Татарстанның Теләче һәм Саба районнары, авыл тормышы белән яшәүче башка районнар белән чагыштырганда, коронавирус йоктыручылар саны күп булуы белән аерылып тора. Рәсми саннарга караганда, 13 майга Теләче районында коронавирус йоктыруның 29, Саба районында 26 очрагы теркәлгән. Йогышлы чир белән авыручылар кечкенә авылларда да бар. Азатлык Теләче һәм Саба авылларында изоляция тормышын күзәтте.
"Халык туйды инде. Беркайда эшләп булмый. Шабашкага чыгарга ярамый. Ә гаиләне ашатасы бар бит", дип сөйләшә бүген Саба халкы. Кечкенә авылларда халык куркып калган. Чит кешене күрүгә өйләренә кереп китү ягын карый.
Бу атнада "үзизоляция" тәртибеннән әкренләп чыга башлау турында игълан ителгәннән соң, урамнарда бераз җанлану күзәтелә башлаган.
"Саба урамнарында кеше саны бераз арта башлады. Ләкин бөтен кешедән дә битлек һәм бармакча киюне таләп итәләр. Бармакчасы булмаса, штраф салалар. Аеруча, үзәк урамнарда нык тикшерәләр" диде безгә Сабада яшәүче бер ханым.
Азатлык хәбәрчесе Теләче районының Ямбулат, Тәмте-Мәтәскә, Теләче һәм Саба районының Мишәбаш, Яулаштау авылларында һәм Байлар Сабасы бистәсендә изоляция тормышын фотообъектив аша күзәтте.
Теләче районы
Ямбулат авылы — Теләчедән 10 чакрым ераклыкта урнашкан кечкенә генә авыл. Нәкъ монда бер механизатор коронавирус йоктырган дигән сүз таралган иде. Ямбулатта коронавирус таралган дигән сүзләр күрше-тирә авылларда дә йөрде.
Авылга җитәрәк юлда "кирпеч" билгесе куелган. Юлда төзәтү эшләре бармаса да, авылга басу юлыннан гына кермәле. Әйтерсең, авылга керү тыелган.
Үзәк урамга керүгә авыл хуҗалыгы техникасы янында 6-7 кеше җылышып тора. Берсе дә битлектән түгел, метр ярым ара да сакланмаганы күренә.
Авылның кибете халык җыенын хәтерләтә. Сатучы белән барлыгы җиде кеше кеп-кечкенә кибеттә авылдагы соңгы хәлләрне тикшерәләр. Сатучының гына битлеге бар. Анысы да борынын капламаган.
"Машина килеп туктагач, куркып киттек. Милиция дип торабыз. Битлегем дә юк", диешә әбиләр.
Изоляция вакытында кибетнең эш вакыты үзгәргән. Моңа кадәр иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр эшли торган кибет хәзер 11дән 13:30га кадәр генә ачык.
Кибеттә төрле игъланнар эленеп тора. Авыл халкына кош-кортларны урамга чыгаруны тыйганнар. "Халык игътибарына! Шәхси хуҗалыкларда булган кош-кортларны урамга чыгару катгый тыела. Олы Мәтәскә авылы җирлеге", диелгән белдерүдә.
Кибет янында ике әби күренде. Ямбулат авылында чит кешене күрү белән өйләренә кереп китәргә ашыгалар.
Ямбулат авылы урамнарының башка өлешендә буп-буш. Кош-кортлар гына түгел, этләр дә күренми.
Өйлә вакытында мәчеттә азан яңгырамады, намаз укырга килүчеләр дә күренмәде.
Авыл мәдәният йорты карантинга ябылган.
Ямбулат авылы күренеше
Ямбулатның күршесендә Тәмте-Мәтәскә авылы урнашкан. Ямбулаттан аермалы, урамда халык күренмәде.
Мәчет тә буш...
... янәшәдә урнашкан башлангыч сыйныф мәктәбе ишекләренә дә йозак эленгән.
Тәмте-Мәтәскәдә үз хуҗалыкларында эшләүчеләр тавышы гына ишетелде.
Ямбулаттан аермалы, монда кош-кортларны урамга чыгару тыелмаган, күрәсең.
Теләче
Теләче үзәк урамнарында гадәти эш көнендәге кебек.
Кибет яннары машиналар белән тулы.
Урамда йөрүчеләр дә шактый.
13 мең 800 кеше яшәгән Теләче районы өчен 27 кешенең коронавирус йоктыруы иң начар күрсәткеч санала. Шуңа да район үзәгендә тикшерүләр көчәйтелгән рәвештә алып барыла дигән сүзләр таралды. Ә машина йөртүчеләр арасында Теләчедә рәттән туктатып тикшерәләр дигән аудиоязмалар мессенджерларда эленеп тора. Ләкин үзәк урамда безгә бер полиция хезмәткәре дә безгә очрамады.
Ә менә парклар, балалар мәйданчыклары буш.
