Дөньяда коронавирус зәхмәте таралу сәбәпле чит илләргә юллар ябылган булуга карамастан, "Дөнья тирәли" шәлкемендә юлъязмар белән таныштыруны дәвам итәбез. Зур круиз лайнерында эшләп сәяхәт иткән Наилә Хисамова сәфәренең иң кызыклы мизгелләрен Азатлык укучылары белән уртаклаша. Аның чираттагы язмасы Оман солтанаты турында.
"Мин Оманда булдым", – дисәң, күпләр: "Ә кайда соң ул Оман?" – дип сорый. Дөньядагы барлык илне дә белеп бетереп булмый, билгеле. Аны мин дә белмичә калыр идем. Лайнерыбыз гарәп сулары аша үткәч, шөкер, тагын бер кызыклы дәүләт белән танышырга туры килде.
Оман
Оман – Гарәп ярымутравының көньяк-көнчыгышында Гарәп диңгезе һәм Оман култыгы буенда урнашкан дәүләт. Согуд Гарәпстаны, Гарәп Әмирлекләре һәм Йәмән белән чиктәш. Илдә эссе тропик климат. Уртача температура – 32 градус. Яшеллек аз.
Оманга беренче кешеләр безнең эрага кадәр беренче гасырда килеп урнашкан санала. VII гасырда ил Гарәп хәлифәтенә кабул ителә һәм ислам динен кабул итә. XV-XVI гасырларда португаллар кулында була. Алар илдән 1650 елда куып чыгарыла. XVIII гасырда Оманны фарсылар яулап ала, ләкин 1741 елда алар да куып чыгарыла. Ил башлыгы Әхмәт Зәфари пират дәүләте кора һәм ул елларда Оман тирә якта җирләрне яулап ала. Күпсанлы низаглар һәм авыр еллардан соң, ниһаять, Оман бүгенге чәчәк аткан төсмерен ала.
ОМАННЫ КЕМ УЯТКАН?
Эш шунда ки, бу ил элегрәк туристлар өчен ябык була. Әле илле ел элек кенә чүл уртасындагы дәүләттә ни мәктәп, ни хастаханә, ни юллар, ни радио булмый. Чөнки Оманның элекке солтаны Тарыйк бин Тәймур иске карашларга таянып эш итә. Кешеләргә ирекле яшәргә, артык сүз әйтергә бирми. Ул вакытта аның рөхсәтеннән башка йорт агартырга да, урамда кеше белән сөйләшеп торырга да ярамый.
Тарыйкның Кабус бин Сәед исемле бердәнбер улы Британиядә хәрби академиядә укый, аннары Германиядә белем ала. Армиядә хезмәт иткәннән соң, ул дөнья буйлап сәяхәт итә һәм кире Оманга кайта. Кайткан улын әтисе никтер өендә ябып куя. Бер фикер буенча, өлкән солтан аңа шундый җәза бирә. Ләкин кайберәүләр әйтүенчә, бу бернинди дә җәза булмый, ә солтан улына бары тик ислам дине кагыйдәләре белән генә танышырга куша. Ничек кенә булмасын, өендә яткан ир-егет мәкерле план кора һәм 1970 елда әтисен тәхеттән бәреп төшерә. Ул моңа берүзе генә ирешми, билгеле, аңа бу эшне майтарырга инглиз дуслары ярдәм итә.
Шушы елдан башлап Оманның солтаны булып Кабус бин Сәед таныла. (Егетнең әтисе белән шулай кылануын кайберәүләр башта кабул итми, ләкин бераздан фикерләре яхшы якка үзгәрә. "Тәхеттән бәреп төшерү" дигәндә сүз үтерү, кан кою турында бармый. Кабус бары тик идарәне үз кулына ала.) Менә шуннан соң солтанатта зур үзгәрешләр башлана. Кабус солтан өч ел эчендә халыкара һава аланы төзетә. Ул керткән реформалар яшәешнең бөтен өлкәсенә кагыла. Оманда юллар салына, хастаханә, мәктәпләр сафка бастырыла, газетлар чыгарыла. Кыскасы, Оман уяна һәм яши башлый.
Идарәне үз кулына алган утыз яшьлек егет дәүләтне үстерү һәм чәчәк аттыру өчен күп көч куя. Шуңа күрә аны халык та үлеп ярата, хәтта аллаһ итеп күрә. Кабусның фотосурәтен һәр урында күрергә була. Ә ул илнең икътисадын нинди акчага үстергән дисәгез, нефть һәм газ табу һәм эшкәртү хисабына, дип белерсез.
