Accessibility links

Депутат Ркаил Зәйдулла татар телен дәүләт коручы халык теле дип игълан итәргә чакырды


Ркаил Зәйдулла: "Конституциядә татар телен дәүләт коручы халык теле дип языйк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:32 0:00

Моннан тыш, депутат фикеренчә, Татарстан президентлыгына татарча белмәгән намзәтләр булуы – халыкны ачыктан-ачы алдау.

Татарстан Дәүләт шурасы утырышында депутат Ркаил Зәйдулла Татарстан Конституциясендә татар теленең статусын үзгәртергә һәм Русия Конституциясендәге кебек татар теленә дәүләт коручы халык теле дип язарга тәкъдим итте.

"Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертелгәч, бездә дә үзгәрешләр булачак. Шуңа күрә безнең Конституциянең 8нче яки 91нче маддәсенә, минемчә, татар телен республиканың дәүләт коручы халкы теле дип беркетергә кирәк", диде Ркаил Зәйдулла.

Ул шулай ук Татарстан президенты сайлавында катнашучы намзәтләр татар телен белүне тикшерүче механизмнар булдырылмаган дип чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, бу халыкны ачыктан-ачык алдау.

"Президентлыкка дәгъва итүчеләрнең татар телен белүе шик уята. Ә сез беләсез, Татарстан Конституциясенең 91нче маддәсендә президент ике дәүләт телен дә белергә тиеш дип акка кара белән язылган. Язылуын язылган, ләкин механизмнары юк. Берсе ипи-тозлык беләм ди, икенчесе Фәрит Мөхәммәтшин да соң гына татарчасын өйрәнде, мин дә аның кебек гений ди. Бу сүзләр шик уята. Кызганычка, генийлар бик сирәк була бит, Фәрит абый кебек кешеләр дә сирәк. Бу сүзләргә генә ышанып, әгәр дә ул президент булган очракта татарчаны белмәгән килеш белдем дип әйтсә, халык аннан нәрсә көтәргә тиеш? Ул ачыктан-ачык алдый дигән сүз", диде Зәйдулла.

Моннан тыш депутат Татарстан Дәүләт шурасында күбрәк татарча чыгыш ясарга чакырды.

"Депутатларның күбесе татар телен белә бит. Бу мөнбәрдән татар теле ешрак ишетелергә тиеш дип уйлыйм мин. Гений буларак, Фәрит абый ешрак татарчага күчсә, халыкның күңеле булыр иде", диде ул.

Русия Конституциясен үзгәртү нәрсәгә китерәчәк
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:14 0:00

Русия Конституциясенә кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде. Алар арасында урыс теленә "дәүләт коручы халык теле" статусы бирү дә бар. Бу үзгәрешләр хәзер 100ләп федераль канунда чагылыш табачак һәм төбәкләрдәге кануннарны да үзгәртәчәк.

Белгечләр фикеренчә, әлеге үзгәрешләр нигезендә республика үзенең Конституция мәхкәмәсен, Дәүләт шурасы һәм президент атамаларын һәм дә мәгариф системын тулысынча югалтырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG