Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илсур Метшин чорында Казанда татар теленә урын бармы?


Илсур Метшин
Илсур Метшин

Илсур Метшин янә Казан мэры булып сайланды. Аны биш елга билгелиләр. Метшин бу вазифада инде унбиш ел эшли. Азатлык Метшин чорында Казандагы татарлыкның торышын тикшерде.

Татарстанда шәһәр мэрлары халык тарафыннан сайланмый. Аларны шәһәр детутатлары сайлый. Бусы да озак еллар дәвамында формальлек өчен башкарыла. 21 сентябрьдә Казан думасы депутатлары шәһәр идарәсе җитәкчесе вазифасына яңадан Илсур Метшинны сайлады. Ул альтернативасыз, ягъни көндәшсез сайлауда җиңде. 44 депутат Метшинны яклап, дүрт депутат каршы тавыш бирде.

Илсур Метшин Казан мэры вазифасында инде 15 ел эшли. Азатлык ул эшләгән чорда Татарстан башкаласында татарлык, татар теле торышына күз салды.

Мәгариф өлкәсе

Казан мәгариф идарәсе мәгълүматына караганда, шәһәрдә татар телендә урта белем алырга мөмкинлек бирүче 37 мәктәп бар. Исемлектән күренүенчә, Казанның һәр районында диярлек фәннәр татар телендә укытылучы бер яки ике мәктәп бар. Интертат бу исемлекне дөньяга чыгарганнан соң интернетта бәхәс купты. Ата-аналар 37 мәктәпнең бер-икесендә генә чынлап та татар телендә уку мөмкинлеге бар, калганнарында барыбер урыс теле өстенлек итә диделәр. Ата-аналар татар телендә белем алу өчен балаларны йөртер идек дип теләкләрен әйтте, әмма күп очракта йортка якын мәктәп сайлана, ә татар мәктәпләре якында юк дип сөйли.

Татарстан мәгариф министрлыгы мәгълүматына караганда, Казанда татар телендә белем һәм тәрбия бирүче 83 балалар бакчасы бар. (Исемлекнең күчермәсе Азатлыкта бар). Ата-аналар аларның күбесендә татар теленә урын юк дип зарлана. Балалар бакчаларының рәсми сайтлары да башлыча урыс телендә алып барыла, татар чаралары турында мәгълүмат юк диярлек. Әйтик, Вахитов районының 136нчы бакчасы сайтында Пушкин көне уздыру турында хәбәр бар, Тукай көне яки татар теле көне уңаеннан нинди дә булса чаралар уздырылуы турында язылмый. Сайт үзе урыс телендә.

Татарстанның татар телле ата-аналар комитеты әгъзасы Айсылу Галиева Казан мэры булып Илсур Метшин сайланганнан бирле аның нинди дә булса татар мәктәбенә килеп хәлләрне сорашканын хәтерләмим дип сөйли.

Яшәгән йортым тирәсендә дүрт мәктәп, барысы да урыс мәктәпләре

— Илсур Метшин исламга карата дустанә мөнәсәбәттә, "Ярдәм" мәчетен төзергә ярдәм итте, даими килеп тә тора. Анысына афәрин! Әмма аның нинди дә булса татар мәктәбенә килеп "Хәлләрегез ничек? Ярдәм кирәкме?" дип сораганы бармы? Мин хәтерләмим, — ди Айсылу. — Казанда чынында бер генә татар мәктәбе, Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе бар. Ничә еллар буена аның элекке мөдире Камәрия Хәмидуллина, балалар сыймый, янкорма төзик дип сорап, ялынып йөрде. Шуны хәл итә алмадылар. Бердәнбер мәктәпкә чират торып язылалар. Казанның ерак районнарыннан йөртәләр шушы мәктәпкә. Ни өчен? Чөнки шәһәрдә татар мәктәпләре юк. Минем яшәгән йорт тирәсендә дүрт мәктәп, барысы да урыс мәктәпләре. Быел "Адымнар" ачылды, әмма бу шәһәр салган мәктәп түгел.

