Беренче катта яңа буын китапханәсе була – уку заллары белән беррәттән, балалар, яшүсмерләр өчен мәйданчыклар, музыка, компьютер бүлмәләре, 200 һәм 120 кеше сыярлык тамаша, күргәзмә заллары булачак. Икенче катта классик уку залы була. Укучыларга 150 меңнән артык китап һәм башка төр документлар тәкъдим ителәчәк диелә. Бинада әле төзелеш эшләре бара. Азатлык биредәге эшләр белән танышып, фотогалерея әзерләде.
Татарстан Милли китапханәсенең яңа бинасы әзерләнә
"Казан" милли-мәдәни үзәгенең үзгәртеп корылган бинасында Милли китапханә ни рәвешле урнашачагы билгеле булды. Бинаның ике катында уку урыннары җиһазлана.