Япониядә COVID-19-ны беренче йоктыру очрагы гыйнвар башында теркәлгән булган. Шуңа карамастан, илдә вирус киң таралыш ала алмады, 2,5 ай узгач, апрель башына вирус 2,5 мең тирәсе кешедә генә табылган. Европада, АКШта вирус кыска вакыт эчендә йөзләрчә мең кешеләргә йокса, Кытайга якын урнашкан, мегаполислар белән дан тоткан Япониядә авыручылар саны чагыштырмача аз.
Япониядә авыручылар саны кинәт кенә соңгы көннәрдә арта башлаган. Миура шәһәрендә яшәүче Юто Хишияма сүзләренчә, халыкта вирусның таралу саны киметеп күрсәтелүе турында сөйләшәләр. Азатлык Юто белән Япониядә коронавирус аркасында вазгыятьнең нинди булуы, халыкның үзен ничек тотуы турында сөйләшеп алды.
— Юто, Япониядә хәзер хәлләр ничек? Карантин кертелгәнме? Дәүләт коронавируска каршы ничек көрәшә?
— Бу көннәрдә чирлеләр саны кинәт арта бара башлады, аеруча Токио, Осака кебек зур шәһәрләрдә. Күптән түгел танылган комедияче да вафат булды. Шуңа карамастан, әлегә карантин юк.
Дәүләт һәр йорт хуҗалыгына икешәр тукыма битлек таратырга кушты. Халык арасында моны акчаны бушка әрәм итү дип кабул итүчеләр күп. Моның урына дәүләт тиешле чаралар күрсен диючләр дә шактый. Мәсәлән, карантин режимын кертү, бизнеска салымнар киметү, кереме әз булучыларга җитәрлек дәрәҗәдә финанс ярдәм күрсәтү һәм башкалар. Әлегә дәүләт бу чараларны күрми.
— Урамга чыгу тыелмагач, кешеләр урамда элеккечә күпме? Әллә күбрәк өйдән эшлиләрме?
— Хакимият кирәкмәгәндә урамга чыкмаска киңәш итә, күбрәк өйдә булырга өнди. Шуңа күрә, танышлар ял көннәрдә Токиода урамга чыгучылар нык кимеде дип әйтә.
Мин үзем хәзер Миура дип аталган кечкенә шәһәрдә яшим. Безнең шәһәргә ял көннәрендә Токио һәм башка шәһәрләрдән ял итәргә дип күпсанлы туристлар килә торган иде, хәзер аларның да саны кимеде. Болай караганда, Миурада урамга чыгучылар саны элеккечә кебек күренә, минем күзлектән әллә ни үзгәрмәде.
Мәктәпләрдә уку тыелгач, паркта уйнаган балалар саны күбәйде
Март уртасында мәктәпләрдә уку тыелгач, паркта уйнаган балалар саны да күбәйде, урамга чыгу тыелмады бит. Шулай ук өйдән эшләү очраклары да күбәйде, кешеләр Zoom кебек махсус програмнардан файдалана. Мин дә аны куллана башладым. Шул ук вакытта, җәмгыятьтә бу көннәрдә кайбер яшьләрнең тәртип бозып урамнарда көлешеп йөрүе тәнкыйтьләнә, моны кабул итмәслек хәл диючеләр күп.
— Япониядә 1 апрель яңа уку елы башланасы иде. Мәктәп-университетлар ни хәлдә, эшлиме? Дистанцион уку кертеләме?
— Укуны чикләргә булдылар. Мәсәлән, мин укыган университетта быел беренче семестр 20 апрельдә башланачак (гадәттә, 1 апрельдә башлана). 8 майга кадәр Zoom програмын кулланып дистанцион укулар үткәреләчәк диделәр.
Ләкин вазгыятьнең ничек дәвам итүенә карап планнарны үзгәртергә мөмкиннәр. Дустым Мидзуки әйтүенчә, ул укыган университетта беренче семестрда бары тик дистанцион уку гына булачак. Мәктәпләрдә уку кайчан башлануны префектуралар үзләре хәл итә. Әйтик, Токио префектурасындагы югары мәктәпләрдә уку май башында башланачак.
