Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конституцияне үзгәртү нәтиҗәсе: Татарстан үз вәкаләтләрен югалтачак


Татарстан хокуклары тагы да кысыла. Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертелгәннән соң, Татарстан Конституциясен дә үзгәртергә туры килергә мөмкин ди белгечләр. Республика үзенең Конституция мәхкәмәсен, Дәүләт шурасы һәм президент атамаларын һәм дә мәгариф системын тулысынча югалтырга мөмкин.

Русия Конституциясенә кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде. Бу үзгәрешләр хәзер 100ләп федераль канунда чагылыш табачак һәм төбәкләрдәге кануннарны да үзгәртәчәк. Бу уңайдан Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикада махсус комиссия оештыру ихтималын белдерде. Азатлык Русия Конституциясенә кергән үзгәрешләрне барлап, Татарстанда сәяси тормышның ничек үзгәрәчәген белгечләрдән сорашты.

Русия Конституциясенә барлыгы 206 үзгәреш кертелде. Алар: Путинга 2036 елга кадәр президент кәнәфиендә утырырга мөмкинлек бирә, урыс теленә "дәүләт коручы халык теле" статусы өсти, "Ходай" төшенчәсен кертә. Конституциянең федераль төзелеш, президент, парламент, хөкүмәт, мәхкәмә хакимияте, җирле үзидарә өлешләре үзгәрде. Милли республикаларга кагылышлы маддәләргә ачыктан-ачык кагылмадылар, ләкин шул ук вакытта төбәкләрдә булган кайбер вәкаләтләрне Мәскәү үзенә алды. Мисал өчен, Татарстан прокурорын хәзер федераль үзәктән билгеләячәкләр. Конституциянең "федераль төзелеш" бүлегендә дә төбәкләргә турыдан-туры кагылган үзгәрешләр юк, ләкин Русиядә федераль территорияләр булдыру мөмкинлеге карала һәм Русиянең бөтенлеген саклау турында әйтелә.

Беренче югалту — Татарстан Конституция мәхкәмәсе

Татарстанның элекке юстиция министры, конституция хокукы өлкәсендә белгеч Мидхәт Корманов әлеге үзгәрешләр кануннарга гына түгел, республика Конституциясенә дә кагылачак ди.

Мидхәт Корманов
Мидхәт Корманов

"Татарстан Конституциясен Русиянекенә тәңгәлләштерергә туры киләчәк. Мәхкәмә, прокуратура турында маддәләр барысы да Конституциягә каршы килә", диде Корманов.

Беренче югалту буларак Татарстан үзенең дәүләт символларының берсе — Конституция мәхкәмәсеннән колак кагачак.

"Бүген Русия Конституциясе нигезендә мондый мәхкәмә юк. Элек бу турыда федераль канунда язылган иде. Хәзер мәхкәмәләр турында Конституциядә аерым яздылар. Конституциянең 118нче маддәсенең 3нче өлешендә төбәкләрнең Конституция мәхкәмәсе кертелмәгән. Киләчәктә федераль канунга үзгәреш кертәчәкләр һәм бу мәхкәмәләрне юкка чыгарачаклар", диде Корманов.

Республиканың кәгазьдә генә булган дәүләтчелегенә каршы көрәш башланырга мөмкин

Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә тотынсалар, бер юлдан республиканың кәгазьдә генә булган дәүләтчелегенә каршы көрәш башланырга мөмкин. Мәсәлән, өч ел элек гамәлдән чыккан Татарстан белән Русия арасындагы шартнамә хакындагы маддә Конституциядә һаман да язылган килеш тора.

"Шартнамә 2017 елда үз көчен югалтты. Шуңа күрә Татарстан Конституциясендә бу өлешне үзгәртергә кирәк. 2004 елда Югары мәхкәмә безнең Конституция Русия Конституция мәхкәмәсе карарына туры килми дип карар чыгарды. Ул шул вакыттан бирле үк юк инде. Дәүләт шурасы җыела да үзгәртеп куя ала", ди Корманов.

Аның сүзләренчә, Татарстан вәкаләтләренә бәйле башка үзгәрешләр булмаска тиеш.

"Русия Конституциясенең Татарстан вәкаләтләренә бәйле 71нче, 72нче маддәләргә зур үзгәрешләр кертелмәде. Ләкин Татарстан вәкаләтләрен 72нче маддә белән генә түгел, ә 1999 елның 6 октябрендә кабул ителгән 184нче федераль канунына керткәндә үзгәртәләр. Бүген вәкаләтләр ничек бар, шулай калды. Аласын алдылар инде. Тел буенча булган хокуклар шул ук калды, урыс телен дәүләт коручы халык теле дип язсалар да", дип сөйләде Мидхәт Корманов Азатлыкка.

