Рәсми экзит-пол нәтиҗәләренә күрә хәзерге президент Александр Лукашенка тавышларның 79,7%, җыйган. Аның төп көндәше саналган оппозиция намзәте Светлана Тихановская 6,8% тавыш җыйган диелде.
Бу саннар игълан ителгәч тә, илнең төрле шәһәрләрендә протест чаралары башланды. Беларусның берничә популяр телеграм каналы урамга чыгарга чакырды, кайбер каналлар хәтта протест планын бастырды.
Мински үзәгендә берничә протест чарасы узды. Азатлыкның беларус хезмәте мәгълүматынча, аларда берничә йөз кешедән башлап 5 мең кешегә кадәр кеше катнашты. Протест белдерүчеләр белән милиция арасында бәрелешләр булды. ОМОН кешеләрне мәйданнан кысып чыгарырга тырышты, ут һәм тавыш гранатларын кулланды, тоткарланучылар бар.
Могилевта милиция шәһәр үзәгендә җыелган халыкны куып таратты. Витебски шәһәренең Мәскәү проспектында да халыкны тоткарлыйлар. Протест чаралары шулай ук Гродно, Брест, Гомель һәм башка шәһәрләрдә узды.
Тавыш бирүдә сайлаучылар шактый күп катнашты. Рәсми саннарга күрә, кичке 6га ул 79% тәшкил итте. Сайлаучыларның 42%ы вакытыннан алда тавыш бирде, оппозиция фикеренчә, бу күпсанлы хәрәмләшүләргә китерде. Кичкә тавыш бирү урыннарында зур чиратлар барлыкка килде, күп кеше тавыш биреп өлгермәде.
Сайлау көнендә илдә интернет белән проблемнар чыкты. Кулланучылар Telegram белән Viber ачылмавына, VPN хезмәтләре эшләмәвенә зарланды. Көн дәвамында "Наша нива" һәм "Kyky.org" кебек бәйсез медиа чаралары сайтлары эшләмәде. Тавыш бирү тәмамлангач, Беларусның иң зур бәйсез порталы Tut.by эшләми башлады, "Белта" дәүләт агентлыгы сайтына кереп булмады.
Альтернатив экзит-поллар Лукашенканың зур аерма белән җиңелүен күрсәтә. Сораштыруларны аерым медиалар һәм хәтта телеграм-каналлар оештырды. Андый сораштырулар күбесенчә Тихановская җиңүен күрсәтә (уртача 60-80% тавыш).
Чит илләрдә узган экзит-поллар да Тихановскаяның зур аерма белән җиңүен күрсәтә: 21 сайлау бүлгесендә (8 меңләп кеше) аның өчен 81,57% кеше тавыш бирүен белдергән. 9,42% кеше җавап бирүдән баш тарткан, Лукашенка өчен 5,89% кеше тавыш биргәнен әйткән.
Оппозиция һәм хокук яклаучылар күпсанлы хәрәмләшү турында хәбәр итә. Вакытыннан алдан тавыш бирү 5 көн дәвам итте, аның дәвамында сайлаучыларның рекордлы 41,7% тавыш биргән, дип хәбәр ителде. Бу сан күп кенә оппозиция вәкилләрендә шикләнү уятты.
Хокук яклаучылар тавыш бирү вакытында күпсанлы хәрәмләшү булган дип белдерә. Аерым алганда, сайлау бүлгеләрендә тавыш бирүчеләр саны күбәйтеп күрсәтелә, кайбер очракта хәтта 5-10 тапкыр күбрәк. Бәйсез күзәтүчеләр күп кенә сайлау бүлгеләреннән чыгарылган, кайбер очракларда тоткарланган.
"Халык арыды, халык туйды"
Беларуста иртәнге 9дан интернет челтәре эшләми башлады. Социаль челтәр, мессенджерлар аша аралашу өзелгән. Азатлык Минскида яшәүче татар яшьләре вәкиле белән телефоннан элемтәгә керде. Әмма әңгәмәдәшебез исем-фамилиясен язмаска үтенде. "Бүген мин үз исемем белән комментар бирсәм, ике көннән КГБ кешеләре мине эзләп табып, эштән алдыртуны таләп итәчәк. Бездә бу күзләү бик каты", дип аңлатты ул.
"Беренчел нәтиҗәләр Лукашенканың җиңүен күрсәтә. Хурлык, мин үзем дә, туганнарым да, дусларым да берсе дә аның өчен тавыш бирмәде. Мин аның өчен тавыш биргән бер генә кешене белмим. Тихановскаяның карашлары белән туры килмәгән очракта да кешеләр протест йөзеннән фикерләрен әйтте. Халык арыды, халык туйды.
Мин үзем дә ил белән яңача фикерли торган яшь, мобиль кеше идарә итүен телим. Беларус Русия белән Венесуэлла белән генә түгел, ә бөтен дөнья белән дус булуын телим. Ирекле фикер йөртеп, сүзләрем өчен төрмәгәгә эләгүемә куркып яшисем килми. Мин үзем урам чараларына чыкмадым, әмма танышларым арасында андыйлар булды. Хатынымны каршы алырга бардым, Минскиның үзәгендә булмадым, анда кешеләрне кертмиләр диләр. Әмма мин булган районнарда да сайлау участоклары янында канәгать булмаган кешеләр җыела, МВД машиналары килеп туктый да аларны этеп-төртеп алып китәләр. Лукашенкага каршы сугыш башлана гына чынында. Алга таба ничек булыр - әйтүе авыр, әмма халыкның ачуы зур", дип сөйләде ул.
Лукашенка сайлауда алтынчы тапкыр катнашты. 65 яшьлек президент Беларус белән 26 ел идарә итте. 1994 елгы беренче сайлаудан тыш бернинди сайлау да халыкара дәрәҗәдә ирекле һәм гадел дип танылмады.
Быелгы тавыш бирү сәяси репрессияләр һәм күпсанлы протест чаралары белән истә калачак. 6 майдан башлап 5 августка кадәр хокук яклаучылар 1360 кешенең сәяси тоткарлануын санаганнар. 26 кеше сәяси тоткын булып игълан ителде.
Лукашенкадан тыш сайлауда Светлана Тихановская, Анна Конопацкая, Андрей Дмитриев һәм Сергей Черечня катнашты.
Тавыш бирүдә катнашырга теләгән Виктор Бабарика, Эдуард Бабарика һәм Сергей Тихановский кулга алынган һәм сайлауга үткәрелмәгән.