Күз алдыгызга китерегез: Оман солтананы чит ил туристлары өчен 1987 елда гына ачыла. Моңарчы аның турында юньләп беркем белми дә…
ОМАНДА ХАТЫН-КЫЗЛАРЫ ИРЕКЛЕМЕ?
Кораб белән Европадан Һинд океанына барышлый да, кайтышлый да Гарәп диңгезе аша үтәбез. Оман култыгында урнашкан ике порт – Салала һәм Маскатта туктарга исәп. Беренче барганда Салалага туктадык, ә менә Маскатка, якын тирәдә тайфун башлану аркасында, безне кертмәделәр. Икенчесендә тагын нәрсәдер булды һәм без Салалада төн кундык. Ахыр чиктә Салалада – өч, ә Маскатта бер генә тапкыр булдым.
Нигездә, кораб кунаклары – Европа кешеләре. Оманга туктар алдыннан безгә: "Хөрмәтле экипаж һәм кунаклар, без мөселман илендә туктаячакбыз. Билгеле инде, андый җирдә башка тәртип һәм кануннар. Шуңа күрә, күңелсез очраклар килеп чыкмасын өчен, ханымарны озын җиңле һәм итәкле кием кияргә, башыгызны каплап йөрергә чакырабыз", – дигәнрәк язмалар таратылды.
Минем өчен моның бернинди авырлыгы юк. Мин болай да киенебрәк йөрим. Әмма корабтагы кайберәүләрнең гарәпләр арасына ярымшәрә чыгып китүләрен һич аңламыйм. Нәрсә бу? Горурлыкмы, наданлыкмы, башка милләтнең гореф-гадәтләрен хөрмәт итмәүме? Әллә бу кешеләр мөселман илләре турында бөтенләй бернәрсә дә белмиме?
Салала порты. Корабтан чыгу белән иң элек ап-ак төстән һәм якты кояштан күзләр камаша. Портта төзелеш бара һәм анда ак ком кулланыла – шуның төсе бу. Аннары ул төзелеш тузаны борынга, авызга тула башлый һәм корабка кире кереп китү теләге тудыра. Ләкин безне тиз арада кечкенә автобус алып китә һәм бераздан инде портның шәһәргә чыга торган капкасына килеп җитәбез. Монда тузан юк.
Биредә тагын бер маҗара: таксистлар белән тарткалашу. Минем такси йөртүчеләр белән тарткалашмаган бер генә ил дә юк. Алар туристларга очып куна. Ләкин беренче баруда ук кемдер шәһәргә йөрүче автобус турында әйтеп куйган иде, шуңа күрә Оман таксиларында йөреп карамадым.
Берсендә шулай ялгызым автобуска таба барам. Арттан такси йөртүче иярде. "Мадам, сез ничә кеше?" – ди. Шунда туктап борылдым да, күзне шар итеп: "Ә сез минем янда тагын берәрсен күрәсезмени?" – дип сорадым. "Ә, ярар, мадам, аңладым", – дип, ул кире борылып китте. Ләкин берничә секундтан автобуска килеп кергән. Экскурсиягә чакыра. Баш тарттым. "Вәгаләйкемәссәләм", – дип саубуллашкач, бу юлы инде аның күзе шар булды: "Ә сез әле гарәпчә дә сөйләшәсезмени?" – ди…
Оманда акча берәмлеге – риал. Бер риал ике евро ярым чамасы тора. Шулай итеп, Оман риалы дөньяда иң кыйммәтле валюталардан санала. Автобус йөртүчесе – актан киенгән бер матур гарәп. Аңа евролар бирәм, ул миңа билет һәм риал белән бераз акча кайтара. Порттан шәһәргә таба юл тотабыз. Мин алдарак утырам. Бер тукталышта ир-егетләр керде һәм алар да алгы урындыкларны алды. Шунда автобус йөртүчесе торып чыкты да, аларга артка күчеп утырырга кушты. Җәмәгать транспортында алгы урындыклар – хатын-кыз һәм балалар өчен.
