Исмаиловлар гаиләсеннән Фатманың ире Рустемны 13,5 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр, абыйсы Риза Омеров һәм әтисе Энвер Омеровны Дондагы Ростовта хөкем итүче мәхкәмә эше әле тәмамланмаган.
Азатлык бу гаиләнең тормышы белән танышты. Фатманың өч баласы бар: Хадиджа, Фатих һәм Халид. Ире Рустемны 2016 елның октябрь аенда 14 ел төрмәгә хөкем иттеләр, аннары Русия Югары мәхкәмәсе җазаны бераз киметеп 13,5 елга ирегеннән мәхрүм итте.
Фатма Исмаилова Азатлыкка иренең кулга алынуы, абыйсы һәм әтисенең хөкем ителүе турында сөйләде:
— Иремне хаҗга барып кайткач, ике атнадан соң куәт хезмәткәрләре килеп алып китте. Өч балам белән үзем калдым. Әти-әнием килеп булыша башлаган иде, ләкин 2019 елның июнь аенда 60 яшьлек әтиемне, абыем Ризаны да алып киттеләр. Аларның барысын да террорчылык, экстремизм маддәләре нигезендә гаеплиләр.
Иремне экстремизм маддәсе нигезендә 14 елга хөкем иттеләр, ләкин мәхкәмә барышында без аның экстремизм белән бәйле булуын раслаучы бер генә дәлил дә ишетмәдек. Бу бернинди дөреслеккә туры килми, бу иремә карата гаделсезлек һәм яла ягу. Хәзер инде әтием һәм абыемны хөкем итәләр. Әтием 60 яшендә, аның төрле хроник авырулары бар. Бүген ул яшәгән шартлар аның сәләмәтләгенә бик начар тэәсир итә. Әтием белән абыемны нәрсә көтүен әйтү авыр.
Өстән кемдер кырымтатарларны террорчылыкта гаепләп озакка утыртырга күрсәтмә биргән дигән фикер бар бездә
Без беләбез, бу мәхкәмәләр бер шаблон белән бара, утырышларда бернинди тикшерү күрмибез, мәхкәмәләр сәяси нигезгә корылган. Өстән кемдер кырымтатарларны террорчылыкта гаепләп озакка утыртырга күрсәтмә биргән дигән фикер бар бездә. Кеше террорчымы, аның өендә корал бармы, ул коралны куллана аламы — моңа беркем карамый. Дини китаплар өчен терорчы дип кем утырта? Күреп торабыз бит, кемдер кеше үтерә, ягъни кешенең гомерен өзә, аларны 9-10 елга утырталар ә безнекәләрне бер гаепсез 15 елга утырталар. Әтиемне Русия җинаять кодексының 205.5 маддәсе нигезендә террочы төркем башлыгы дип алдылар. Аңа 20 елдан алып гомерлеккә кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Без мондый тенденцияне күрәбез – кырымтатарларны, дини нигездән тыш, милли нигездә, хакимияткә буйсынмаганнары, үз фикерендә булганнары өчен утырталар. Димәк, хакимият Кырымда башка фикердәге кешеләрнең булуын теләми. Без бу кешеләрнең белемле, үз карашларына ия кырымтатарлар булуын күрәбез", ди Рустемның хатыны Фатма.
10 яшьлек зур кызлары Хадиджа дүртенче сыйныфны бишлегә тәмамлаган, аның фотосы мәктәпнең мактау тактасына урнаштырылган.
"Минем сыйныфта кырымтатарлар күп, алар әтием утырганын белә, мине яклыйлар, укытучым Зарем Ресулова да исламда, ул да башка укытучылар да миңа яхшы карыйлар. Сыйныфымда урыс укучылар да бар. Мин Рамазан аенда кылачак эшләремнең җәдвәлен әзерләдем, шуның буенча намаз кылдым, ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм иттем. Мин математика, инглиз телен яратам, олимпиадаларда җиңеп чыктым", дип сөйләде Азатлыкка Хадиджа.
8 яшьлек уртанчы балалары Фатих көрәш секциясенә йори, үскәч башка шәһәргә китеп укырга тели. Иң кечкенәләре 6 яшьлек Халид быел мәктәпкә барачак.
Фатманың ире Рустем Башкортстанның Салават шәһәрендә утыра. Әтисен һәм абыен хөкем итү Дондагы Ростовта бара. Фатма бу мәхкәмәләргә йөри.
"Безнең гаиләдән өч ирне алып киттеләр, җиде бала әтисез калды. Абыемның – дүрт, минем өч балам. Киленебез Джанкой районына әти-әнисе янына китеп яшәргә мәҗбүр. Кырымда кырымтатарлар кылган террор йә экстремизм гамәле булганы юк, ләкин кырымтатарларны бу маддәләр нигезендә утырталар, һәм утыртылганнарның барысы да күп балалы гаиләләрдән", ди Фатма.
Рустемның әнисе Лемара-Амина Омерова гаиләгә булган һөҗүмнар хакында әйтеп, Акмәчеттә кызы Фатма яшәгән йортны күрше абзардан видео-аудио күзләү җиһазлары урнаштырып күзәткәннәрен сөйләде һәм ул абзарга чыккан диварда булган тишекләрне күрсәтте. Кияве Рустемнең күрше абзар хуҗасы, кырымтатар булмаган хатынга даими ярдәм иткәнен, бер тапкыр сыра шешәсен хәрәм дип, ачмаганын да хәтерләде...Шулай ук ул ире Энвер Омеров белән Карасубазарда яшәгән өйләрене дә күрше абзардан видеокамералар урнаштырып күзәткәннәре ачыкланганын сөйләде. Без кызыбызга кунакка килгәнебезне ниндидер җыелыш дип уйлаганнардыр бәлки, белмим. Иремне кулга алганнан соң, берүзен идәне бетон, утырырга, ятарга бернәрсәсе булмаган юеш камерада 16 көн тотканнар, болай да сәламәтлеге начар иде, моннан соң бөтен сөякләре тагын авырта башлаган, бик картайды, диде ул.
Гаилә дуслары Эльзара Аширова: Азатлыкка боларны сөйләде:
— Энвер Омеров гаиләсен мин 20 елдан артык беләм. Бик тәртипле гаилә, ике бала тәрбияләп үстерделәр, икесенә дә югары белем бирделәр. Ул һәрвакыт эшмәкәрлек белән, соңрак сөт ризыклары белән шөгыльләнде. Бик яхшы кешеләр. Аларның кулга алынуы безне тетрәндерде. Алар бик тәртипле кешеләр, һәрвакыт ярдәмчел булдылар. Минем үземә дә бик нык ярдәм иттеләр. Аларның әтиле-уллы бер үк көндә кулга алынуы безне тетрәндерде, моны һич аңлый алмадык. Тентү вакытында аларның өендә бернинди тыелган китап, шартлаткыч яки корал тапмаганнар. Шундый авыр маддәләр нигезендә гаеплиләр икән, өйләрендә берәр нәрсә табылырга тиеш бит. Ә берни дә тапмаганнар. Хәзер Кырымда мондый хәлдәге гаиләләр бик күп, әмма бу гаиләне без инде күптәннән беләбез. Аллаһ кушканча яшәгән, бернинди ярамаган нәрсә эшләмәгән шундый кешеләр аша барлык кырымтатарларга басым ясала дип исәплим. Күрәсезме, алар белән шулай эшләдек, сезнең белән дә шулай эшлиячәкбез дияргә телиләр.
Берничә ел элек Энвер Омеров Азатлыкка аннексияләнгән Кырымда мөселманнарны эзәрлекләүләр турында сөйләгән иде.