Икенче югалту — мәгариф, мәдәният һәм президент атамасы

Татарстан үз вәкаләтләрен мәгариф һәм мәдәният тармагында югалтачак, ди "Мәгариф" берләшмәсе президенты Марат Лотфуллин.

Марат Лотфуллин
Марат Лотфуллин

"Беренче чиратта мәгарифкә кагылачак. Аннан мәдәнияткә. Хәзер Конституция буенча мәдәният белән дәүләт идарә итә. Кануннарны үзгәртеп, барысы да дәүләт кулында булачак.

Мәгарифтә барысы да билгеле. Туган телдә белем алу һәм туган телне уку 9нчы сыйныфка кадәр генә мөмкин булачак. Анысы да мәгариф системының мөмкинлекләре булганда гына башкарылачак. Укытучы һәм дәреслек булмаса, теләсәләр дә укытылмаячак. Финанс өлкәсендә дә үзгәрешләр булыр дип уйлыйм", ди Лотфуллин.

Марат Лотфуллин да Татарстан Конституциясе үзгәрәчәк дип саный.

Президент атамасы да үзгәрер дип уйлыйм

"Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр керәчәк. Чөнки ул Русия Конституциясенә туры килергә тиеш. Президент атамасы да үзгәрер дип уйлыйм. Әлеге исемне канун нигезендә түгел, килешеп кенә саклап калдылар. Алар кичектереп тордылар, хәзер кичектереп торырга мөмкинлек юк. Мин сайлауга кадәр йә шуннан соң үзгәртерләр дип уйлыйм. Чөнки Путин Рөстәм Миңнехановка сайлауга чыгарга ризалык биргәндә "республика җитәкчесе" дип мөрәҗәгать итте.

Хәзер Русиядә бернинди кануннар юк. Конституция сүздә генә бар, булганын да кем дә үтәмәде. Русиядә хуҗа гына бар, ул нәрсә әйтә, шулай була, диде Марат Лотфуллин Азатлыкка.

"Татарстан үз вәкаләтләрен инде күптән югалтты​"

Сәясәт фәннәре докторы Мидхәт Фарукшин сүзләренчә, әлегә республикаларның Конституциясен үзгәртмәячәкләр, ләкин кануннарга төзәтмәләр керәчәк.

Мидхәт Фарукшин
Мидхәт Фарукшин

"Әлегә төбәкләрнең Конституцияләренә һәм низамнамәләренә кагылмаячаклар. Чөнки бу зур эш. Хәзер сүз Русия Конституциясенә кертелгән үзгәрешләрнең кануннарда ничек чагылыш табуы турында бара.

Беренче үзгәреш — Русиядән аерым территорияне аеру турында чыгыш ясаучыларны экстремист дип игълан итү. Һәрбер үзгәреш кануннарда чагылыш табачак.

Төбәкләрне тагын ничек кысып булсын? Алар инде бүген үк хокуксыз

Төбәкләрне тагын ничек кысып булсын? Алар инде бүген үк хокуксыз. 2000нче еллар башында федерализмнан китү, аның нигезен җимерү булды. Бюджет-салым системына бәйле федераль мөнәсәбәтнең нигезен тартып алгач, төбәкләрдән тагын нинди вәкаләтләрне алып булсын? 2001 елда бюджет, салым кодексларын үзгәртеп, салымны 50гә 50 бүлү принцибын бетергәч, хәзер берни дә калмады. Милли республикаларда да, илдә дә тормыш әллә ни үзгәрмәячәк. Кешеләрнең тормышы яхшырмаячак, бәлки бик начарланмас та", диде Мидхәт Фарукшин Азатлыкка.

Хокук белгече, 1992 елда Татарстан Конституциясен язуда катнашкан профессор Борис Железнов та шундый фикердә. Ул әлеге үзгәрешләр белән кызыксынмавын, аларның нәрсә өчен эшләнгәнен белүен әйтте һәм Татарстанның болай да хокуклары булмавын искәртте.

"Татарстан инде күптән вәкаләтләрен югалтты. Сез мине аңладыгызмы? Бездә булган күп кенә вәкаләтләр федерациягә күчте. Бу һәр төбәккә кагылды. Бездә үзәкләштерү көчәя. Татарстан читтә калмый. Татарстан тагын вәкаләтләрен югалта, ләкин төгәл итеп әйтә алмыйм", диде Железнов.