Саба районы
Теләченең күршесе — Саба районына юл тотабыз. Биредә халык коронавируска кагылышлы хәбәрләрне беренче итеп мессенджерлардан укырга гадәтләшкән. Сабада машина йөртүчеләрнең берничә төркеме бар. ЮХИДИ яки участок полициясен күргән кеше шундук хәбәр сала. Районга кагылышлы йөргән имеш-мимешләрне дә шушында җиткереп торалар.
"Бүген Саба ягыннан Казанга таба ничәмә-ничә ашыгыч ярдәм машинасы китте. Барысы да ап-ак киемнәрдән, битлектән, саклый торган күзлекләрдән. Сабада коронавирус көчле таралган ди. Мишәбаш белән Шәмәрдәндә хәл бик җитди ди. Мишәбашны авылы белән бергә ябарга мөмкиннәр дигән фикер бар ди. Сак булыгыз. Аллага тапшырдык. Соңгы вакытта үзебез дә ышанмый башлаган идек. Монда шундый күңелсез әйбер. Сак булыгыз", дигән хәбәр таралды узган атнада. Мишәбаш авылына юл тотабыз.
Мишәбашның урамнары буп-буш. Өй янында машиналар гына тора. Бераз көткәч ике бала уйнарга чыкты. Урамда уйнарга кеше булмагангамы — озак тормадылар. Ишегалдына кереп киттеләр.
Авылда бердән-бер кибет. Эчтә сатучыдан кала беркем дә юк.
Урыс сүзләрен кыстырып сөйләүче кибетче теләр-теләмәс кенә "авылда хәлләр яхшы кебек", дип чикләнде.
Мишәбаш авылында тормыш туктап калган кебек. Полиция хезмәткәре дә, авыл җирлеге хезмәткәрләре күренми. Мәктәптә дә, балалар бакчасы янында да беркем юк.
Авыл халкын бәрәңге бакчасында гына очратырга мөмкин. Анда да ике кешедән күбрәкне күрмәссең.
Өйлә якынлашуга карамастан, мәчеткә килүчеләр күренмәде.
Мишәбаш авылы үзенең ямьле күле белән дан тота. Монда балыкчылар да, ял итергә килүчеләр дә юк. Авылны ябабыз дигән сүзләр халыкны чыннан да куркыткан бугай.
Буш урамнар.
Мишәбашның күршесе — Яулаштау авылы. "Яулаштауда коронавирусны бер гаиләдә таптылар. Шәфкать туташы булып эшләгән ди. Аларга өеннән чыкмаска куштылар. Авыл җирлеге башлыгын сүктеләр инде. Ул нишли алсын? Казаннан кайтып торалар бит", диде авылдагы бер кеше исемен әйтүдән баш тартып.
Ә икенче бер җирле кеше "Ул шәфкать туташы үзе авырмаган, ә авырган кешене хастаханәгә озаткан өчен ике атна карантинда булган" дип хәбәр итте.
Өйлә намазына азан яңгырый. Ләкин мәчеткә килүче күренми.
Намазлыгын җиргә җәеп ялгыз гына читтә намаз укуны хуп күрәләр.
Аның каравы, Яулаштау авылы мәктәбе бакчасында эш гөрли. Укытучылар җир эшкәртә. Күбесе битлектән.
Яулаштау урамнары буш.
Байлар Сабасы
"Көне буе төрле урыннарда күчмә патрульләр оештыралар. Рәттән һәр машинаны туктаталар", ди машина сервисында эшләүче.
"Мин ышанмыйм моңа. Син ничектер. Ул шул ук үпкә ялкынсынуы гына. Хәзер кем авырый – барысын да коронавирус дип язалар. Эш күрсәтергә кирәк бит", ди машинасын төзәтергә килгән бер егет.
"Саба коронавирус белән тулган ди ул. Бер көнне ашыгыч ярдәм машиналары тезелешеп Казанга китте", дип кушылды икенчесе.
Байлар Сабасы үзәге. Урамнарда бушлык. Берән-сәрән кеше күренә.
Күләгәдә хәл җыю. Бу бабай ни көткәнен әйтмәде. Битлек юк ди. Сүзгә саран.
Паркларда дүрт кеше күрнә. Бала-чагалар юк.
Читтәрәк ялгызы спорт белән шөгыльләнүчеләр очрый.
"Балаларны мәйданчыкларга чыгармыйбыз. Монда Альбина исемле район хакимиятендә эшләүче тикшереп йөри. Балаларны алып китә, аннары безгә штраф сала", - ди кибеттән чыккан бер ханым. Шуңадырмы бөтен бала-чага урамда ишегалды тирәсендә мәш килеп уйнап йөри.
Байлар Сабасы яр буеда да бер җан иясе дә юк.
Хөрмәтле укучылар! Сезнең якларда изолияция чоры ничек уза? Үзегезнең күзәтүләрегезне безнең электрон адреска җибәрә аласыз. Фото, видео, аудиолар җибәрү өчен махсус битебез бар.