Коронавирус нәрсә ул?
Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркемен атыйлар. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза ала, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кеше үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы конкрет вирусның төре һәм штаммыннан, агуланган организм үзенчәлекләреннән тора.
28 гыйнвар көненә Кытайда таралган коронавирустан үлүчеләр саны бер йөздән арткан, вирусны йоктыручылар саны 4,5 меңне узган. Тагын 7 мең кешедә вирус булу ихтималы бар, аларны күзәтәләр. 2019-nCoV исемен алган коронавирус үзәге Кытайның Хубэй вилаятендә урнашкан, Үһән һәм тагын 15ләп шәһәрдән чыгу тыелган.
Кытай халкы карантин шартларында ничек яши? Җәмәгать урыннарында кеше күпме? Дәүләт вирус белән көрәшү өчен нәрсәләр эшли? Шушы һәм башка сорауларны 3 ел элек Казаннан Кытайга күченгән, хәзерге вакытта Фошань шәһәрендә спорт тренеры булып эшләгән Илфат Вәлиевка бирдек. Илфатка 25 яшь, ул Кытайга 2016 елда күченгән, Тайюань, Сиань шәһәрләрендә эшләп яшәгән.
— Кытайда хәзер хәлләр ничегрәк? Кибетләр, җәмәгать урыннары, транспорт эшлиме? Кешеләр күбрәк өйдә утырамы?
— Гомумән алганда, монда хәлләр начардан түгел. Кибетләрнең ябылуы күбрәк вируска түгел, Кытайдагы яңа елга бәйле. 25 гыйнвар монда яңа ел билгеләнде, ул безнең 1 гыйнвар кебек, күпчелек кибетләр эшләми, барысы да ял итә.
Яңа ел ялларын исәпкә алмасаң, барысы да эшли, җәмәгать транспорты йөри. Хубэй вилаяте генә ябык, Кытайның башка төбәкләре барысы да ачык, транспорт та тыныч кына йөри. Кибеттә бөтен ризык бар, дефицит юк. Кешеләр битлек киеп йөри, аларны бушлай тараталар. Урамда кеше күп булмавы әлеге дә баягы Яңа елга бәйле, халык авылларга, туганнары янына таралды. Вирустан куркып өйдә утыручылар да бар, ләкин алар әллә ни күп димәс идем. Мин эшләгән спорт залына кешеләр йөри, вирус дип курыкмый. Урамда әби-бабайлар уеннар уйнап утыра.
— Халыкта паника сизеләме? Гомумән, халык никадәр тыныч, гадәттән тыш хәлләр күзәтелмиме?
Бөтен Кытай буйлап битлекләр киеп йөрү мәҗбүри диелде
— Юк, паника юк, "үләбез" дигән сүзләр ишетелми. Гадәттән тыш хәлләр булуы да сизелми. Бөтен Кытай буйлап битлекләр киеп йөрү мәҗбүри диелде, вирус булуын шул гына күрсәтә. Битлекләр вирусны үзеңә йоктырмас өчен, һәм дә йоктырган кешеләргә — башкаларга таратмас өчен кирәк дип аңлатыла.
Кайбер олырак кешеләр, күрәсең үзләрен белемлерәк, тәҗрибәлерәк дип санапмы, битлексез йөри. Андый кешеләрне полиция тота. Әле видео караган идем, Гуанчжоу шәһәрендә автобуста битлексез йөргән бер-ике кешене полиция газ кулланып чыгарды. Бу иминлек өчен кирәк.
— Вирусның котыру чагында дәүләт никадәр гади халыкка ярдәм итә, аңлату эшләрен алып барамы?
— Үһәндә, ишеткәнсездер, ашыгыч рәвештә хастаханәләр төзиләр. Хубэй вилаятендә күп кенә шәһәр-авыл ябык, кешеләргә керергә, чыгарга ярамый. Кайбер авылда вирус кермәсен дип халык керү-чыгуны үзе тыя.
