдә эшли, Кырымга 90нче елларда кайта. Хәзер Акмәчеттә яши.
Белешмә: Хизб ут-Тәхрир
"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.
"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.
Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.