Нәрсәләр турында сөйләштек:
- Ир уртасы булып, инде күпмедер мал туплап, төпләнеп кенә яшәп ятканда чит ил илгә чыгып китү кыенмы?
- Балалары татар телен беләме? Кыскача җавап: башка нормаль татар гаиләләрендәге кебек.
- Баттл: балаларның гаджетларга кереп китүе начармы, яхшымы?
- Милләт киләчәге.
- Кыпрыста татарлар ни белән шөгыльләнә?
- Авылдан Лимасолга самавыр алып килү кыйссасы.
- Илеш кызы Алсу үзен башкорт дип саныймы, татар дипме?
- Инстаграмда алты айда беренче тапкыр куелган лайк өчен дуслыкны өзү.
Нәрсәләр турында сөйләшмәдек:
- Барс Медиа турында.
Әгәр сезне кызыксындырган темалар һәм сораулар бар икән, azatliq@rferl.org почтасына "Татарча подкаст" дип тамгалап языгыз.