Битлек бәясе башка урыннардан кыйбатрак булса, аны саткан даруханәне ябалар
Проблемнар дигәндә, битлекләр белән бераз авырлыклар бар, җитми. Битлек җитештерүче ширкәтләр көне-төне эшли диделәр. Студентларга, чит илдән килүчеләргә, төрле оешмаларга битлекләрне бушлай тараталар. Полиция даруханәләрне тикшереп йөри, битлек бәясе уртача базар бәясеннән кыйбатрак булса, аны саткан даруханәне ябалар. Спекуляциягә урын куймаска тырышалар.
Битлекләр дефицит дигән сүзләрне ишеткәнем бар, ләкин үзем моны күрмәдем. Безнең оешма җитәкчесе күп итеп битлекләр сатып алган, безгә алар таратыла, зур проблем күренми.
Аңлату эшләре алып барыла, видеолар күрсәтелә. Төп киңәшләрдән кулларны юу, битлекләр киеп йөрү, таныш булмаган кешеләр белән сөйләшмәү, өйдә үзегез пешергән ризыкны ашарга тырышу кебек сүзләр әйтелә.
— Мәгълүмат чараларыннан нинди хәбәрләр бирелә, аларга ышанасызмы? Имеш-мимешләр дә йөри бит, аларга гади халыкта мөнәсәбәт нинди?
— Русия мәгълүмат чараларын тыңламыйбыз, Кытайда булгач, мондагысын тыңлыйбыз. Бу очракта Кытай хакимияте шактый ачык, барлык саннарны төгәл биреп бара. Медиа чаралары ачык дияр идем, ышанып була.
Ялган хәбәрләрне тикшереп баралар
Гади кешеләр арасында фейк хәбәрләрен тарату очраклары бар анысы. Имеш, кешеләр урамда егылып үлә, вируслы кешеләр саны әйтелгәннән күпкә күбрәк һәм башкалар. Кытайда популяр булган WeChat кушымтасы хәзер андый фейк хәбәрләрне блоклый, таратуга юл куймый. Мондый хәбәрләрне тикшереп баралар. Халык күбесенчә рәсми статистикага ышана, дәүләт күргән чаралар вирус йоктыручылар санын киметер дип өметләнә.
— Халык нинди саклану чаралары күрә? Битлектән тыш кешеләр вирусны йоктырмас өчен нишли?
Кешеләр куркып өйдә утыра дип әйтмәс идем
— Төп саклану чарасы шул битлек кию инде. Кемнәрдер өйдә утыра, таныш булган кешеләр белән аралашадыр. Ләкин урамда, җәмәгать урыннарында кеше күп. Кичә генә төшке аш ашарга дип сәүдә үзәгенә кергән идек, Starbucks тулы, яшьләр утыра. Шуңа кешеләр куркып өйдә утыра дип әйтмәс идем, кеше теләгәнен эшли.
Битлекнең саклау-сакламавы да бәхәсле мәсьәлә, вирусны үткәрмәс өчен җитдирәк чаралар кирәктер. Бу битлекләр күбрәк авырган кешеләрдән вирусны таратмас өчен кирәк дип аңлыйм инде.
— Сезгә хәзерге вакытта Кытайдан чыгу, кайту никадәр авыр? Чыгаралармы?
— Хубэй вилаятеннән тыш башка төбәкләрдән чыгу, китү җиңел, проблем юк. Үзем әле һава аланында булдым. Чикне узу бик җиңел булды, температурамны тикшерделәр дә җибәрделәр. Чикләү шул Хубэйда гына бар.
Илфат Кытайдагы хәлләр турында сөйли (урысча):
— Кайбер илләр очкычлар оештырып үз ватандашларын Кытайдан чыгарган диләр, шулаймы? Русия тарафыннан мондый тәкъдимнәр булдымы, ишетеләме?
— Мин Америка турында гына ишеткән идем, имеш алар шулай очкыч оештырганнар, ләкин бу дөрес түгел дип беләм. Хубэйда русиялеләр бар, аларны чыгарып булмый, чөнки аннан чыгу тыелган. Үһән шәһәренә медицина хезмәткәрләре генә килә.
Хубэйдан тыш бөтен теләгән кеше билетлар алып чыгып киттеләр. Теләсә кайсы илгә очып китеп була.