"Мәскәү үз бюрократиясен төбәкләрдә көчәйтә"

Шунысы кызык — Русиянең яңа Конституциясе кабул ителгәннән соң икенче көнгә үк Путин милли республикаларга кагылышлы белдерү ясады. Ул совет Конституциясендә союздаш республикаларның аерылып чыгу хокукын тәнкыйтьләде һәм Русиягә мондый адымнардан качарга кирәк дип белдерде. Әлеге сүзләрне милли республикаларга кисәтү дип тә кабул итәргә мөмкин. Нәкъ шуннан соң Русия бөтенлегенә каршы чыгышларны экстримизмга тиңләү турында канун өлгесе тәкъдим ителде. Бу ике вакыйга бер үк җырның кушымтасы ди сәясәт белгече Руслан Айсин.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

"Путин тарих белән монолог алып бара. Ул һаман да Ленинга бәйләнеп, аны тәнкыйтьли. Ленин булмаса, Совет берлеге дә булмас иде. Миңа калса, Путин Ленинның союздаш республикаларны һәм автономияләрне булдыруын кичерә алмый. Путин моны тарихи һәм сәяси хата дип саный.

Мәскәүнең куркуы бар. Бу менталь курку, ул Путиннан килә

Территориаль экстримизм кануны — шул бер үк җырның кушымтасы гына. Бу канун болай да бар иде. Монда кызык күренеш килеп чыга. Захар Прилепин Русиягә Абхазия һәм Днестр буен кушу тәкъдиме белән чыкты, моны канунга каршы килә дип әйтеп буламы? Бу да Русиянең территориаль бөтенлеген боза. Бу канунны язучылар принтер рәвешендә эшли, алар юридик яктан зәгыйфь. Бу Кырым һәм милли республикаларга бәйле әйбер. Ямало-Ненецк бүлгесе, Якутия шуны күрсәтте. Кавказда тәнкыйть сүзләре ишетелә. Мәскәүнең куркуы бар. Бу менталь курку, ул Путиннан килә. Моңа сәяси нигез юк. Путин үзен урыс җирләрен берләштерүче буларак күрә. Әгәр ил тарала икән, анда тискәре альтер эгосы барлыкка килә. Ул шуннан курка”, ди Айсин.

Айсин сүзләренчә, Татарстан махсус Конституция комиссиясен булдырырга тиеш. Ләкин Мәскәүнең ачуын китермәс өчен үзгәрешләрне тиз арада кабул итеп куярлар, ди ул. Мәскәү һаман сепаратизм булуын күрә.

"Имеш, ниндидер сепаратистик тендецияләр күренә ди Мәскәү. Сәер сөйләшүләр. Мәскәү болай да барлык вәкаләтләрне төбәкләрдән тартып ала. Фургаланы (Хабаровски губернаторы) кулга алу да шуның белән аңлатыла. Имеш, ул бик абруйлы иде. Ерак Көнчыгышта сепаратистик көчләр баш күтәрә башлады. Ә Фургал аларның әйдаманы була ала, имеш. Сәяси вәзгыять башка.

Мәскәүгә төбәкләрнең Конституциясе һәм низамнамәләрен бетерү уңайлы булыр иде

Мәскәүгә төбәкләрнең Конституциясе һәм низамнамәләрен бетерү уңайлы булыр иде. Ул федерализмның нигезен бетерер иде. Мәскәү моңа бармый. Шул ук вакытта прокурорларны Мәскәүдән кую — Русия империясендә булган генерал губернаторлар институтын ачыктан-ачык торгызу дигән сүз. Мәскәү бюрократиясен төбәкләрдә көчәйтә. Кызганычка, бу казуистика", дип сөйләде Руслан Айсин Азатлыкка.

Татарстан Дәүләт шурасы атамасын югалтырмы?

Татарстан парламентының да атамасыннан баш тартырга мәҗбүр булуы ихтимал. Чөнки Русия Конституциясендә Путин җитәкләгән Дәүләт шурасы аерым дәүләт органы буларак кертелде. Исемне үзгәртү турында ел башында сүз чыккан иде. Фәрит Мөхәммәтшин төбәк парламентлары федераль дәүләт органнары атамасына тәңгәл булмаска тиеш диде. Хәзер бу хакта дәшмәүне хуп күрәләр.

"Мин хәзер бернигә дә аптырамыйм. Президент атамасын калдырырга мөмкиннәр. Ә парламент исемен бетерергә мөмкиннәр. Русиядә мантыйк юк, көндәлек сәяси әйбергә генә игътибар итәләр. Яңа төзелгән институтлар, Мәскәү үзенә алган яңа вазифалар, милли республика һәм муниципаль хакимиятне кысу сәясәте яхшыга алып бармас. Мәскәү үзенең нәтиҗәсез булуын күрсәтте, икътисад төшә бара, идарә сыйфаты кими, халыкта төшенкелек күренә һәм протест кәефләре көчәя", диде Айсин.

XS
SM
MD
LG