Истанбул. Татар мөһаҗирлегенең йөзек кашы, татарның зыялыларын сыендырган башкала. Монда хәзерге көнгә кадәр сакланган татар эзләрен табарга була. Без шуларны барлап, Истанбулдагы татар урыннары исемлеген төзедек. Аны әзерләүдә Төркиядә яшәүче татарларның фикерләре, истәлекләре кулланылды.