Айсылу Галиева
Айсылу Галиева

Хәләл ризыкны бакчаларда да, мәктәпләрдә дә тәртипкә салмады мэрия. Гәрчә хәләл ризык берсенә дә авырлык тудырмас иде. Башка балаларга аның бер зыяны да юк. Казанда вакыт-вакыт яулык бәйләү мәсьәләсе калкып чыга.

Казанда урыс мәктәбе яки балалар бакчасы ачыла икән, янәшәдә татарчасы да салынырга, ачылырга тиеш. Бу – мэриянең, Казан мэрының бурычы. Кимендә Казан мәгариф идарәсе татар балалар бакчаларында, мәктәпләрдә татар телендә белем, тәрбия бирүне контрольгә алырга тиеш.

Айсылу Галиева фикеренчә, Казанның матур шәһәр булуы мэрия түгел, республика тырышлыгы. Ә менә шәһәрнең эчен татарлыктан качып урыс рухы белән тулыландыру — Казан мэриясенең эше, ди ул.

— Казан мэриясе монда ике гасыр элек чиркәү булган дип христиан гыйбадәтханәләре торгызуын туктатырга тиеш. Биш-алты гасыр элек ни булганын искә төшерсәк, анда гомумән башка тарих бит.

Метшин үзе татарлыкка тартылса, акцент белән булса да, татарча сөйләшергә тырышса, аны уратып алган маңкорт такымы да аңа иярер иде, — диде ул Азатлыкка.

Эш алымы һәм иҗтимагый тормыш

Мэриядә утырышлар, җыелышарда башлыча бер дәүләт теленә өстенлек бирелә, урыс теленә, әлбәттә. Илсур Метшин татарча белә дигән хис калдыра, ләкин рәсми чараларда татарча исәнләшү белән генә чикләнә.

Гадел булсын өчен әйтергә кирәк: быел Илсур Метшин Рөстәм Миңнехановның инаугурациясендә чыгыш ясаганда "Эт өрер, бүре йөрер" дигән мәкальне искә төшерде. Халык алдында татарча беренче чыгышы дип кабул итәргә буладыр моны.

Казан мэриясе сайты татар телендә дә эшли, ләкин урыс телендә мәгълүмат тулырак. Татар телендә хәбәрләр оператив бирелеп бара. Метшинның шәхси сайты татар телендә дә алып барыла. Казан шәһәр думасы утырышларының эш теле – урыс теле. Язуларда да республиканың татар теленә урын калмый. Бик сирәк кенә татар телендә дә чыгышлар ясалырга мөмкин дума утырышларында, моңа кадәр андый чыгышлар Камәрия Хәмидуллина авызыннан яңгырый иде. Ул депутат булып сайланмады, яңа сайланган депутатларның кайсысы милли темаларны күтәрер, утырышларда татарча чыгышлар ясар – Азатлык моны күзәтеп барыр.

Казанда татар телле чаралар узып тора, ләкин аларның күпчелеге мэрия тарафыннан турыдан-туры оештырылмый. Шәһәр хакимияте урын килештерү, иминлек чаралары күрү белән генә чикләнә. Тулысынча татар телендә узучы урам чаралары дип "Печән базарын", "Мин татарча сөйләшәм", "Шигърият бәйрәмен" генә атарга буладыр. Русия көне, Татарстан көне, Яшьләр көне һәм башка бәйрәм чараларынең төп хедлайнерлары – Мәскәүдән чакырылган йолдызлар.

"Книга-фест", "Аксенов-фест", "Культурная среда", "Фанфары Казани" тулысынча рус телендә генә уздырыла. Берничә ел элек Метшин яшь татар иҗатчылары, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашты. Аңа "Аксенов-фест" кебек татарча чара, Казанда татар яшьләренең иҗат үзәге, татар иҗтимагый оешмаларына теләктәшлек белдереп, укыту, остаханәләр оештыру, чит илләргә барып андагы белгечләрнең эшләре белән танышуны оештыру дигән тәкъдимнәр әйтелгән. Әмма бу сөйләшү генә булып калды, гамәлгә әверелмәде.