Ләкин ул вакытта йөртүче гарәп иде. Шуңа күрә ул дин кагыйдәләрен үтәп, хатын-кызларны хөрмәт итеп яши. Башка көнне рульдә башка милләт кешесе барды. Анысы алга килеп утырган ир-атларга шелтә белдермәде.
Гарәпләрнең шундый гадәте бар – авыррак эшкә алар арзанга эшчеләр яллый. Менә Оманда кайвакыт үзеңне йә Һиндстан, йә Филиппинда итеп хис итәсең.
Автобуста барганда, Салалада төзелеш эшләре баруына игътибар итәргә була. Яңадан яңа биналар сафка бастырыла. Юллары искиткеч төзек. Язулар гарәп һәм инглиз телләрендә. Диңгез буена туристик үзәк салып куйганнар. Хезмәттәшләрем анда су кереп, дөяләрдә йөреп тә кайтты. Рәхәт диделәр. Шәхси йортлар яныннан үтәбез. Солтанатта йорт сала беләләр – алар патша сарайларын хәтерләтә. Хәтта алтын буяулар белән йөгертелгән. Бай һәм кыйммәт дип кычкырып торучы биналарны яратмасам да, Оман кешеләренең рәхәт яшәвенә сөенә генә алам…
Сәүдә үзәгенә барам. Автобустан төшкәч, юлны чыгасы. Юлны кичү – һавадан. Өскә баскычтан яки лифт ярдәмендә күтәреләсе. Шушы лифтта ярдәм итәр өчен махсус кеше куелган. Шаккаттым!
Өстән юлга күз салам. Менә сезнең шәһәрдә ут баганалары нинди? Тимерме? Бетонмы? Салалада баганалар тимердән. Фигуралы итеп чүкеп ясалган биек баганаларны әллә ничә чакрым утыртып чыгар өчен күпме акча киткәнен күз алдына да китерә алмыйм...
Бездәге сәүдә үзәкләре һәрвакыт кеше белән тулы. Монда алар буш. Әз-мәз генә ап-ак зәвыклы озын күлмәк кигән гарәпләр очрый. Алар ашыкмый гына дуслары белән кофе эчеп, сөйләшеп утыра. Бераз хатын-кызлар да күренгәли. Алары никтер пәрәнҗәгә төренеп йөри. Гәрчә, мондый кием Оман өчен традицион булмаса да. Кибетләр арасында кап-кара киемнәр генә сатыла торган кибет бар – бу пәрәнҗәләр кибете. Менә бу кара күлмәк, икенчесе дә кара, менә монысы тагын да карарак – күңелеңә хуш килгәнен сайлап ал! Әйтерсең лә матәм көне. Әле ул пәрәнҗәләр искиткеч кыйммәт – аны бары тик бай хатыннар гына ала ала.
Бу кара киемнәрне кию һәм битне каплап йөрү Оман хатын-кызлары өчен гадәти саналмый. Аны Фарсы култыгындагы консерватив илләрдән кергән гадәт диләр. Битне капларгамы, юкмы икәнен Оман кызлары үзе хәл итә. Аларга урамда бер үзләре йөрергә дә рөхсәт ителә. Гүзәл затлар Оманда хәтта полициядә яки машина йөртүче булып та эшли ала. Кияүгә чыгарга да аларны беркем дә ашыктырмый. Алар иң элек белем алырга, аннары гына кияүгә чыгарга тырыша, ди. Ирдән аерылырга да хатын-кызның тулы хокукы бар. Гәрчә мәхкәмәләр күп очракта гаиләләрне саклап калырга тырышса да. Хакимияттә дә хатын-кызлар бар. Башка мөселман илләре белән чагыштырсаң, Оман кызлары күпкә иреклерәк.
Сәүдә үзәгендә бераз йөреп чыккач, кәефкә карап, чәй яки кофе эчеп алам. Хезмәт күрсәтүчеләр – филиппиннар. Гадәттәгечә, "әйе, мадам", "юк, мадам" дип сөйләшәләр. Алардан да ачык йөзлерәк һәм әйбәтрәк хезмәт күрсәтүче юк.