— Япониягә вирус Кытайдан беренчеләрдән булып килгән. Тик сездә авыручылар саны кинәт артмаган. Моны нәрсә белән аңлаталар?
Токиода Олимпия уеннарын уздыру өчен дәүләт чирлеләр санын аз итеп күрсәтергә тырыша дигән фикер булды
— Чирлеләр саны кинәт артмаганлыкның бер сәбәбен тикшерү очракларының бик аз булуы белән аңлаталар. Кытайда булып кайткан кешеләрне һәм инде вирус белән чирләгән кеше белән озак вакыт бергә булган кешеләрне генә тикшерделәр. Нәтиҗәдә, сәламәтлек саклау системына зыян килмәде. Токио 2020 җәйге Олимпия уеннарын уздыру өчен дәүләт чирлеләр санын аз итеп күрсәтергә тырыша дигән фикер йөрде халык арасында.
— Японнарда дистанция саклау, кеше арасын хөрмәт итү, кул бирешеп исәнләшмәү кебек гадәт бар. Бу вируска каршы көрәшкә ярдәм итәме, ничек саныйсыз?
Японнар исәнләшкәндә үбешми, кочаклашмый, кул бирешеп тә исәнләшми
— Әйе, моны үзенә күрә яхшы профилактика чарасы дип атап буладыр, ярдәм итәдер дип уйлыйм. Безнең халык исәнләшкәндә үбешми, кочаклашмый, кул бирешеп исәнләшү гадәте юк. Өйгә кергәндә аяк киемен салу гадәте бар. Уйлап карасаң, болар барысы да – хәзер табиблар биргән киңәшләр. Өстәвенә, япон халкында битлек кию гадәте бар, моңа беркем дә сәерсенеп карамый.
— Ә кибетләрдә халык тотышы ничек? Башка илләрдә кебек алдан күпләп әйбер сатып алу булдымы?
— Әйе, иң башта битлекләрне күпләп сатып ала башладылар, бу исә аларны дефицит тауарга әйләндерде. Хәзер, мәсәлән, кибетләрдә битлекләр табу бик кыен. Аннары нигәдер бәдрәф кәгазен күпләп сатып ала башладылар. Берара бәдрәф кәгазе кибетләрдән юкка чыкты, хәзер бар.
Күптән түгел исә ашамлыкларны күпләр сатып алу очраклары ешайды. Бу яктан башка илләрдән аерма юктыр. Чынбарлыкта кибетләрдә азык-төлек, ашамлыклар җитәрлек, дефицит юк.
— Япониядә медицина дәрәҗәсе югары санала. Вирус күп кешегә йокса, сәламәтлек саклау системы чыдаячакмы?
Авыручылар саны хәзерге кебек арта барса, Япониянең сәламәтлек саклау системы чыдый алмаячак
— Үзем ишеткәнчә, табиблар вирус йоктыручылар саны хәзерге кебек арта баруын дәвам итсә, илнең сәламәтлек саклау системы моңа чыдый алмаячак, хастаханәләрдә урыннар һәм табиблар җитмәячәк, дип фаразлый. Шуңа алар хәзердән үк дәүләттнә кирәкле чаралар күрүне сорыйлар.
— Ә үзегездә вирустан курку, борчылу хисе бармы? Бу вазгыять ничек дәвам итәр дип уйлыйсыз?
— Әлбәттә, борчылу һәм курку бар. Һәркемгә борчылырга, куркырга кирәк дип саныйм, вирус үзеңә йокмасын өчен, һәм вирусны башкаларга йоктырмас өчен алдан чаралар күрергә, сакланырга кирәк. Нинди файдалы киңәшләр бар, аларга колак салырга кирәк.
Үзем медицина өлкәсендә белгеч булмагач, бу вазгыятьнең ничек дәвам итәчәген әйтә дә алмый. Яхшыга юрарга кирәктер инде. Соң булса да, май аенда хәлләр тынычлана башласа иде, дигән теләгем бар.