Шулай да быел ул, сайлау елы булганга күрәме, башка сәбәп беләнме, Кариев исемендәге татар яшь тамашачылар театрына барып, "Калеб" берләшмәсе белән танышып кайтты. Казан шәһәр мэры татар театрларына еш йөрми, аның күңеленә күбрәк федераль үзәкнең танылган урыс җырчылары якын. Шулай да Камалга сирәк булса да килә, 2014 елда "Гөргери кияүләре"н караган булса, 2019 елда "Миркәй белән Айсылу" спектаклен караган. 5 елга бер булып чыга. Яңа мөддәттә Метшин Казанның татар тамашаларында кунак булырмы?

Метшин такымы татар активистларына митинг, пикетлар уздыру өчен урыннар бирүне чикләүче буларак та танылды. Бөтентатар иҗтимагый үзәге, "Азатлык" яшьләр берлеге активистларының татар телен яклау митингларына урын шәһәр үзәгендә беркайчан да бирелмәде, алар йә Тинчурин бакчасына, йә Дан бакчасына җибәрелә.

Казанда икетелеллек

2013 елда Казан мэриясенә "Тяжело с татарским" дип аталган антипремия бирелде. Казан мэриясенә "бүләк" шәһәрдә визуаль мәгълүматларның, яңа эленгән юл күрсәткечләренең русча һәм инглизчә булганы өчен тапшырылды. Активистлар тарафыннан шулай ук күпсанлы протест хатлары язылды, юл күрсәткечләренә татар телен дә өстәү таләбе куелды. Антипремиядән соң да вазгыять үзгәрмәде, юл такталары үзгәрешсез калды.

Шулай ук Казан мэриясе җаваплылыгында төзекләндерелгән ял итү урыннарында да татар теле нәүмиз булып кала. Әйтик, халык, туристлар яраткан Казансу буенда да өстенлек урыс теленә бирелгән. Андагы күргәзмәләрдә татар теле исәпкә алынмый. Горький исемендәге ял итү паркында да шул ук хәл.

Режиссер, җәмәгать эшлеклесе Айназ Мөхәммәтҗәнов – Казанда туган кеше, Камил Исхаков башлык булган еллар белән чагыштырганда, Илсур Метшин килгәч татарлык системлы рәвештә юкка чыгарыла бара ди.

Айназ Мөхәммәтҗәнов
Айназ Мөхәммәтҗәнов

— Ике ел элек мин 12 июньдә Русия көненә багышланган чарада катнаштым, шунда татар телле алып баручы булмады, бер генә татарча чыгыш та ясалмады. Әйтерсең Казанда урыслардан башка татар, чуаш, мари да яшәми, — ди Айназ. — Илсур Метшин хакимияткә космополит комсомол даирәсеннән килгән кеше, ә анда миллилек юк. Татарстан президентына ияреп татарча пиджак киеп кенә халыкның күңелең яулау мөмкин түгел. Гамәлләр кирәк. Вакытында Камил Исхаков, аның урынбасарлары Татар конгрессы утырышларында катнаша иде, аларга чит төбәкләргә Казанны таныту, төбәкара мөнәсәбәтләр ныгыту мөһим иде. Камил Исхаковка татарлык мөһим булгач, такымы да тырышты. Метшинның да татарлыкка кызыксынуы артса, аның урынбасарлары да кешеләр белән башкача сөйләшер, гамәл кылыр иде, тел мәсьәләсендә автомат рәвешендә тел балансы сакланыр иде. 2017 елдан соң мәктәпләрдән татар теле куып чыгарылгач, җәмгыятьтә киеренкелек бар. Шуңа һәрбер телгә карата битарафлык, аны күрмәмешкә салышу ачуны кабарта гына.