Дөресен әйтим, Салалага өч тапкыр килүемдә шушы сәүдә үзәгеннән ераграк беркая да бармадым. Никтер теләк булмады. Аннары гарәп илләрен әллә ни яратып бетермим, чөнки, миңа калса, аларда ясалмалылык бар. Бер-берсен уздырып һаман нәрсәдер төзиләр – биегрәк булсын, кәттәрәк булсын, алтынрак булсын. Мин исә табигыйлыкны – аутентиканы яратам…
Табигыйлык дигәннән, Салала – ул борынгы шәһәр. Шушы тирәдәге Әл-Кар тауларында Әйюб пәйгамбәр күмелгән дип санала. Тарих һәм дин белән кызыксынучылар өчен Салала – искиткеч урын. Аннары, Фарсы култыгының башка илләре белән чагыштырганда, бу шәһәрдә ел әйләнәсе уңайлы һава торышы. Эсселектән качып, монда табигать кочагында ял итәргә, шарлавыклар карарга да киләләр, ди.
МАСКАТНЫҢ АК БИНАЛАРЫ
Салала зурлыгы белән Оманның икенче шәһәре. Беренче урында исә – башкала Маскат. Мин анда бер генә тапкыр булдым. Бу нинди кечкенә шәһәр икән дип уйлаган идем, ул башкала булып чыкты. Һәм бер дә кечкенә түгел – зур. Ләкин без аның тарихи үзәгенә туктаганбыз һәм мин шәһәрнең башка өлешләрен күрми калганмын икән. Һәм вакыт та аз иде – Маскаттан хис-кичерешләрем күп түгел.
Порттан чыгу белән тарихи биналар күрергә була. Менә монда чыннан да табигыйлык бар. Биналар ак төскә буялган. Шушында ук мәчет манаралары балкып тора. Тамак ялгыйм дисәң, рестораннар да җитәрлек. Такси алып, шәһәр буйлап экскурсиягә барсаң була. Йөртүче бөтен нәрсәне үзе аңлатачак.
Маскат диңгез буйлап алтмыш чакрымга сузыла. Анда матур парклар, яшеллек күп. Үз вакытында Кабус солтан гаять зур һәм мәһабәт мәчет салдырган. Аңа комлы ташны махсус Һиндстаннан алып кайтканнар. Мәчетнең зур залындагы келәмнең авырлыгы – 21 тонна, ә кандиле 600 мең Сваровски кристаллары белән бизәлгән, ди. Ун ел элек Маскатта опера театры ачыла. Моңа кадәр Гарәп ярымутравында театрлар булмый.
Шәһәр читендәге кунакханәләр пляж ялы тәкъдим итә. Һәм монда пәри туйлары ясау гадәте юк, шуңа күрә ялларыгыз тыныч үтәчәк.
Аннары ялга килгәч, кунакханәдә генә ятарга димәгән. Оманның искиткеч матур табигатен күреп, оазиста булып, ташбакалар карап кайтырга кирәк. Оманның данлы ладан хушбуйларын ничек ясаганнарын да күрмичә калмагыз. Ладан – ул агач сагызы һәм ул бик кыйммәтле санала. Аннан ясалган хушбуй бәясе дә бер мең долларга җитә. Кызганыч, мин бу нәрсәләрнең берсен дә күрмәдем, чөнки ялга килмәгән идем. Сүз уңаеннан, пандемиягә кадәр Мәскәүдән Оманга туры очкычлар оча иде…
Оман солтанатында барлыгы дүрт миллионнан артык кеше яши. Шуның бер миллионы – килгән кешеләр. Халыкның сиксән проценты – гарәпләр. Алар чиста гарәпләргә, ягъни борыңгы вакытта Йемәннән күчеп килүчеләргә, һәм ярым гарәпләргә бүленә. Оманның диңгез яры өлешендәге гарәпләрнең күпчелеге кара тәнле элекке коллар белән буталган. Шуңа күрә Оманда еш кына мулатларны очратырга була.
Рәсми тел – гарәп теле. Ил сәясәте абсолют монархия режимына корылган. Ил башлыгы вазифасы нәселдән нәселгә күчә. Легендар Кабус солтан әле быелның гыйнварында гына дөнья куйды. Ул бер тапкыр өйләнеп аерыла, ләкин аларның балалары булмый. Кабус үз урынына икетуган энесен Хәйсам бин Тарикны калдыра. Бүген Оман солтанаты иң имин илләр арасында дөньяда икенче урында тора. Кабус солтан артта калган дәүләтне илле ел эчендә шундый күркәм дәрәҗәгә җиткереп китте. Яңа солтан аны кай якка үзгәртер – вакыт күрсәтер.
Наилә ХИСАМОВА