Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ активисты Татарстан президентына намзәтләрнең татар телен белүен таләп итеп пикетка чыкты


Татар иҗтимагый үзәге Казанда Татарстан президенлыгына намзәтнең татар телен белергә тиешлеген искә төшереп ялгыз пикет оештырды.

26 июньдә Казанның Бауман урамында ТИҮ активисты Ринат Йосыпов Татарстан президентлыгына намзәтләр татар телен белергә тиеш, дигән таләп белән ялгыз пикетка чыкты.

Пикетчы кулына, Татарстан сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьевка мөрәҗәгать иткән, “Сайлау комиссиясе рәисе Кондратьев! Конституция нигезендә Татарстан президенты татар телен белергә тиеш! Кандидатлар өчен имтихан үткәрүне таләп итәм”, дигән шигар күтәреп торды.

Йосыпов Азатлыкка, Татарстан президенты республиканың ике дәүләт телен дә белергә тиеш. Болар - татар теле һәм урыс теле. Президентлыкка намзәт татар телендә имтихан биреп намзәт булырга тиеш. Ул кеше республикада яшәүче татарларның да мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиеш, дип белдерде.

“Төп таләбем — Татарстан президенты вазифасына берәр кеше намзәт була икән, ул кеше татарча да белсен. Икенче таләбем — Татарстан президенты статусы сакланып калсын. Мәскәүдәгесе патша булса да булсын. Әмма Татарстанның президенты булырга тиеш. Һәм ул республиканың ике дәүләт телен дә белергә тиеш”, диде Йосыпов.

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев тә Азатлыкка, үзләренең Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков, үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, ЛДПР фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Владимир Сурчиловка 22 июньдә Татарстан президентына намзәт татар телен дә белергә тиеш, дип хат язуларын әйтте.

“Кондратьевка язылган хатыбызда, Татарстан конституциясенең 91нче маддәсе катгый рәвештә үтәлергә тиеш дигән таләбебезне җиткердек. 91нче маддәдә республиканың дәүләт телләрен — татар телен һәм урыс телен — белгән кеше Татарстан президенты була ала дип ачыктан ачык язылган. Шуңа күрә татар телен белми торган кешене намзәт итеп теркәү-ул конституциягә каршы чыгу була.

Нәфыйковка бу хәлне тикшерүне сорап хат яздык. Прокуратурадан ике көн эчендә җавап килде. Хатта Кондратьевка, кануннарның үтәлеше турында җавап бирегез, дип язылган. Сурчиловка да электрон почтасына хат язып, сез Татарстан конституциясенең 91нче маддәсен беләсезме һәм татар телен беләсезме, дип сорадык. Әле алардан җавап килмәде”, диде.

Зәкиев үз позицияләренең катгый булуын әйтте һәм татар телен белмәгән намзәт Татарстан президенты булып теркәлмәскә, республика президенты булмаска тиеш. Теркәлә икән, без моңа каршы төрле чаралар аша көрәшәчәкбез, диде.

25 июньдә КПРФның Татарстан бүлеге республика президентын сайлауга үз намзәтен тәкъдим итмәячәге билгеле булды.

Татарстан президенты сайлавына ЛДПРның Татарстан бүлеге үз намзәтен чыгарды. Ул — фирканең Татарстандагы координаторы Владимир Сурчилов.

Татарстан президентын сайлау 13 сентябьдә узачак.

XS
SM
MD
LG