Белүемчә, мэриягә эшкә алганда татар телен дә белү исәпкә алына. Бу формаль башкарыламы? Берничә елдан соң тел имтиханы уздырыламы? Менә боларны мэрия башлыгы уйларга тиеш. Визуаль, аудио мәгълүматны да берьюлы хатасыз язу эшен булдыру да мэриянең бурычы. Ник мин яшәгән җиргә терәлеп торган парк бары тик "Лес" дип кенә атала. Янәшә "Урман" дип язып куярга нәрсә комачаулый? Ник бу контрольгә алынмый? Татарча язуларны булдыру эшен шәһәрнең Башкарма комитетының тышкы реклам һәм мәгълүмат идарәсе башкара алыр иде.

Башкалада татар мохите хаким иткән үзәк булырга тиеш

Җәмәгать эшлеклесе фикеренчә, татар теле мәсьәләсен татар җәмәгатьчелеге контрольдә тотарга тиеш. Республикадагы татар дәүләт теленә карата мөнәсәбәткә, аны үстерү юнәлешендә кылган гамәлләр нигезендә дә мэр эшчәнлегенә бәя бирелергә тиеш. "Башкалада татар мохите хаким иткән үзәк булырга тиеш. "Казан" милли-мәдәни үзәк бар иде, ул юкка чыгарылды. Аның урынына нәрсә тәкъдим ителде? Бу мәсьәләне мэрия хәл итәргә тиеш", ди ул.

Туризм

Татарстан башкаласы – Русиядә туристлар саны елына 3 млн кешедән артып киткән бишенче шәһәр. Илсур Метшин мэр булган чорда Казанда Иске татар бистәсе төзекләндерелде. Ул туристларның яраткан урыннарының берсе. Әмма гидлар анда татар йортын лаеклы итеп күрсәткән урын юк дип саный.

Казанда ел саен "Тәмле Казан" фестивале уздырыла, ләкин анда татар һәм хәләл ризыкның әз булуына зарландылар.

Экскурссияләрне оештыручылар Казанның Яңа бистә зиратын туристик маршрутына кертү яхшы булыр иде дигән фикерне җиткерә. Әлегә анда туристларны җәлеп итү кыен. Моның өчен гап-гади инфраструктура башкарылмаган. Күрсәткечләр, мәгълүмати элмә такталар, юл хариталары юк дәрәҗәсендә.

Шулай ук кайбер гидлар татар җирләрен туристлар өчен попурляштыру зур авырлык белән бара дип белдерә. "Безгә күбрәк чиркәүләр, шәһәрнең урыслар тарафыннан төзелүе турында укыталар. Казанны урыс һәм православ шәһәре итеп күрсәтергә телиләр. Шуңа да Яңа бистә зиратын туристик маршрутка кертергә теләмиләр", дигән иде экскурсияләргә йөртүчеләрнең берсе.

Илсур Метшин

Илсур Метшин 1969 елның 24 апрелендә Түбән Кама шәһәрендә туа. Казан дәүләт университетының юридик факультетында хокук белеме белгечлеген ала. Юридик фәннәр кандидаты.

1993 елдан Казан шәһәренең Совет һәм Вахитов районнары хакимиятләрендә эшли.

1998-2005 елларда – Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәр хакимияте башлыгы.

2000-2004 елларда – Татарстан Дәүләт шурасының икенче чакырылыш депутаты.

2005 елның ноябрь аеннан - Казан шәһәре хакимияте башлыгы.

Илсур Метшин шулай ук БМОның җирле үзидарә буенча Киңәшмә шурасы әгъзасы, "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият" дөньякүләм оешмасының вице-президенты, шул ук оешманың Евразия бүлеге президенты. Дөньякүләм шәһәрләр, Зур шәһәрләр һәм башкалалар халыкара ассамблеясе, Русиякүләм тарихи шәһәрләр һәм төбәкләр берлеге оешмалары вице-президенты (шулай ук Тарихи шәһәрләр пулаты рәисе), Русия шәһәрләр берлеге идарәсе әгъзасы.

XS
SM
MD
LG